Юл төзелеше мәсьәләләре бу атнада Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында барган “Транспорт системалары. Махсус техника һәм җиһазлар” I махсуслаштырылган күргәзмәдә дә тикшерелде. Күргәзмә эше белән танышып, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов анда юл төзелешендә яңа технологияләр тәкъдим ителүен уңай бәяләп, бу җәһәттән республикада күләмле бурычлар торуын сызык өстенә алды.
— Башкортстандагы 56 мең чакрым юлларның 47 мең километры республика карамагында. Шул ук вакытта 18,5 мең километр юлга гына асфальт-бетон түшәлгән. Озак еллар дәвамында тармакта эшләр сыйфатсыз башкарылды. Мондый хәлдән халык та, власть та туйды. Соңгы ике-өч елда башкача эшләргә тырышабыз. Башкортстанда түшәлүче асфальтка ил төбәкләренә караганда таләпләр катырак. Тармакны финанслау күләмен арттырудан тыш, эш сыйфатын да даими контрольдә тотабыз, — диде ул атап әйткәндә.
Юл төзелеше һәм тармакта сыйфат мәсьәләсе бу атнада Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән оператив киңәшмәдә дә тикшерелде. Аерым алганда, әлеге мәсьәлә буенча республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков чыгыш ясады һәм бүген республикада юл төзелеше сыйфатына таләпләрнең үтә дә җитди булуын, аларның, нигездә, үтәлүен сызык өстенә алды.
Кыскасы, күренүенчә, Башкортстанда юл төзелеше мәсьәләләре республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә һәм әлеге хәл-шартларда аерым муниципалитетларда моңа, йомшак итеп әйткәндә, салкын караулары берничек тә аңлашылып бетми. Әйтик, атна-ун көн элек кенә туган ягым — Бәләбәй районында булып, шәһәрнең дә берничә урамыннан үтәргә туры килде. Дөресен әйтергә кирәк, журналист сыйфатында эш буенча күпме район үзәкләрен үтеп тә, соңгы айларда аларның берсендә дә мондагыдай чокыр-чакырлы юлларны очраткан булмады. Мәсәлән, шәһәрнең Красноармейская урамындагы чокыр-чакырлы юлдан җиңел машинада һич кенә дә җиңел үтәрмен димә. Аларга төшеп машинаңны имгәтүеңне көт тә тор. Моннан 20-25 еллар элек төзелгән Бәләбәйдән Тузлыкуш авылына борылышка кадәр асфальт юлның хәле дә елдан-ел мөшкелләнә бара. Мөшкелләнмәс иде, әлеге участокка да төзекләндерүчеләр кулы бик сирәк тия, күрәсең. Ә яңартмасаң, нәрсә дә искергәннән искерә инде ул. Бер сүз белән, Бәләбәй төбәгендә урындагы җитәкчелеккә юлларны төзекләндерү мәсьәләсендә эшлисе дә эшлисе әле.
Сүз дә юк, төзекләндерү таләп иткән участокларның, эш күләменең зур булуы, моның өчен финанс мөмкинлекләренең исә чикләнгән икәнлеге дә аңлашыла. Әмма бу аклану өчен нигез була алмый. Шуңа да районның яңа җитәкчелеге якын чорда әлеге мәсьәләне нәтиҗәле хәл итү юлларын табар, дигән ышанычта калыйк. Аннары Бәләбәйнең социаль-икътисади җәһәттән моношәһәрләрне алгарышлы үстерү территориясе программасына кертелүе дә алдагы чорда биредә хәлләрнең чыннан да уңай якка үзгәрүенә өмет уята. Әмма барысы да, әлеге дә баягы, урындагы җитәкчелекнең ихтыяр көченнән, эшлеклелегеннән һәм эшләргә теләгеннән тора. Кыскасы, урындагы халык сездән территорияне социаль-икътисади үстерү буенча анык, телгә алырлык эш-гамәлләр көтә, Бәләбәй төбәгенең хөрмәтле җитәкчеләре!