+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2016, 02:00

Туган яктан илһам алган

Русиянең халык артисты Афанасий Кочетков Туймазы 3нче мәктәбен тәмамлаган.Күренекле киноактер Афанасий Кочетковны өлкән буын “Муму”, “Угрюм-река”, “Мужики!” һәм башка бик күп фильм­нар буенча хәтерли. Ә менә аның безнең якташыбыз булуын күпләр белмидер. Туймазы шәһәренең 3нче мәктәбе музеенда шушы уку йортын тәмамлаган Русиянең халык артисты Афанасий Кочетков турында бай материал тупланган.

Якташыбызның бабасы тегермәнче була. Әтисе Иван Кочетков та аның юлыннан китә. Узган гасырның 20нче еллары ахырында зур гаиләсе белән – Төрекмән, арытаба – Тукмак-Каран авыллары, сугыш алдыннан Туймазыга якын Кызыл таудагы Батырша тегермәннәрендә эшли. Гаилә башлыгы Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм 1942 елда һәлак була. Булачак артистның ике абыйсы Виктор белән Александр һәм апасы Нина да сугышта катнаша. 1944 елда чакырылган абыйсы Федор ут эченә керергә өлгерми, әмма гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Сугыш чорын Туймазы шәһәренең 3нче мәктәбендә укып үткәргән Афанасий Кочетков үзенең истәлекләрендә шушы елларда биредә драма түгәрәге актив эшләвен искә ала. Сугыш, ачлык-ялангачлык, мәктәп ягылмый, балалар кышка кергәнче колхозда эшли, театр турында нинди сүз булырга мөмкин, дип уйларга да була. Әмма Афанасий шул вакыттагы үзе уйнаган Отелло ролен оныта алмый. Бу чорда күңелендә сәхнәгә тартылу тойса да, артист тормышы турында уйламый егет. 1947 елда Уфада опера һәм балет театры бинасында үткән республика үзешчән сәнгать смотрында сәнгатьле уку буенча беренче урын яулый ул. Тик, сугыштан кайтып, “Красная Башкирия” гәзитендә үзхәбәрче булып эшләргә өлгергән, арытаба совет шагыйре булып танылган абыйсы Виктор Кочетков Кишинев университетына укырга кергәч, Октябрьский-Уфа нефть­үткәргече төзелешендә эшләп йөргән Афанасий да шунда китә, романтик хыялын тормышка ашыра — геолог дипломы ала. Шулай да егеткә җир асты байлыкларын эзләргә туры килми, данлыклы артист Вера Пашенная белән очрашу аның тормышын тамырдан үзгәртә. Афанасий Кочетков Мәскәүдәге Кече театр каршындагы Щепкин исемендәге училищега укырга керә. Шулай итеп, табигый сәләт җиңә.

“Холык-фигылем нәкъ менә балалык, үсмерлек елларым үткән Туймазыда формалашты, шуның өчен бу төбәккә, аның кешеләренә рәхмәтлемен. Яшь барган саен бу истәлекләр күңелдән китми, киресенчә, көчәя генә. Еш кына эшемдә шул чордагы хис-тойгыларга нигезләнәм. Миңа бу рухи халәтне туган мәктәбем, укытучыларым бирде”, — дип яза Афанасий Кочетков.

Фильмнардагы рольләрен бик яратып башкара актер, аларда төшү өчен сәфәргә чыгу рухи дөньясын баета дип саный. Ә театрдан башка тормышын күз алдына да китерми, шуңа да гомере буе аңа тугры булып кала. Театр — остаханә, анда барлык уй-ниятләрне сынап карарга мөмкин, дип язган ул.

Кочетков фильмнарда күп төшә, йөзгә якын роль уйный. Максим Горький ролен барлыгы 6 картинада башкара. Театр сәхнәсендә “Күтәрелгән чирәм”дә — Макар Нагульнов, “Кеше язмышы”нда — Андрей Соколов, шулай ук скрипкачы Никколо Паганини һәм башка бик күп образлар тудыра. Егерме елдан артык Кече театрда эшли.

Афанасий режиссер Искра Бабич белән гаилә кора. Кызлары Ольга туа. Кызганычка каршы, алар бик иртә вафат була. Артист үзе дә 7 ел дәвамында яман шеш авыруы белән көрәшә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр якташыбыз театрда төп рольләрне башкара, кинода төшүен дәвам итә.
Читайте нас: