Мали
Мали территориясендә төрле законнар белән яшәүче күпсанлы кабиләләр бар. Әйтик, Догоннар кабиләсе хыянәттә хәвеф күрми. Хатыннарга тик иренең туганнары белән генә җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый. Әгәр дә хатын шул кагыйдәне бозса, аны мәңгелеккә кабиләдән куачаклар.
Швейцария
Тугрылык саклый белмәгән ир өч ел дәвамында яңа никахка керү хокукыннан мәхрүм ителә.
Төркия
1996 елдан бу илдә хыянәт өчен ирләр дә, хатыннар да җәза ала. Андыйлар 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.
Иран
Иранда 1990 елда кабул ителгән закон буенча, хыянәттә тотылган хатынны ире генә түгел, ир затыннан булган башка кеше дә эшне судка җиткермичә, үтерергә хокуклы. Ир-атлар шундый ук гамәл өчен шелтә ала.
Индонезия
Бу илдә хыянәт 15 ел төрмә белән тәмамлана.
Яңа Гвинея
Бу республикада законнар каты. Алданган ирләргә хатыннарының сөяркәләрен туры мәгънәдә башсыз калдырырга рөхсәт ителгән генә түгел, кушылган. Хатыннар исән кала, әмма җәзалап үтерелер алдыннан хөкем ителүче ир хатынның бармагын ашарга тиеш.
Кытай
Монда ирләр дә, хатыннар да җәза ала: хыянәт итүчеләрнең ярты мөлкәте конфискацияләнә һәм аларга ике ел төрмә яный.
Русиядә дә урта гасырларда хыянәт өчен үлем җәзасы бирелгән. Ә сез ничек уйлыйсыз, бәлки, гаилә бозучыларга бүген дә нинди дә булса “кыса”лар кирәктер?