+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2016, 02:00

“Берлек” – бергә һәм бердәм

Якташларыбыз Казанда узган дөньякүләм форумда катнашты.Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы ике елга бер уза. Аның игътибар үзәгендә – яшь буынның милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мә­дәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү. Милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү – фо­румның максаты.

Быел форумда 30 илдән, Русия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашты. Шунысы сөе­нечле, иң зур делегация Башкортстаннан булды.  Дүрт көн дәвам иткән форумда яшьләр иң элек “Бөтендөнья татар кафесы”нда үзләренең эшчән­леге турында сөйләде.

Башкортстандагы “Берлек” татар яшьләре оешмасы 2012 елда Уфа шәһәрендә туып-үскән татар кызы Рәмилә Габдуллина башлангычы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Беренче елларда катнашучылар саны күп булмаса да, бүгенге көндә ул иң уңышлы һәм актив оешма булып санала. Моны үзенең чыгышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да ассызыклады. Татар яшьләре оешмасы республикада узган күп кенә милли проектларны тормышка ашыра. “Котлы булсын күлмәгең”, “Татар кызы”, “Татар егете”, “Табышмак”, “Татарча квест” һәм башка проектлар – “Берлек”нең иҗат җимеше.

– Аларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән өчен “Берлек” иҗтимагый-агарту оешмасына һәм татар конгрессына рәхмәтлебез, – ди Рәмилә Габдуллина.

Форумда яшьләр заманча татар музыкасы кичәсендә дә булды. Анда чыгыш ясаучылар арасында Башкортстанның Бөре шәһәрендә туып-үсеп,  бүгенге көндә  “Oscar & c7c5” төркемендә иҗат итүче Оскар Юнысовны күреп горурландык. 

Форумны ачу тантанасы “Корстон” күңел ачу комплексында иҗтимагый оешмалар, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эш­ләүчеләр катнашлыгында үтте. Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм башкалар катнашты. Шунда ук татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” узды. Алар иң яхшы проектлар турында сөйләде. Башкортстаннан килгән татар яшьләре “Яшь балкыш” проектын тәкъдим итте. Ул “Туган тел” телеканалының “Балкыш” тапшыруы кысаларында тормышка ашырыла. Татар яшь­ләре тормышын яктыртучы әлеге проект иң уңышлысы дип табылды. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башланды. Алар арасында “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәни проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0”, “PR һәм журналистика” дип аталганнары бар иде. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстанның һәм, гомумән, татар дөнья­сының алдынгы спикерлары һәм экспертлары чыгыш ясады. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискус­сияләр оештырылды.

Кич белән яшьләр Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашлыгындагы “Калеб” әдәби-музыкаль кичә­сендә катнашты. Фо­румның дүр­тенче көнендә Русиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышын ябу тантанасы узды. Шулай ук, яшьләр Кырлай авылына Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплексына барды, Арчада Шәһәр көнендә катнашты. Анда Та­тарстанның популяр җырчылары һәм форум делегатлары катнашлыгында зур концерт күрсәтелде.  Башкортстаннан килгән делегатлар чыгышы да тамашачы күңелен әсир итте.

Форумның соңгы көнендә делегатлар изге Болгар җи­ренә сәяхәт кылды һәм “Печән базары”нда катнашты.  Бөтен­дөнья татар яшьләре форумында катнашучылар илһамланып, канатланып, тәҗрибә туплап туган якларына таралышты. Делегатлар бил­геләвенчә, форумның максатлары тулысынча тормышка ашты.

Алсу ИСМӘГЫЙЛОВА,
“Берлек” татар яшьләре оешмасы әгъзасы.
Читайте нас: