Русиядә тәүге айныткыч 1902 елда ачыла. Ә 2011 елда исә илдә аның соңгысы ябылды. Йөз елдан артык гамәлдә булган учреждениеләр кемгәдер комачаулады. Ләкин бер ел да үтмәде, ул вакыттагы эчке эшләр министры Владимир Колокольцев төбәкләрдә гражданнарны айныту буенча учреждениеләр эшен оештырырга чакырды. Димәк, ил җитәкчелеге бу адымның хата икәнен таныды.
Ни өчен искеләрен ябарга кирәк иде икән? Хәзер яңаларын ачарга акча эзләү өченме? Ул вакыт аларны ябу, имеш тә, полицияне үзенә хас булмаган бурычлардан коткарып, исерекләргә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту зарурлыгы белән бәйле, диделәр. Хас булмаган бурычларны табибларның каршы килүенә карамыйча алдылар. Нәтиҗә нинди булды?
“Бүген бөтен исерек җәнҗалчыларны наркология учреждениеләренә китерәләр һәм хәзер медикларны аларның котыруыннан да сакларга туры килә. Айныткычлар Эчке эшләр министрлыгы карамагында булырга тиеш, чөнки аларның “клиентлары” — авыру түгел, ә җәмәгать тәртибен бозучылар. Ә медицина алкогольдән агулану очракларын дәваларга тиеш”, — дигән иде шул вакытны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн.
Әлбәттә, элекке айныткычларга дәгъвалар күп иде: анда исерекләрне генә түгел, аз гына салмышларны да алып китәләр, клиентларны талыйлар, тукмыйлар һ. б. Исерек иртән кичен ни булганын хәтерләми бит, кайбер намуссыз хезмәткәрләр шуннан оста файдаланды. Икенче яктан карасаң, тукмалган һәм таланган килеш уяну кышын карда туңып, җәен батып үлүгә караганда яхшырак. Айныткычлар исерекне — үзеннән, ә җәмгыятьне аның исерек килеш майтарган эшләреннән коткара иде. Шуның өчен генә булса да айныткычларны Эчке эшләр министрлыгы структурасында ачарга кирәк.
Әгәр дә кеше айныткычка эләккәнче җәмәгать тәртибен бозса яисә юл-транспорт авариясе ясаса, аны наркологларга озату һәм суд карары белән исәпкә кую мөмкинлеген карарга кирәк. Суд штраф түләтү турында карар чыгарып, кешене наркология дәваханәсендә дәвалану үтәргә мәҗбүр итәргә тиеш. Аннары судка аның уңышлы дәвалануы турында хәбәр җибәрергә кирәк.
Гомумән, урамда исереп яткан кешене тәүдә полиция хезмәткәре карарга, мөмкин булса, сөйләшергә тиеш. Ул аңа айнырга гына кирәкме яисә ашыгыч ярдәм таләп ителәме икәнен ачыкласын.
Кешене айнытырга күп кирәкми. Ә менә даими шушы хәлгә төшүчене дәвалау авыррак. Белгечләр бүгенге диспансерлар эшчәнлеген үзгәртергә кирәк, дигән фикердә. Кешене наркология учреждениесенә исәпкә кую куркыта. Бу бит уку, эшкә урнашу, водитель таныклыгы алу белән кыенлыклар туачак, дигән сүз. Әйе, хокук бозу булганда, исәпкә куярга кирәк, ә инде кеше наркологларга үз теләге белән килсә, кирәкмидер.
Гомумән, бер илдә дә наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне дәвалауның нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек түгел. Шуңа күрә Европада һәм Америкада профилактикага басым ясыйлар. Анда социаль тернәкләндерү системасы булдырылган. Эчкечегә тормыш рәвешен үзгәртергә нигезле дәлилләр китерәләр.
Русиядә әлегә бу юк. Кешене “запой”дан чыгаралар, ләкин авырлыкларны икенче юл белән җиңәргә өйрәтүче юк. Европа тәҗрибәсе безгә ике дистә ел буена алып барылган максатлы сәясәтнең генә аеклыкка китерә алуын күрсәтә. Моның өчен базардагы законсыз алкогольгә киртә куярга, медицина максатларында чыгарылган (әйткәндәй, аларның файдасы дәлилләнмәгән) спиртлы төнәтмәләрне тыярга, алкогольнең теләсә кайда теләсә кемгә сатылуын туктатырга кирәк.
Марсель УЗАМАНОВ.