+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2016, 02:00

“Тормыш сыйфатын кайгырту – эшчәнлектәге төп өстенлек”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Октябрьский шәһәренең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.Истәлекле бәйрәм чараларының программасы гаять бай булды. Шәһәр юбилее уңаеннан социаль-мәдәни юнәлештәге берничә эре объектны ачу тантаналары үтте. Алар арасында “Спартак” спорт комплексында сафка баскан биатлон комплексы һәм роллерлы чаңгы трассасы республика әһәмиятендәге вакыйга саналырга хаклы. Биредәге заманча спорт корылмалары республика һәм ил күләмендәге ярышлар үткәрергә яраклы. Бер үк вакытта, биатлон һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Моны тантаналарда катнашкан дәрәҗәле кунаклар – дөньякүләм билгеле спортчылар Максим Чудов һәм Римма Баталова да олы канәгатьләнү белән билгеләп үтте.

Әйткәндәй, яңа спорт трассалары шәһәр бәйрәме көнендә үк сыналды. Биредә роллерлы чаңгы буенча Октябрьскийның 70 еллыгына һәм шәһәрдә чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш керткән, “Альтернатива” җәм­гыятенең элекке генеральный директоры Айрат Камаев истәлегенә багышланган республика ярышлары уздырылды.

Җиңү паркының “Солдат уйлары” мемориаль комплексында тыл хез­мәт­кәрләре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды. Шушы уңайдан шәһәр халкын Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләде.

— Мондый һәйкәлләр илебездә күп түгел,— диде ул. — Үткән елда Уфаның Җиңү паркында монументаль комплекс ачылган иде. Тыл хезмәткәрләре һәм сугыш чоры балаларына олы хөрмәт билгесен бүген Октябрьский шәһәре күрсәтә. Мондый һәйкәл төзелү бик тә дөрес адым. Сугыштан соңгы чорда үсеп чыккан Октябрьский шәһәрен Бөек Җиңү баласы дип тә исемләргә мөмкин. Сугыш беткәннән соң бер елдан республика картасында барлыкка килеп, Октябрьский фидакарь хезмәт, иле­безнең икътисадын тергезү, киләчәк матур тормышка чиксез ышану сим­волына әверелде. Бу җәһәттән шунысы мөһим: әлеге ышаныч һәм оптимизм рухын хәзергәчә саклап, шәһәр халкы хезмәт казанышлары белән безне бүген дә куандыра.

Тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә куелган һәйкәлнең тарихы да үзенчәлекле. Монументның тәүге ташы 2015 елның 7 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына салына. Бер үк вакытта “Халык һәйкәле” акциясе игълан ителеп, төзелешкә средстволар җыю башлана. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән нефтьчеләр шәһәрендә яшәүчеләр гаять зур активлык күрсәтте: кыска гына вакыт аралыгында 4 миллион сумнан артык акча тупланды.

Чын мәгънәсендә халык һәйкәленең авторлары – төбәктә билгеле сынлы сәнгать әһелләре: тимерче-рәссам Сабир Насыйров һәм скульптор Вячеслав Кузнецов. Шактый катлаулы скульптура Түбән Тагил художество кою заводында эшләнде. Һәйкәлнең композициясендә үзәк урынны алып торган сыннар Девон нефтен ачучылар шәһәрен символлаш­тырган. Һәйкәлне тантаналы ачу хокукы Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка һәм Социалистик Хезмәт Герое, Октябрьскийның шәрәфле шәхесе Ләйлә Мәрданшинага бирелде.

Республика Башлыгына, моннан тыш, янә бер игелекле гамәл кылырга насыйп булды: ул Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Купцовка Кызыл Йолдыз ордены тапшырды. Яугир хәзер 92 яшьтә. Сугышны башыннан азагынача диярлек үтә, 1943 елда каты яралана. Кызыл Йолдыз орденына 1945 елның 16 маенда тәкъдим ителә, ләкин сугышчан награда тапшырылмый кала. Ниһаять, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 71 ел тулганда бүләк иясен тапты.

Бәйрәм чараларының зур өлеше шәһәрнең Совет мәйданында, Мәдәният һәм ял паркында, “Нефтьче” стадио­нында үтте. Республика Башлыгы шәһәрнең сәнәгать комплексы пред­приятиеләре, кече һәм урта малтабарлык субъектлары тарафыннан җитеш­терелгән продукция үрнәкләре күргәзмәсе белән танышты. Алар арасында ассортимент байлыгы белән “Альтернатива” пластмасса эшлән­мәләре заводы павильоны игътибарны аеруча җәлеп итте. Нефть сәнәгате предприятиеләре арасында “ОЗНА” һәм “ОЙЛ-Сервис” җәмгыятьләре өстенлекне алып торды.

“Нефтьче” стадионында Октябрьский шәһәренең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте. Рөстәм Хәмитов, бәйрәмдә катнашучыларны ихлас күңелдән тәбрикләп, Октябрь­скийның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән ветераннар һәм хезмәт алдынгыларына Башкортстан Респуб­ликасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

— Бүген Октябрьский 70 еллыгын зур уңышлар, күңел күтәренкелеге белән билгели, — диде республика Башлыгы.— Шушы чорда ул кечкенә эшчеләр поселогыннан Башкортстанның икътисади яктан иң уңышлы, матур, төзек шәһәрләренең берсенә әйләнде. Сезнең шәһәр – Башкортстанның йөзек кашы, республиканың горурлыгы. Иң мөһиме – шәһәрнең якты киләчәге өметле, ул яхшы темплар белән үсә, яңа урамнар, йортлар, спорт корылмалары төзелә.

Төбәк җитәкчесе шәһәр икъти­садының тотрыклы үсешен дә билгеләде. Атап әйткәндә, сәнәгать җитеш­терүе индексы соңгы елларда даими рәвештә 110 процент тәшкил итә. Шәһәрнең мәдәни тормышы яңадан-яңа проектлар белән тулылана. Социаль үсеше белән Октябрьский Русиянең “Алтын шәһәре” буларак танылды, ул “Русиянең иң төзек шәһәре”, шулай ук республика конкурсларында берничә тапкыр җиңүче булып танылды.

— Байтак еллар буена шәһәрне эчәр су белән тәэмин итү зур проблема саналды. Шушы максатка республика бюджетыннан 1,2 миллиард сум юнәлтеп, агымдагы елның мартында без мәсьәләне өлешчә хәл итә алдык, су сыйфатының яхшыруын сез үзегез дә сизгәнсездер. Киләсе елда эчәр су белән тәэмин итү тагын да яхшырачак. Су бирүче өченче комплекс эшкә кушылу белән шәһәрдә эчәр су проблемасы да бетәчәк, дип уйлыйм. Кешеләр сәламәтлеге, аларның уңайлы тормыш шартлары киләчәктә дә власть эшчәнлегенең төп юнәлеше булып торачак, — дип ассызыклады республика Башлыгы.

Рөстәм Хәмитов шәһәр халкын Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

— Октябрьскийның тормышы нефтьтән башланды. Тәүге мәлләрдә, шулай ук бүген дә, нефть тармагы — шәһәрнең йөрәге, нефть чыганакларына аның бүгенгесе дә, киләчәге дә нык бәйле, — диде Башкортстан җитәкчесе. — Шуңа да “кара алтын” ятышларын эзләү, нефть чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнүчеләргә, нефтьчеләр өчен җиһазлар җитештерүчеләргә, тармак объектларын проектлаучы һәм төзүчеләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм барышында Рөстәм Хәмитов шәһәр халкы белән ихлас аралашты, кешеләрнең тормыш-көнкүреш мәсьә­ләләре белән кызыксынды.
Читайте нас: