+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2016, 02:00

Ветеринар — иминлек сакчысы ул!

Бу юнәлештә Дүртөйле районында тупланган алдынгы тәҗрибә башка төбәкләр өчен дә үрнәк итеп куелды.Дүртөйле районында Идел буе һәм Урал федераль округларының ветеринария хез­мәте җитәкчеләренең төбәк­ара семинар-киңәшмәсе узды. Әлеге зур чарада Русия Федерациясе Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Баш­кортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, респуб­лика­ның Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буран­баев, Ветеринария һәм фито­күзәтү федераль хезмәтенең төбәк идарәсе җитәкчесе Юрий Петров һәм башкалар катнашты.

— Шушындый әһәмиятле чараны үткәрү урыны итеп Дүртөйле районы очраклы сайланмады, — дип билгеләде департамент директоры Владимир Шевкопляс. — Биредә заман белән бергә атлаучы үз һөнәренең чын осталары эшли. Дүртөйле районы – имин төбәк. Монда ветеринарлар һәм район хакимияте кулга-кул тотынышып эшләү нәтиҗәсендә маллар гына түгел, кешеләр сәламәтлеге өчен дә хәвефле булган һәртөрле йогышлы авыруларга каршы ышанычлы киртә куел­ган.

Семинар-киңәшмәгә килүч­е­ләр биредә алдынгы эш тәҗрибәсе белән якыннан танышты, фәһемле сөйләшүдә катнашты.

Киңәшмәнең беренче өле­шендә ветеринарлар “түгәрәк өстәл” артында җыелды. Анда “Төбәккә дуңгызларның африка чумасы вирусы килеп керүен һәм таралуын кисәтү”, “Ветеринария документларын электрон рәвештә тутыру” кебек көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

Илебездә, икътисади кыенлыкларга карамастан, халык хуҗалыгы маллары өчен зур куркыныч тудыручы йогышлы авыруларга каршы эш алып барылса да, әлегә эпизоотик хәл киеренке, дип билге­лән­де киңәшмәдә. Быел Русия Феде­рациясендә дуңгыз­ларның африка чумасы белән авыруының 167 очрагы, авыл хуҗалыгы мал­ларының бруцеллез “эләктерүенең” 339 очрагы ачыкланган. Бу җәһәттән Башкортстан Республикасы әлегә имин төбәкләр исем­легендә. Һәрвакыт шулай булсын өчен ветеринарларга уяулыкны югалтырга ярамый, бер генә баш мал да тикшерү үткәрелми торып, республикага кер­те­лергә тиеш түгел.

Семинар-киңәшмә ветеринария хезмәткәрләренең һө­нәри бәйрәме алдыннан узды. Әйткәндәй, ул рәсми рәвештә Русиядә 2014 елда билгеләнә башлады. Чарада узган ел нәтиҗәләре барланды, яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә бүләк­ләр, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазь­ләре тапшырылды. Респуб­лика­быз­ның иң яхшы ветеринария учрежде­ниесе дип Дүртөйле шәһәр һәм район ветстанциясе табылды. Аның хезмәткәрлә­ренә Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев тантаналы рәвеш­тә өр-яңа “Лада Гранта” автомобиле ачкычларын тапшырды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов та, һөнәри бәйрәм белән котлап, дүр­төйлелеләрнең эшенә югары бәя бирде. Район хуҗалык­ларының терлекчелек продукциясе җитеш­терү буенча республикада алдынгылар сафында булуында ветеринария бел­геч­ләре­нең дә өлеше әйтеп бетергесез зур, диде ул.
Бу, һич арттырусыз, шулай. Дүртөйле районы инде күп еллар имин төбәкләр исемле­гендә: биредә бруцеллез, туберкулез, дуңгызлар чумасы, себер түләмәсе һәм тер­лекләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә зур хәвеф тудыручы башка төрле авырулар теркәлми. Ике дистә елга якын Башкортстан Республикасы һәм Русия Федера­ция­сенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Казыйханов җитәкчел­егендә эшләүче тату, бердәм коллективның казанышлары санап бетергесез. Мисал өчен, “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәз­мә­сендә “Йогышлы авыруларга каршы чараларны нәтиҗәле үткәргән өчен” дигән махсус дипломга һәм медаль­гә Дүртөйле ветеринарлары берни­чә тапкыр лаек булды. Республика бәйгесендә дә җиңүче исемен яулап кына тора алар. Биш дис­тәгә якын белгечне берләште­рүче коллектив ел саен 200 меңнән артык тикше­рүләр үткәрә, 300 меңгә якын эре мөгезле һәм башка төрле малларны дәва­лый. Нәкъ менә Дүртөйле район һәм шәһәр ветстан­циясе республикада беренче булып маллар­ның бер-берсен җәрә­хәтләү очракларын кисәтү максатында бозауларны ун көнлек чагында ук мөгезсезләндерү чарасын күрә башлады. Моның өчен үз лабо­ратория­ләрендә каустик сода яр­дә­мендә махсус каләм әзерләүне дә җайга салдылар. Хәзер күп районнар әлеге алдынгы тәҗрибәне куллануга кертте.

Заманча җиһазлар ярдә­мендә малларның канын тикшереп, организмнарына ни җитмәвен ачыклап, шуңа ярашлы “меню”ларын макро һәм микроэлементлар белән баетуны да дүртөйлелеләр берен­челәрдән булып башлады. Уфа һәм Дүртөйле шәһәр­ләрендә асралучы бәйге ат­ларының каны да монда тикшерелә. Түләүле нигездә башкарылучы бу хезмәтне күрсәтүне сорап, Дүртөйле шәһәр һәм район вет­стан­циясенә республи­ка­бызның күп кенә районнарыннан мөрә­җә­гать итәләр. Биохимик анализатор, маллардагы теге яки бу авыруны башлангыч чорында ук ачыклап, ти­рәнгә җи­бәрми, тиз арада нәти­җә­ле дәва­лауга булышлык итә. Матдәләр алмашынуы бозылса да, продуктлылык кими, шуңа күрә район хуҗалы­гындагы савым сыер­ларының каны квартал саен тикшерелеп тора. Хуҗалыклардагы мал азыгы да, тиешле тикшерү үтмичә, улакларга салынмый.

Дүртөйле шәһәр һәм район ветстанциясе коллективының республика күләмендә үткәрел­гән бәйгедә “Эшләүче әниләр өчен иң яхшы оешма” исеменә лаек булуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Тәҗ­рибәле җитәкче хезмәткәр­ләренең мәнфәгатен һәрдаим кай­гыртуының коллективның гомум эшчәнлегендә уңай нәтиҗә буларак чагылыш табуын белеп эш итә, әлбәттә. Яшь гаилә барлыкка килсә дә, юбилей булса да, сабый туса да, килешү нигезендә хезмәт­кәр­ләргә матди ярдәм күрсәтелә. Баласын беренче сыйныфка яисә югары уку йортына озатучы әти-әниләр дә, йорт төзүчеләр дә, ялгыз аналар да бу коллективта игътибардан читтә калмый.

— Районыбызда 14 токымчылык заводы эшли, — диде үз чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. — 3,5 миллиард сумлык тулаем продукт­ның саллы өлеше алар тарафыннан җитештерелә.

Дүртөйле шәһәр һәм район ветстанциясе хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен Ринат Мәс­гуть улы ихлас рәхмәт сүзләрен җит­керде, бер төркем алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Гому­мән, бу көнне ветеринарлар берсеннән-берсе саллырак бүләк­ләргә лаек булды. Аларга район ха­кимиятенең, Башкортстан һәм Русия Авыл хуҗа­лыгы министр­лыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды, кайберләренең күкрәк­ләрен “Башкортстанда ветеринария хезмәтен үстерүдәге өлеше өчен” дигән билге бизәде. Бөтен гомерен җиңел булмаган, үтә җаваплы һө­нәргә багышлаган ветераннар да игътибар-хөрмәттән читтә калмады.

Көннең икенче яртысында семинар-киңәшмәдә катнашучыларга республиканың иң яхшы ветеринария станциясе белән якыннанрак танышу форсаты бирелде. Дүртөй­ле ветеринарлары биләмәсенә килеп кергәч, мондагы искитмәле тәртипкә, гөл-чәчкәгә күмелеп утыручы түтәлләргә, эчтән дә, тыштан да заман таләпләренә ярашлы итеп капиталь ремонт үткәрелгән биналарга, якты, матур бүлмәләргә сокланмый калмады кунаклар. Төрле ветеринария тикшерүләре үткәрү өчен соңгы технологияләр буенча җиһазландырылган кабинетлар, тәҗрибәләр кую максатында үсте­релүче җәнлекләр асралган ярдәм­чел хуҗалык, тәртип белән тутырылган документлар — һәркай­сысы үрнәк алырлык дәрәҗәдә иде.

Семинар-киңәшмә анда катнашкан һәркем өчен фәһемле булды. Төрле төбәкләрдән килгән хез­мәт­тәшләре Дүртөйле шәһәр һәм район ветстанциясенең тату, бер­дәм кол­лективының эшчәнле­генә югары бәя бирде, биредәге алдынгы алымнарны үзлә­рендә кулланылышка кертергә дигән ният белән таралыш­ты.
Читайте нас: