“Туры элемтә” ил Хөкүмәте Рәисе, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесенең Уфадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә оештырылды. Әйткәндәй, бирегә сигез ел дәвамында 12 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның өч меңе – язма рәвештә. Төбәк халкын, башлыча, торак, суд-башкару системасы, социаль тәэминат, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре мәсьәләләре борчый. “Туры элемтә” бу юлы да “кызу” барды. Депутатлар Раил Әсәдуллин, Рамил Хәкимов, Румиль Азнабаев, Елена Родина, Рәсүл Госманов, Эльвира Аеткулова, Альбина Бурангулова, Рузалия Хисмәтуллина һәм Рәшит Хәйруллин ике бүлмәдә телефон аша халык сорауларына җавап бирде.
– Власть халыкны ишетергә һәм аларны борчыган көнүзәк мәсьәләләргә һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш, – диде Раил Әсәдуллин. – Бүгенге чара нәкъ шушы максатка хезмәт итә. Республика халкына – активлык, депутатларга нәтиҗәле эш телим.
Иң беренче булып Яңавыл шәһәреннән Рим Арсланов шалтыратты. Пролетарская урамында шәхси йортларда яшәүчеләр газ кертү мәсьәләсен күтәрде.
– Башкортстан “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителү күрсәткече буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били, – дип җавап бирде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше һәм киң мәгълүмат чаралары буенча комитеты рәисе Румиль Азнабаев. – Газ үткәрү эше республикада бүген дә дәвам итә. Мәсьәлә көн эчендә генә хәл итәрлек түгел. Бу юнәлештәге эш барышы белән танышып, урамнарны мөмкин кадәр тизрәк газ тәэминаты планына кертү чарасын күрәчәкбез.
Бу юлы да торак-коммуналь хуҗалык игътибар үзәгендә булды. Уфаның Рига урамында урнашкан тулай торакта яшәүче Надежда Ильина күптән ремонт үткәрелмәвенә зарланды. Тулай торакта 84 бүлмә бар. Ул элек фанера комбинатыныкы булган. Шәһәр карамагына тапшырылгач, бинаны Уфаның 14нче торак-файдалану идарәсе хезмәтләндерә икән.
– Сезнең очракта мәсьәлә торак хуҗаларына бәйле, – дип җавап бирде Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе Елена Родина. – Иң элек тулай торакны карау-тоту тарифын ачыкларга кирәк. Диварларны ремонтлату һәм буяту өчен бер елга булса да тарифны ике сумга арттырырга кирәк. Бу торак хуҗалары җыелышында хәл ителә. Бурычлылар белән дә эш алып барыгыз. Мин мәсьәләне өйрәнеп, берничә көннән сезнең белән бәйләнешкә чыгып, ярдәм кулы сузармын.
“Туры элемтә” барышында шушы ук тулай торактан шул ук мәсьәлә белән янә бер ханым мөрәҗәгать итте. Күрәсең, анда яшәү шартлары халыкның үзәгенә үткәндер.
Уфа районының Черкассы авылыннан шалтыраткан ханым эчәр суның начар сыйфатлы булуын әйтте.
– Мөрәҗәгать язма рәвештә дә килгәнлектән, мәсьәләне өйрәнергә тырыштым, – дип җавап бирде Елена Родина. – Минем кул астында булган мәгълүмат буенча, авылдагы сусаклагычка 40 ел. 2004 елда бурычлар 800 мең сумнан артканга, су белән тәэмин итү килешүе өзелгән. 2004 елда авылда скважина казылып, искергән суүткәргечләр яңага алыштырылган. Шул ук вакытта, халыкка бирелүче суның сыйфаты санитар нормаларга туры килми. Уфа районы хакимияте башлыгы белән сөйләштем. Хакимият бу хакта хәбәрдар һәм үз өстеннән җаваплылыкны төшерми. Хәл итү юллары төрлечә. Икътисади яктан акланганы – Черкассы авылы халкын “Уфаводоканал” челтәрләре аша су белән тәэмин итү. Бу юнәлештә эш башланды.
Башка депутатлар да күпсанлы сорауларга җавап бирде һәм мөрәҗәгать итүчеләргә үзләренең кесә телефоннарына кадәр әйтеп яздырды. Моннан чыгып, “туры элемтә”нең власть белән халыкны тоташтыручы ышанычлы күпер икәнлеге, Башкортстан халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүе ачык күренә.