Русия — урманнарга бай ил. Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньядагы барлык урман массивының 20-22 проценты безнең илгә туры килә. Бу күрсәткечләр һәр биш ел саен үзгәреп тора. Шушы вакыт арасында илебезнең барлык табигый-климатик зоналарына караучы мәйданнардагы урманнарның төгәл исәбе алына. Җир өстендәге иң кыйммәт табигый байлыгыбыз миллионнарча гектар тәшкил итсә дә, Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән барлык чаралар да аларны нәтиҗәле һәм сакчыл тотынуны таләп итә.
Тарихка күз ташлап алыйк. Петр I патша хакимлек иткән чорда ук, мәсәлән, урман ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүгә сәләтле белгечләр булдыру зарурлыгы туа. Шул рәвешле, 1703 елда патша указы белән илдә беренче тапкыр урман мәйданнары исәбе алына. Соңрак, 1798 елда, Павел I указы белән Русия империясендә беренче тапкыр Урман департаменты оештырыла. 1804 елда Царское селода беренче урманчылар мәктәбе ачыла. Шулай итеп, крестьяннарны урман эшләренә өйрәтә, агач куллану серләренә төшендерә башлыйлар.
Бер гектар мәйданда үскән ылыслы агачлар ел дәвамында атмосферадагы 40 тоннага якын газны “тотып кала”, шундый ук мәйданда яфраклы урманнар 100 тонна зарарлы газны йотарга сәләтле.
2007 елга кадәр, ягъни Русиядә Урман кодексы кабул ителгәнче, аларны нәтиҗәле файдалануга кагылышлы законнарда каршылыклар күп иде. Кодексның яңа редакциясендә урман фондын максатлы куллану мөмкинлекләренә өстенлек бирелде. Аңа ярашлы, урманнар сакланышны тәэмин итүче, файдалануда һәм резервта булган категорияләргә бүленде. Аның тәүгесен тереклекне савыктыручы, табигый яшеллек дөньясын булдыручы, су сакланышын, санитар-гигиена хәвефсезлеген тәэмин итүче һәм башка максатлардагы урман массивлары тәшкил итсә, файдаланылудагы категориягә яхшы сыйфатлы агач хәзерләү, сәнәгать кирәк-ярагы өчен материал алуга яраклы урманнар карый. Резервтагысы, аңлашылып тора, запастагы, сакланыштагы урманнар.
Әйткәндәй, дөньядагы агач сәнәгате өчен таләп ителүче чимал запасының 25 проценты чамасы Русиягә туры килә. Шунысы да аеруча мөһим: “яшел калканыбыз” запасы күп булуга карамастан, аны сакларга һәм игътибарлы булырга кирәк.
Урман — йөзләрчә төрдәге агачлар дөньясы, аларның яшәешен тәэмин итүче табигый мохит булу белән генә чикләнми. Ул — экосистема чылбырын, яшеллек һәм андагы тереклек дөньясының бердәм яшәешен ышанычлы тәэмин итүче урын да. Анда үсүче йөзләрчә төр агач-куак, меңнәрчә төрдәге җан ияләре бердәм урман яшәешен тәэмин итә. Һәм, әйтергә кирәк, урманчыларның тармакта эшләүче һәммә һөнәр ияләренең төп максаты шуңа юнәлтелгән.
Башкортстанның урман фонды 5,7 миллион гектарны били. Бу — Башкортстандагы барлык мәйданның 40 проценты дигән сүз. Халык хуҗалыгының әлеге тармагында 3,5 мең чамасы кеше эшли.
Урманнарның республика икътисадын тулыландыруда да өлеше зур. Узган елда, мәсәлән, Башкортстандагы урман фондыннан файдаланган өчен төрле түләүләр буенча Русия казнасына — 304 миллион, урындагы бюджетка 102,5 миллион сум акча юнәлтелгән.
Дәүләт программасында каралганча, исәпле урман кисү планы билгеләнгән күләмнән байтакка арттырып үтәлде. Тармак министры Динир Әхмәтҗанов билгеләвенчә, республикада урман сәнәгате мөмкинлекләрен файдалану буенча резервлар зур.
Соңгы елларда Башкортстан урманнарны ясалма тергезү күрсәткече буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора. Әлеге категориядәге мәйданнарны тергезү ил буенча 25 процент тәшкил итсә, Башкортстанда урман культураларын тергезү гомум күрсәткечтә 75 процентка җитә.
Республика урманчылары табигый байлыкларның сакланышын тәэмин итүгә дә зур көч сала. Министрлыкның урман инспекторлары тарафыннан ел башыннан 20 меңгә якын патруль-күзәтү чарасы оештырылган. Ведомствоара “Урман” дип аталган ике оператив-профилактика чарасы үткәрелгән. Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән белешмәгә караганда, ел башыннан урман турындагы законнарны бозуның 1700 очрагы теркәлгән, шуларның 90 проценты чамасы — административ юнәлештә. Соңгы сигез айда салынган биш миллион сум күләмендәге гомум штрафларның яртысыннан күбрәге юллап алынган.
Тиздән Башкортстан урманчыларын тагын да куанычлырак бәйрәм көтә. Министрлык оештырылуга 50 ел тулачак. Билгеле, яшел байлыгыбыз сагында үз һөнәренә тугры һәм аңа җаваплы караучы урманчыларыбыз булганда, яшеллек дөньясында закон бозуларның да, уртак байлыгыбызны әрәм-шәрәм итүчеләрнең дә елдан-ел кимиячәгенә ышаныч зур.