+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2016, 02:00

Предприятиеләр тулы куәтенә эшли

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Благовещен районына эш сәфәре барышында агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү объектларын карады.

Республика җитәкчесе “Русское Зерно Уфа” холдингы составына керүче “Турбаслы бройлерлары” җәмгыяте инкубаторында булды. Яңа объект агымдагы елның июлендә файдалануга тапшырылган.

Заманча бина елына 800 мең чебеш чыгаручы элекке инкубатор нигезендә төзелгән. Бу күләм холдинг ихтыяҗларына җавап бирмәү сәбәпле, аны модернизацияләү турында карар кабул ителә.

Проектның бәясе якынча 370 миллион сум тәшкил итә. Инкубатор территориясендә инкубацион мохитне көйләргә, әлеге процесска контрольлек итәргә һәм энергияне сакчыл тотынырга ярдәм итүче автоматлаштырылган заманча җиһазлар урнаштырылган. Анда шулай ук җилләтү һәм климат-контроль системалары куелган.

Холдингның генеральный директоры Станислав Насимов сүзләренә караганда, алдынгы технологияләр тәүлегенә 100 мең чебеш чыгаруны тәэмин итә, бу елына 42 миллион данә чебеш дигән сүз. Арытаба алар “Ашкадар” һәм “Туймазы” кошчылык фабрикаларына җибәрелә. Еллык керем 1 миллиард сум тәшкил итәчәк дип көтелә.

Рөстәм Хәмитов җитештерүнең тулы циклы белән танышып, эшчәнлекнең, инновацион технологияләрдән файдаланып, заманча дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.

Станислав Насимов белдерүенчә, август ахырында пред­приятиедә елына 80 мең тонна ит җитештерү куәтенә ия завод файдалануга тапшырылган. Объектның гомум бәясе 2,1 миллиард сум тәшкил итә. Биредә кош ите җитештерелә һәм аңардан ярымфабрикатлар эшләнә. Моннан тыш, җәм­гыять территориясендә калдыкларны үтильләштерү буенча цех, җитештерү лабораториясе, чимал һәм әзер продукция өчен складлар булдыру каралган. Завод файдалануга тапшырылганнан соң, агрохолдинг карамагындагы кошчылык фабрикалары эшкәрткән продукция өлеше якынча 70 процент тәшкил итәчәк, бу — Русиядә иң югары күрсәткеч.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре өчен кирәк-ярак җитештерүдә махсуслашучы “Сателлит” заводы эшчәнлеге белән танышты.

Җәмгыятьнең генеральный директоры Олег Зарипов сүз-ләренә караганда, продукция җитештерүдә заводның уникаль инновацион эшләнмәләре кулланыла.

Агымдагы елның беренче яртысында җитештерүгә 27 миллион сум инвестиция салынган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 7,8 тапкыр күбрәк. 298 миллион сумлык продукция сатылган. Эре заказчылар арасында “Газпром”, “СИБУР”, “Башнефть” җәмгыятьләре бар.

Рөстәм Хәмитов заводның үсеш мөмкинлекләре белән кызыксынды. Директор белдерүенчә, металл эшкәртү, корыч кою цехлары төзү планлаштырыла.

Арытаба Башкортстан Башлыгы “Благовещенский пластик” предприятиесендә булды. Ул азык-төлек сәнәгате өчен пластиктан төрү эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә.

Өч ел элек биредә җитештерү базасын камилләштерүгә юнәлтелгән колачлы реконструкция эшләре башлана. Заманча җиһазлар ярдәмендә югары сыйфатлы продукция чыгарыла, шулай ук, инновацион технологияләр кертелә.

Җәмгыятьнең генеральный директоры Дмитрий Кузнецов сүзләренә караганда, җитештерелүче продукциянең төп төрләре — сөт сәнәгате өчен пластик савытлар, бер тапкыр кулланылучы стаканнар, контейнерлар, капкач һәм каты пленка. Предприятиедә җитештерүнең тулы циклы оештырылган.

Агымдагы елның беренче яртысында 250 миллион сумлык продукция сатылган. Ул Русия һәм БДБ илләренә озатыла. Предприятие Русиянең сөт һәм сөт продукциясе җитештерү буенча әйдәүче холдинглары белән тыгыз хез­мәттәшлек урнаштырган.

Рөстәм Хәмитов эшләнмәләрне җитештерү этаплары белән танышты һәм җәмгыять җитәкче­леге белән үсеш мәсьәләләрен тикшерде.
Читайте нас: