Яңа тапшыруның беренче кунагы итеп 31 августта хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чакырылды. Һәм, әйтергә кирәк, беренче сөйләшү үк тапшыру тамашачылар арасында зур танылу алачагын, популярлык яулаячагын һәм власть белән халык арасында мөһим күпергә әвереләчәген күрсәтте.
Мәсәлән, тәүге сөйләшүдә министр халыкны социаль яклау, төбәктә социаль хезмәтләндерү системасын реформалау, мәшгульлек мәсьәләләренә кагылды. Шулай ук, хезмәт базары, гомер озынлыгын күтәрү, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре турында да җитди сөйләшү булды.
Сөйләшү республика халкыннан алдан алынган һәм журналистлар әзерләгән блиц-сорауларга җаваплардан башланды. Әйтик, пенсия яшен күтәрү турындагы башлангычка Ленара Иванова, аерым хәл-шартларны исәпкә алганда уңай мөнәсәбәттә булуын, ял итү өчен Башкортстанны сайлавын, меценатлыкка караганда хәйрия эшчәнлегенә өстенлек бирүен, бала тууны, тәү чиратта, җаваплылык буларак кабул итүен белдерде. Арытабангы сораулар исә аның әлеге җавапларын тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә төште.
Ленара Хәким кызы белдерүенчә, бүген министрлык республикада 1 миллион 200 мең кешене хезмәтләндерә яисә социаль ярдәм чаралары күрсәтә. Ягъни Башкортстан халкының дүрттән бер өлеше турыдан-туры әлеге министрлык эшчәнлеге белән бәйле булып чыга. Бәлки, шуңа күрә дә хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры исеменә сораулар да шактый күп алынган. Мәсәлән, социаль челтәрдән мөрәҗәгать итүче өлкәннәрне, социаль хезмәтләндергән өчен акча алу гаделме, дигән сорауны куйды. Үз чиратында, Ленара Иванова бу мәсьәләгә гаделме-түгелме дигән караштан килергә түгел, тәү чиратта, закон күзлегеннән карарга чакырды.
— 2015 елдан башлап без социаль хезмәтләндерү турында яңа федераль законны тормышка ашыра башладык. Аның кысаларында барлык социаль хезмәтләндерү системасы зур үзгәреш кичерә. Өйдә социаль хезмәтләндерү — без дәүләтнеке булмаган секторга тапшырган эшнең тәүге өлеше генә. Ә инде моның өчен бәяләргә килгәндә, алар артмады диярлек. Акча керемнәре арту һәм инфляция белән чагыштырганда, хезмәтләндерү өчен бәяләрнең 4-5 процентка артуы сизелерек түгел. Мәсәлән, атнага ике тапкыр, аена сигез тапкыр өйгә азык-төлек алып кайтып биргән өчен 128 сум алына. Күпме бу? Миңа калса, кесә җитәрлек, — диде аерым алганда Ленара Иванова.
Бер үк вакытта ул республикада хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелүен һәм моның республикада дәүләт дәрәҗәсендә зур өстенлек булуын билгеләде. Янә дә шул: яңа федераль законга ярашлы, бушлай хезмәтләндерүгә хокуклы гражданнар саны да кимемәгән, ә 1,5 тапкыр арткан. Мәсәлән, хәзер әгәр дә гаиләнең җан башына кереме 10,5 мең сум яисә аннан түбәнрәк икән, бу категория гражданнар түләүсез хезмәтләндерүгә дәгъва итә ала.
— Иң мөһиме шул — без хезмәт күрсәтүчеләр белән генә түгел, аларны алучылар белән дә тыгыз бәйләнеш булдырабыз. Ягъни хезмәтләндерү сыйфатын гражданнар үзләре бәяли, бу исә хезмәт күрсәтүчеләр арасында көндәшлекнең артуына, димәк, сыйфат күрсәткеченең дә яхшыруына булышлык итә. 1,5 ел эчендә 3-4 кенә шикаять алынды, алары да, нигездә, консультацион характерда. Шуңа да бу юнәлештә эшне тагын камилләштерү өчен шикаятьләр саны... артсын иде. Моны мин ихлас күңелдән әйтәм, — диде Ленара Хәким кызы.
Сөйләшү барышында аерым игътибар халыкның “күләгәдәге” эшчәнлегенә юнәлтелде. Төрле фаразлар буенча, бүген икътисадның формаль булмаган секторында халыкның 20-30 проценты мәшгуль. Ягъни аларның эшчәнлегеннән казнага салымнар, башка түләүләр рәвешендә бер тиен дә керми, алар үзләре дә социаль яклау чаралары алмый. Әлеге мәсьәләгә бәйле Ленара Иванова андый катламның республикадагы эш көчендәге халыкның 20-30 процентын ук тәшкил итмәвен, ә якынча 13 процент, ягъни 240 мең кеше булуын һәм аларны өч ел эчендә Хөкүмәт тарафыннан легаль эшчәнлек төренә күчерү бурычы куелуын сызык өстенә алды. Бу җәһәттән Башкортстанда алып барылучы колачлы эшчәнлек нәтиҗәсендә узган елда гына да 83 мең кеше “күләгә”дәге сектордан легаль эшкә күчерелгән. Шуның нәтиҗәсендә генә дә, Ленара Хәким кызы белдерүенчә, былтыр Пенсия фондына 380 миллион сум кереп, әлеге кешеләрнең счетларына “яткан”. Федераль салым хезмәтенең беренчел исәпләүләре буенча, 348 миллион сум, чынбарлыкта исә тагын да күбрәк акча, салым түләүләре рәвешендә кергән.
— Ягъни без әлеге эш нәтиҗәсендә генә дә бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга 1 миллиард сумнан күбрәк акчаны кайтарып алдык, — диде Ленара Иванова. — Ә бу — яңа юллар, күперләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка мөһим социаль объектлар, дигән сүз.
“Власть җавап бирә” тапшыруында Ленара Хәким кызы хезмәт базарындагы хәлгә һәм бу юнәлештәге өстен-лекләргә дә тулы ачыклык кертте.
— Кризис нәтиҗәләре әлегә гамәлдән чыгарылмаса да, ул ярыйсы ук чигенгән. Икътисад сәламәтләнә, акрынлап үсеш баскычына чыга, шул рәвешле эшсезлеккә бәйле мәсьәлә дә кискенлеген югалта бара. Былтыр ул 6,1 процент, ягъни 124 мең эшсез булса, быел әлеге күрсәткеч 5,1 процентка (107 мең эшсез) калды. Алар арасыннан теркәлгән эшсезләр — 1,2 процент, ягъни 23 мең кеше. Шул ук вакытта, вакансияләр банкында 37 мең эш урыны исәпләнә. Аларда да югарырак хезмәт хакы тәкъдим ителә башлады. Шулай ук эштән бушатылу алдында торучылар белән бәйле мәсьәләдә дә кискенлек кимеп, хәл акрынлап җайга салына. Кыскасы, алдагы чорда республикада хезмәт базарында хәл күпкә яхшырыр дигән ышанычта калам, — диде Ленара Иванова.
Тапшыру барышында, шулай ук, өлкән буын вәкилләренең электрон сервислардан файдалануы, 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балаларга айлык пособиенең коточкыч түбән булуы, аны арттыру, республикадагы “Уңайлы мохит” федераль программасын тормышка ашыру, инвалидларны яклау мәсьәләләре буенча да җитди сөйләшү булды. Ленара Иванова һәр сорауга җен-текле һәм төпле җавап бирде. Алар, шулай ук, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында да урнаштырылды.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? БСТ каналы аша тормышка ашырылучы “Власть җавап бирә” тапшыруы республикада власть һәм халык арасында эшлекле диалогны үстерү юнәлешендә чираттагы мөһим чара булып тора. Һәм ул, тәү чиратта, гражданнарны борчыган мәсьәләләр хакында җитәкчеләргә җиткереп, аларны тиз арада хәл итү хәстәрен күрергә, башкортстанлыларның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Аны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләгән “Кешеләр өчен эшләргә!” дигән дәүләт стратегиясен тормышка ашыруның мөһим бер юнәлеше дип билгеләргә дә мөмкин. Димәк, күңелдәген властька җиткерү өчен башкортстанлылар тагын бер өстәмә мөмкинлек алды!