Мәсәлән, Илдар Һадыев быел табигать шартларының экология өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә ярыйсы ук уңай булуын сызык өстенә алды. Атап әйткәндә, соңгы 8-9 елда беренче тапкыр елга-күлләр язын җитәрлек күләмдә су алган. Шул рәвешле елгаларның саегуының иң югары ноктасы үтелгән.
Җәйге айларның кояшлы һәм эссе торуы, эчке туризмны үстерү юнәлешендә республикада күрелүче колачлы чаралар быел туристлар агымын да сизелерлек арттырган. Шул ук вакытта, Илдар Рим улы белдерүенчә, сезонга 150 мең кеше кабул итү генә чик булырга тиеш түгел. Башкортстанның табигать паркы күпкә зуррак туристлар агымын кабул итәргә сәләтле һәм бу юнәлештә эшне киңколачлы дәвам итү көн таләбе булып тора. Икенче мәсьәлә — туристлар төбәк табигатенә зыян салырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, әлегә бу юнәлештә дә хәл итәсе мәсьәләләр юк түгел.
Үз чиратында, табигатькә зыян салып, законсыз нигездә табигать байлыклары чыгаручылар, алардан файдаланучылар, аны үз бизнесы иткән хокук бозучыларга каршы Илдар Һадыев төрле ведомстволар белән берлектә җитди көрәш алып барылуын сызык өстенә алды. Һәм, аның билгеләвенчә, алдагы чорда көрәш алымнары тагы җитдирәк, хокук бозулар өчен җаваплылык исә катгыйрак булачак.
Янә бер яңалык, бүген федераль законнарга ярашлы, республикада да калдыкларны эшкәртүне бизнес өлкәсенә тапшыру юнәлешендә эш бара. Бу җәһәттән ел эчендә төбәк операторлары сайлап алыначак. Үз чиратында, яңа системага күчү калдыкларны эшкәртүдә югарырак нәтиҗәлелек һәм республиканың чүп-чардан арынуы белән билгеләнергә тиеш.
Илдар Һадыев ышандыруынча, республика халкына эчәр суга кытлык кичермәбезме дип, борчылырга да урын юк.
— Елга-күлләрдә су күләме тотрыклы кала. Моннан тыш, җир асты чыганаклары да җитәрлек. Шуңа су запасы азрак булган Благовар, Чакмагыш, Авыргазы, Стәрлетамак, Чишмә районнарында да суга кытлык булмаячак, — диде ул.
Сунарга һәм балык тотуга рөхсәт темасы да тамашачылар игътибарыннан читтә калмады. Бу җәһәттән Илдар Һадыев сәнәгать максатларында булмаган балык тоту, су нормативларына ярашлы, түләүсез булуын билгеләде.
— Бездә су объектларына ирекле үтеп керү һәм ирекле балык тоту хокукы бар. Сунарчылыкка килгәндә, анда 650 сум күләмендә җыемнар каралган. Җәнлекләрне ауларга рөхсәт алу өчен, мәсәлән, аюга, 3 мең сум түләргә кирәк, — диде министр.
Төлке һәм бүреләрне аулау мәсьәләсе дә министрлыкның җитди контроленә алынган.
— Былтыр 300ләп төлке, 13 бүре ауланды. Бу аларның санын көйләү максатында башкарыла. Безгә гражданнардан, муниципалитетлардан төлке-бүреләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итүе турында хәбәрләр килә. Бу очракта инде әлеге эшкә, аучылардан тыш, егерлар составын да җәлеп итәбез. Гомумән, әлеге мәсьәләдә ветеринария хезмәтләре белән дә, муниципалитетлар белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез, — диде Илдар Һадыев.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов исә “Власть җавап бирә” тапшыруында нигездә сәнәгатьтә импортны алыштыру, геопаркны үстерү, кече бизнес һәм электрон белем бирү мәсьәләләренә кагылды.
Тапшыруда билгеләнүенчә, ел башыннан республика казнасына 74 миллиард сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр алынган. Бу узган елның шул чорына карата 2,6 процентка күбрәк. Биредә, әлбәттә, иң зур өлешне, тәү чиратта, “Башнефть”, “Уфаоргсинтез”, “УМПО” кебек җитештерү гигантлары керткән. Үз чиратында, икътисади яктан дөньякүләм катлаулы хәл-шартларда да республика предприятиеләренең шушы рәвешле нәтиҗәле эшләвен Дмитрий Шаронов аларга булышлык итү юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чаралар, компанияләр мәнфәгатьләрен яклап Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә олы бер команда шөгыльләнүе белән бәйләде. Премьер-министр урынбасары белдерүенчә, республикада җитештерү тармагының арытаба үсешенә, Башкортстан предприятиеләренең дөнья базарына чыгуына ноябрьдә үтәчәк ШОС һәм БРИКС илләренең икенче кече бизнес форумы да булышлык итәргә тиеш.
Кайсы инвесторга өстенлек бирәсез — чит илнекенәме, үзебезнекенәме дигән сорауга, Дмитрий Шаронов, тәү чиратта, сыйфатка дип җавап бирде. Ә менә чын-чыннан сыйфатлы проектларны тормышка ашыруга булышлык итү, моның өчен уңай шартлар тудыру республикада мөһим өстенлек итеп билгеләнгән.
Тагын бер мөһим өстенлек — республикадан акыл ияләренең агымын туктату.
— Безнең максат – акыл ияләренең китүен туктату гына түгел, республикада элек киткәннәре дә кире кайтырлык һәм үз белемнәрен тиешле дәрәҗәдә эшкә кушарлык шартлар тудыру. Республикада дәүләт дәрәҗәсендә алып барылучы эш, булдырылган грантлар барысы да шушы максатка юнәлтелгән, — диде Дмитрий Шаронов.
Премьер-министр урынбасары “электрон Хөкүмәт” төшенчәсенә, аның ничек эшләвенә дә тулы ачыклык кертте.
— Элек граждан кайсыдыр ведомстводан ниндидер хезмәт алу өчен анда документларын тапшырырга тиеш иде. Моның өчен әлеге ведомство аңа бу хезмәтне алу өчен кирәк булган белешмәләр, башка документлар исемлеген бирә һәм аларны граждан тиешле вакытка җыеп китерергә тиеш иде. Шул рәвешле гражданнарга бер хезмәт алу өчен әллә күпме ведомство бусагасын таптарга туры килде. Хәзер исә граждан күпфункцияле үзәккә килеп, андагы “бердәм тәрәзә”гә мөрәҗәгать итә һәм белешмәгә заказ бирә. Әлеге белешмәне бирү өчен башка ведомстволардан кирәк булган мәгълүмат тәгаен бер урында туплана. Ахыр чиктә граждан үзенә кирәкле документны, белешмәне Күпфункцияле үзәктән килеп ала, — дип аңлатма бирде Дмитрий Шаронов.
“20 елдан Башкортстанны ничек итеп күрергә телисез?” — дигән сорауга да Премьер-министр урынбасарының җавабы кыска һәм анык булды.
— Чимал республикасы итеп түгел, ә инженер, инжиниринг, машиналар эшләү тармагы ныклы үсеш алган, кешеләр күбрәк баш, акыл белән эшләгән республика итеп. Без нәкъ шушы максатта эшлибез дә! — диде Дмитрий Шаронов.