+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2016, 02:00

Гөрләп үссен нарат, каеннар

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап.Тәҗрибәле белгеч Арслан Морзагилдин җитәкчелек иткән “Нуриман урман хуҗалыгы” предприятиесе коллективы эшенә сокланмаган кеше юк.

Урман – төп байлык­ларның берсе, халыкның рухи тормышы һәм хис-тойгылар чыганагы ул. Башкортстанда иң күп урманнар Бөрҗән, Зилаер, Белорет районнары биләмә­ләрендә урнашкан. Нуриман якларында да урманнар зур мәйданны били. “Нуриман урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениесе карамагында — 210 мең гектар урман. Шуның күпчелеген яфраклы агачлар тәшкил итә.

22 ел гомерен урманчылыкка багышлап, үз һө­нәренә тугры калган тәҗрибәле белгеч Арслан Морзагилдин җитәкчелек иткән предприятие уңган­нары урманнарны саклау һәм яклауга, урман запасын арттыруга һәм алардан сакчыл файдалануга гаять күп көч сала. Аларның киеренке эше нәтиҗәсендә тирә-якны яшелләндерү буенча һәр елны күләмле эшләр башкарыла. Быел алар тарафыннан 100 гектарда агач утыртылган, шактый зур мәйданда корыган һәм авыру агачларны кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр санитар-чистарту эшләре башкарылган.

Теплицада, Яңа Күл, Павловка, Ишморат авылларында урнашкан, 30 гектар мәйданны биләүче питомникларда да ел әйләнәсенә эш кайный. Аларда, нигездә, нарат, чыршы үсентеләре үстерәләр. Тиздән биредә тагы да бер теплица файдалануга тапшырылачак. Монда янгыннарны кисәтү буенча да күләмле эшләр башкарыла. Бу җәһәттән 151 чакрымда урман террито­рияләрен сөргәннәр. Хез­мәткәрләрнең тырышлыгы, уяулыгы, янгынга каршы төрле чаралар үткәрелүе нәтиҗәсендә бу төбәктә, шөкер, соңгы елларда янгыннар булмаган.

Кечкенәдән табигатьнең киләчәгенә битараф булмаган Арслан Рамил улы чыгышы белән гаҗәеп гүзәл табигать кочагына урнашкан Бөрҗән районыннан. Нуриман районын туган ягы кебек якын күрүче, һәр хезмәткәр белән уртак тел табып эшләүче Арслан Морзагил­динның хез­мәттәшләре арасында абруе зур.

— Арслан Рамил улы үзендә кешелекнең бик күп күркәм сыйфатларын туплаган, – диләр аның хакында хезмәттәшләре, горурланып. – Аның тырышлыгы белән бердәм коллектив оешты. Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуда, хезмәт хакы белән тәэмин итүдә дә аның өлеше зур. Иң мөһиме — хезмәт хакын вакытында алабыз, тоткарлыклар бул­ганы юк.

Бүген предприятиедә 50гә якын кеше тырышып эшли. Директор урынбасары Елена Шаповалова, баш хисапчы Илзира Сәләхова, участок начальнигы Җәмил Мәхмүтов, урманчылар Салават Гыйльмикарамов, Айрат Фазлетдинов, Рәфит Әсләмов, инженер Эльза Гарипова, инспектор Ривал Әсләмов, урманчы һәм инспектор вазыйфасын башкаручы ирле-хатынлы Зилә һәм Дмитрий Карась һәм башкаларның тырыш хезмәте мактауга лаек.

Предприятие уңганнары елның-елында “Урман ки­сүче” республика бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Монда карагайлар күккә ашкан, төз наратлар, зифа каеннар, горур имәннәр үскән урманнар ерактан ук үзләренә җәлеп итеп тора. Үзенчәлекле табигать байлыгы — данлыклы “Кызыл чишмә”, башка шифалы су чыганаклары шушы предприятие территориясендә урнашкан. Ә инде күл-елгалар буендагы урманнар, әрәмә­лекләр киек кошларга, җәнлекләргә, шифалы дару үләннәренә бай булуы белән аерылып тора.

Шуны да билгеләп үтәсе килә: быел предприятие уңганнары урман, әрәмә­лекләр буенда берсеннән-берсе матур 9 беседка ясап куйган.

Соңгы елларда предприятие продукция җитеш­терү эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәргән. Югары сыйфатлы бура, шомартылган һәм шомартылмаган такта, борыс, багана һәм башка товарларга ихтыяҗ һәрвакыт зур икән.

— “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән кайнар котлап, аларның һәммәсенә уңыш­лар, сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар телим, — диде хушлашканда Арслан Рамил улы.
Читайте нас: