+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2016, 02:00

Эшсезлекне закон җиңәчәкме?

Бездә вакансияләр җитәрлек, ләкин аларга килергә теләүчеләр генә аз бугай.

Элек ничек булган?

СССРда эшсезлек булганмы, юкмы? Вакыт-вакыт бу хакта бәхәсләр шактый кызып ала. Эшсезлек булган, ләкин аны, гадәттәгечә, оста яшергәннәр, диючеләр дә, эшсезлек түгел, ә әрәмтамаклык, ягъни эштән качып йөрүчеләр булган, диючеләр дә бар.

Күпләрнең исендәдер әле, СССРда әрәмтамаклык өчен закон бөтен көченә эшләп килде. Ул барысын да: ата-анасы җилкәсендә утыручы яшьләрне дә, күп бала тәрбияләгәнлектән дәүләт хезмәтенә вакыты калмаган аналарны да, сукбайларны да тигезләде. Һич онытмыйм, күршебездә ике бәләкәй балалы гаилә яши иде. Икенче балаларына бер яшь тулу белән бу йортка милиция ешлады. Хатынга эшкә чыгарга вакыт җиткән иде, ә ул чирләшкә, бик ябык булган кызының исәюен көтте. Соңга таба урам башында милиция күренү белән аның безгә кереп качуы хәтердә. Милиционерлар, бикле ишек төбендә таптанып, борылып чыгып китә иде.

Әрәмтамакларны менә шулай аулый иде ул чакта милиция. Ә хезмәт кешенең хокукы түгел, төп бурычы булды. 1917 елда ук Ленин пролетариат өчен чит бул­ган сыйнфый дошманнарга карата катгый чаралар күрүне таләп итә. “Безгә ничек ярыш оештырырга?” дигән мәкаләсендә ул әрәмтамакларга каршы көрәш буенча киңәшләр бирә. Тәкъдимнәр арасында төрмәгә утырту, “бәдрәф”ләр чистарттыру һәм хәтта атып үтерү дә бар. Гомумән, бу элементларга зарарлы бөҗәкләргә караган кебек карарга кушыла.

СССРның 1924 елгы Консти­туциясендә, хезмәттән тыш кергән керемгә яшәүчеләр яисә кешене яллап эшләтүчеләр сәяси хокукларыннан мәхрүм ителергә тиеш, диелә. 1936 елгы Конституциянең 12 мәддәсе хезмәтне бурыч дәрәҗәсенә куя. 1961-91 елларда иҗтимагый-файдалы хезмәттән йөз чөерүчеләргә каршы көрәшне көчәйтү турында указ эшләп килә. Ул гамәлгә кергәннән соң 2,5 ел эчендә генә дә 37 мең кеше зыян күрә.

Шул ук вакытта...

Башкортстан Хөкүмәте 2025 елга кадәр исәпләнгән Хезмәт ресурслары белән идарә итү концепциясен раслады. Ул төбәкнең нәтиҗәле социаль-икътисади үсешен тәэмин итүче хезмәт ресурсларын булдыру һәм файдалану системасын камилләштерү буенча максатларны, бурычларны үз эченә ала.
Башкортстанда, Русиядәге кебек үк, пенсионерлар саны арту эшләүче халыкка йөкләнешне арттыруга китерә. Бу, үз чиратында, җәмәгать җитештерүендә катнашмаучы кешеләрне карау-тотуга чыгымнарны арттырачак. Моннан тыш, республикада халыкның икътисади яктан активлыгы, Русия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, түбәнрәк.

Концепция берничә этап буенча тормышка ашырылачак. Беренче этапта (2016-17 еллар) Концепциянең төп юнәлешләрен тормышка ашыруны тәэмин итүче чаралар планын, республика һәм муниципаль норматив-хокукый базасын әзерләү күз уңында тотыла. Икенче этап (2018-23 еллар) аның төп юнәлешләрен гамәлгә ашыруны, мәшгульлек һәм хезмәт ресурслары белән идарә итүне камилләштерүдә хокук куллану тәҗрибәсен гомумиләштерүне һәм анализлауны күзаллый. Өченче этапта (2014-25 еллар) хезмәт ресурслары белән идарә итүдә сәясәтне торышка ашыру нәтиҗәләре бәяләнәчәк.

Коцепциянең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру 2025 елга республиканың эшче куәтләрен файдалануның нәтиҗәлелеген, икътисади яктан актив халыкның мәшгульлек дәрәҗәсен күтәрергә, квалификацияле хезмәт мигрантларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлү таләп ителми.


Законлы эшсезлек

Ә менә 1991 елда кабул ителгән “Халыкның мәшгуль­леге турында” Закон эшсезлекне законлаштырды. Шуннан башлап бездә эшсезләр саны артып килә. Әлбәттә, бу җитештерү күләмнәре кыскару, предприятиеләр ябылу белән дә бәйле.

Эшсезлекнең сәбәпләре турында бәхәсләр вакытында ике фактка игътибар ителә — эш булмау һәм, эш булуга карамастан, эшләргә теләк булмау. Базар концепциясе яклылар, бездә халык ялкау, шундук югары хезмәт хакы алырга тели, дип исәпли. Әлбәттә, андыйлар да бардыр, ләкин күпчелек түгел.

Ни өчен кеше тәкъдим ителгән эшкә бармый? Төп сәбәпләр — хезмәт хакы түбәнлеге һәм эш шартлары тиешле дәрәҗәдә булмау. Кайбер белгечләр эшне икенче шәһәрдән таба ала. Хезмәт хакы да әйбәт, юл хакы да түләнә. Ләкин бөтен кеше дә гаиләсен ташлап китә алмый. Кайбер шәһәр һәм авылларда эш, чыннан да, юк. Кайсыбер авылларда эш тә бар, кешеләр дә эшли, ләкин кулларына хезмәт хакын алалмый...

Әйе, кризис икътисадның бөтен тармакларына үтеп керде. Шулай да хезмәт базарында кот очарлык берни дә булмады, димәкче җитәкчелек. Эшсезлек артты, әлбәттә. Әйтик, 2014 елда республикада ул 5,3 процент тәшкил итсә, былтыр 6,1 процентка кадәр арткан. Бүгенге икътисади хәлнең катлаулылыгын искә алсак, бу арту ул кадәр зур түгел. Шушы елның гыйнварына мәшгульлек үзәгенә 26078 кеше исәпкә куелган, 23164 вакансия булган. Бүген республика вакансия банкында 37907 эш урыны бар.

Артык куркыныч булмаса да, республикада эштән бушатулар да күзәтелә. Былтыр шундый 18 мең кешенең 8,5 меңе генә эш таба алган. Эшкәртү производствосы, сәүдә, ремонт, күчемсез милек арендалау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хәлләр мөшкел булган.

Гыйнвар аена республикада 5225 кешегә кыскарту янаган, шуларның 2819ын эштән бушатырга җыен­ган­нар. Бу да, 2015 елдагы белән чагыштырганда, начар түгел.

Хөкүмәт, проблеманың кискенлеген аңлап, җитди чаралар күрергә тырыша. Былтыр Башкортстан, Русиянең 18 төбәге белән беррәттән, хезмәт базарында кискенлекне киметү буенча федераль программага керде. Ил хөкүмәте бу максатларга 218 миллион сум акча бүлде. Бу берничә пред­­прия­тиегә ярдәм итәргә мөм­кинлек биргән. Быел да дәүләт проблеманы күз уңыннан ычкындырмый. Бигрәк тә өстенлекле тармакларга игътибар зур, ә акчаның бер өлеше моно­шәһәрләрдә эш башлаучы эшкуарларга ярдәмгә юнәлтелә. Үсе­шергә әзер булган, импортны алыштыру программасында катнашучы, җитештерүне яңартучы предприя­тиеләр шушыңа исәп тота ала.

Бүген федераль һәм төбәк чиновниклары белем бирүнең икътисадтан аерылмаска тиешлеген сызык өстенә ала. Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базарында таләп ителгән һө­нәрләр исемлеген бастырып чыгарды. Республикада “Ки­ләчәк командасы” дип аталган яңа портал эшли башлаган. Ул читтән торып профориентация тесты үтәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, өлкән сыйныфлар нинди һөнәр сайларга кирәклеген генә түгел, аны кайда алырга, нинди предприя­тиедә эш табарга һәм нинди эш хакына исәп тотарга мөмкин икәнен дә белә ала.

Әрәмтамакмы?
Төрмәгә!


Әрәмтамаклык дигәннән, Русиядә тагын бер яңалык килеп чыгарга тора. Киләсе елда илдә “Әрәмтамаклык турында” закон пәйда булуы ихтимал. Әле Санкт-Петербург депутатлары шул турыда баш вата икән. Алар фикеренчә, әгәр дә кеше эшләмәсә, аны көчләп эшләтергә кирәк. Бу Русиядә әрәмтамаклык өчен җәза кайтырга мөмкинлеген аңлата.

Закон кабул ителә калса, рәсми эшләмәүче һәркем хезмәт биржасына исәпкә басарга тиеш була. Реформа йөкле хатыннарга, пенсионерларга, балаларга һәм инвалидларга кагылмаячак. Башкаларга рәсми хезмәт урыны эзләргә туры киләчәк. Закон чыгаруга депутатларны статистика мәгълүматлары этәр­гән: аларга ярашлы, Русиядә 48 миллион граждан рәсми эшли, ә хезмәт яшендәге 18 миллион кешенең ни белән шө­гыльләнүе билгесез икән.

Закон эшләп китсә, ә сез рәсми хезмәткә урнашырга ашыкмасагыз, бер елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ите­лергә мөмкинсез. Бу документ, протест тудырып кына калмыйча, эш яшендәге халык­ның Русиядән чит илләргә агымын да көчәйтәчәк, дип көтелә.

Цивилизацияле илләрдә әйбәт эш таба алмаган ке­шеләргә яхшы пособие түләнә. Европада аның иң күп дәрәҗәсе 6986 еврога җитә, шул ук вакытта Русиядә — 5 мең сумнан артыграк. Посо­биенең минималь күләме исә 850 сум тәшкил итә. Республикада эшсезлек буенча пособие күләменең иң аз күрсәткече — 977,50, иң күбе — 5635 сум. Күп түгел, әлбәттә. Шуңа да кешеләрнең күпче­леге хезмәт биржасына исәпкә басмыйча, үзләренә яисә “соры” хезмәт хакына эшләүне хуп күрә. Бу — хөкүмәтне алдау, дигән сүз. Миллионнарча сум салым бюджетка керми, бу исә халык иминлегендә чагыла. Шуларны уйласаң, югарыда аталган законны кабул итү, бәлки, үз-үзен аклыйдыр да.

Кыскартуга эләксәгез, нишләргә?

— Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бернинди дә гарантия бирмәгән кадрлар агентлыкларыннан аермалы буларак, нәкъ шунда сезгә квалификацияле ярдәм күрсәтәчәкләр. Әле вакансияләр банкы даими тулыландырылып тора. Вакансияләр озак тормый, аларга тиз арада эшсезләр урнаштырыла. Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән гражданның эш эзләү вакыты да кыскарган. Икенче төбәккә күчәргә теләүчеләргә “Работа в России” гомумрусия порталы эшли. Вакансиядән тыш, анда эш тәкъдим ителгән шәһәр турында бик күп файдалы мәгълүмат бирелә.
Читайте нас: