+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2016, 02:00

Корбан бәqрәме Белән!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов мөселманнарны изге бәйрәм белән котлады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары!

Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу шатлыклы көнне дин тотучылар, мәчетләргә җыелып, Аллаһы Тәгаләдән иминлек сорый. Барлык диннәр өчен дә хас булган изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек безне рухи яктан берләштерә.

Күпмилләтле һәм төрле дин тотучы халык гасырлар буе дус һәм тату яшәүче Башкортстанда Корбан бәйрәме аеруча хөрмәт белән билгеләнә. Хаҗ тәмамлануын аңлатучы әлеге вакыйга халыкны берләштерә, буыннарның рухи күчәкилүчәнлеген ныгыта. Мөселманнар өммәте, башка дин әһелләре белән берлектә, гыйбадәтханәләр төзү, хәйриячелек, мәгърифәтчелек, үсеп килүче буынны тәрбияләү аша бай мәдәни һәм рухи мирасны арттыра.
Безнең төбәктә яшәүче мөселманнарга кунакчыллык сыйфаты һәрвакыт хас булган. Йорт ишекләребез һәм йөрәкләребез якын кешеләр, чын дуслар өчен һәрвакыт ачык.

Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим! Әлеге бәйрәм һәр гаиләгә бары тик яхшылыклар, бер-береңне хөрмәт итү һәм тынычлык алып килсен!”
Читайте нас: