+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2016, 02:00

Язлар дөньясында

Алина белән Илдарның кушылуы ул әле бер-берсен яраткан егет белән кызның кушылуы гына түгел. Дөрес, бу союздан кечкенә Лияга тормыш биргән ныклы гаилә туды. Ә менә Алинаның ижади сәләте һәм Илдарның техник осталыгы нәтиҗәсендә бер дигән гаилә бизнесы барлыкка килде.

Хәерисламовлар бүген Бөре шәһәрендә яши һәм интернет-магазин аша флористика белән шөгыльләнә. Алина — күзнең явын алырлык букетлар төзүче, ә Илдар — интернет-сайт өчен җавап би­рә. Алинадан без үзенең хуш исле бизнесы турында сөйлә­вен үтендек.

— Без Бөре шәһәренә күптән түгел күченеп килдек. Биредә болай да барысын да өр-яңадан, кем әйтмешли, ак кә­газьдән башларга туры килде, шулай булгач, нигә әле үзебез­не яңа өлкәдә сынап карамаска, дип уйладык. Флористика белән мин күптән кызыксынам, ә ирем һөнәре буенча сайтлар төзү белән шө­гыль­ләнә. Ике­безнең дә мөм­кин­лекләрне “бер­гә куштык” та, уртак бизнес барлыкка килде.Тәүдә арендага бина алдык, чөнки ул халык безне танысын, белсен өчен кирәк иде. Ә алга таба, инде үз-үзебезне күрсә­теп өлгергәч, без аны яптык һәм бары тик Интернет аша эшли башладык, ягъни Бөре шәһәре һәм районы буенча чәчәкләргә заказ кабул итәбез һәм аны илтеп тапшырабыз. Яраткан эшебезгә яраткан кызыбызга биргән исемне бирдек – “Лия”, ә эшебезнең асылын кыскача бер-ике сүзгә сыйдырдык: “Яз монда яши!” Кызы­бызның тууы йөрәклә­ребезгә шатлык бүләк итте, без эшлә­гән гөлләмәләр дә сатып алу­чыларга шатлык китерер, дип өмет итәбез. Гөлләр шуның өчен яратылган да бит инде!

Эшне җиңел дип әйтмим. Хәер, җиңел эш кайда бар? Без­нең өстенлек шунда — команда флорист һәм программисттан тора. Әгәр дә программист булмаса, интернет аша үзеңнең бизнесны җәел­дерер, үстерер өчен ай саен программистка сайтны “тотар” һәм үстерер өчен йөзәр мең сум акча түгәргә туры килер иде. Ә аны үстерү, киңәйтү - бик күп вакыт, хезмәт, чыгым таләп итүче эш. Һәм гади кеше өчен бу хезмәт һич тә күренми, шуңа да күпләр, нәрсәсе бар инде аның, дип уйлый торгандыр. Үз кибетебезне япкач, без Интернет аша эшләүгә басым ясадык. Иң беренче чиратта сыйфатны һәм хезмәт­ләндерүне җайга салдык: без тәүлек әйләнәсенә эшлибез, заказны вакытында илтеп тапшырабыз. Әйткәндәй, илтеп тапшыру — бушлай, шулай ук заказ бирүчегә кечкенә бүләк­ләр каралган. Сайттан кем нинди букет тели, шуны сайлап ала һәм аның заказы фотодагыдан аерылмаячак. Бу сатып алучы өчен бик мөһим. Бер төрле гөлләмәгә заказ биреп, аңа бөтенләй башканы китер­сәләр, кәефе кырылыр иде.

Интернет аша гөлләмәләр китертү, тапшыру — бу, миңа калса, романтика гына түгел, ә бик уңайлы да. Әйтик, Бөредә яшәүче якыннарына гөлләмә­ләр бүләк итәргә теләп, безгә Мәскәүдән дә, хәтта Америкадан да бәйләнешкә чыгалар. Менә ул техника заманының мөмкинлекләре!

Чәчәкләргә килгәндә, аларны Уфадан алып кайтабыз. Безнең эш, беренче карашка, чыннан да җиңел кебек күренә. Чәчәкләрне кушып, гөлләмә эшләп утыруның нәрсәсе бар инде, дияр күпләр. Әмма эш­нең нечкәлекләре бик күп. Чәчәкләр — тиз бозыла торган товар, шуңа да нинди гөлләр алып кайтудан башлап, аларны ничек дөрес итеп фотога төшереп, сайтка куярга — бо­ларның һәрберсе, һәр деталь төптән уйланылырга тиеш. Һәр букет — техника гына түгел, иҗат җимеше дә. Әлбәт­тә, монда махсус белемсез бул­мый. Мин үзем, бу эшкә тотынгач, Уфадагы иң алдынгы флористта укыдым һәм, әйтер­гә кирәк, ул минем гөллә­мәләр турындагы күзалла­вымны тулысынча үзгәртте. Гөлләр, чәчәкләр турында без шулка­дәр аз беләбез икән! Биредә мин гөлләрне сакларга, тәрбия­ләргә, шулай ук төслә­ренә, сортларына карап, алардан букетлар төзергә өйрән­дем. Мин әле дә даими укыйм, бу эштә яңалыклар күп һәм, аларны өйрәнми торып, камил­ләшеп булмый. Вебинарларда, Кәләшләр чәчәкләре күргәзмә­ләрендә катнашам.

Чәчәкләр дөньясын мин үзем өчен өр-яңадан ачтым. Шуңа игътибар иттем: ир-атлар күбрәк роза гөлен ярата, якыннарына бүләккә бик еш роза сатып ала, ә хатын-кызлар хризантемаларга өстенлек бирә. Ә менә язга таба кешеләр ачык, чагу төсләргә тартыла, тюльпаннар, ирис, гиацинтларга заказ арта. Флористика яңа фән саналса да, ул инде гасырлар буена булган. Әйтик, канәферләрне халык әле дә матәм гөлләмәсе буларак, ә розаларны ялкынлы сөю билгесе дип кабул итә, бу фикер инде аңга сеңгән. Әмма флористикада да мода үзгәреп тора. Әйтик, элекке кыштырдап торган полиэтилен төргәкләргә алмашка ялтыравык җепле төргәкләр килде. Бүген исә натураль букетлар модада, ягъни төргәкләргә игътибар бик аз, матур тасмалар белән бәйлән­гән, бизәлгән, төргәксез букетларга өстенлек зур. Мин үзем дә моның белән риза, чәчәкләр болай да бик матур, аларга купшы төргәкләр кирәкми дә. Стандарт булмаганча итеп букет төзесәң, аңа бернинди дә төргәк кирәкми. Канәферләрне “яклап” та берничә сүз әйтәсем килә: алсу яки күк төстәге ка­нә­ферләрдән эшләгән букет искитмәле матур килеп чыга! Шәхсән мин үзем аларны кайгы гөле дип карамыйм һәм канә­ферләрне бик яратам.

Һәр букетны төзегәндә аңа барлык осталыгыңны гына түгел, күңел җылысын да саласың. Кыскасы, мин, заказлар күпме булса да, бу эштән туймыйм. Һәм гөлләмәне эш­ләргә зур теләк, энтузиазм бе­лән алынам. Үземне һәрва­кыт язларда яшәгән кебек хис итәм.
Читайте нас: