+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2016, 02:00

Киләчәк республикасын бергә төзик!

Дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнгән бурычлар һәркайсыбызга кагыла.“Российская газета”га интервьюсында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкне алгарышлы үстерү буенча анык бурычлар билгеләде. Төбәкара, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү әлеге стратегиядә төп юнәлеш буларак карала. Әйтергә кирәк, соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан бу юнәлештә максатлы эш алып барыла. Бу җәһәттән узган атна вакыйгалары да моңа ачык мисал булып тора.

Аерым алганда, 29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге республика делегациясе “Сочи-2016” халыкара инвестиция форумында катнашты. Аның кысаларында республика җитәкчесе Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча советның президиум утырышында чыгыш ясады. Стратегик үсешнең төп юнәлешләре буенча өстен­лекле проектларны тормышка ашыруда ил субъектлары белән хезмәттәшлек мәсьә­ләләренә багышланган утырышны Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрде. Хөкүмәт башлыгы, дәүләт сәясәтендәге төп ике өстенлеккә аерым тукталып, аларның тәүгесе — ил халкы ихтыяҗларын канәгать­лән­дерү, Икенчесе икътисадның тотрыклы үсешенә юнәлтелгән комплекслы чаралар белән билгеләнергә тиеш, дип, сызык өстенә алды. Бу исә идарә итүнең яңача сыйфат дәрәҗәсенә чыгуны үз эченә алырга тиеш.

Аның асылы шунда: Дмитрий Медведев билгеләвенчә, нинди генә хәл-шартларда да әһәмиятле инвестиция һәм инфраструктура проектларына чыгымнар сакланачак. Федераль үзәк, үз чиратында, бу җәһәттән аз тәэмин ителгән төбәкләрне өстәмә финанслаячак. Бер үк вакытта дотацияләр системасы да камилләштереләчәк. Аларга икътисади куәтләрен һәм салым түләүләрен арттыруга, бюджет дефициты, эшлекле мохиткә көчәнешне киметүгә юнәлеш тотучы төбәкләр дәгъва итә алачак.

— Өстәмә үсеш темпларына ирешкән барлык төбәкләр дә махсус грантлар белән дәртләндереләчәк, — диде бу уңайдан Дмитрий Медведев.

Чыгышында ул моңа бәйле анык эш юнәлешләрен һәм аларны тормышка ашыру вакытын да төгәл итеп бил­геләде.

— Әлеге өстенлекләр һәркем үз күзләре белән күрерлек, куллары белән тотып карарлык, гомумхалык файдасына хезмәт итүче мөһим эш-гамәлләр булырга тиеш. Мәсәлән, файдалануга тапшырылган яңа юллар, заманча белем алу мөмкинлеге, медицина хезмәтләндерүе һ.б. Болар — тәгаен эшләр, тәгаен нәтиҗәләр, һәм алар еллар дәвамында дәүләт проектларында төп өстенлек булып калды. Югарыда билгеләнгән максатларга исә, хөрмәтле төбәк башлыклары, ел ярым эчендә ирешү максаты куям, — диде Дмитрий Медведев.

Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгышында республикада моношәһәрләрне үстерү мәсь­әләләренә тукталды. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, Кү­мертау һәм Бәләбәй шәһәр­ләрен үстерү буенча тормышка ашырылучы стратегия якын чорда үзенең тоемлы җимеш­ләрен бирергә тиеш.

Мәсәлән, Күмертау шәһә­ренең үсеш мөмкинлекләренә тукталып, Рөстәм Зәки улы болай диде.

— 2022 елда без бу шәһәрдә мең, өч мең генә түгел, тугыз мең эш урыны булдырырга вәгъдәлибез. Шушы максатка ирешкәндә, шәһәрдә эшсезлек проблемасы юкка чыгачак.

Шул ук вакытта, төбәк Башлыгы билгеләвенчә, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьә­ләләр дә юк түгел. Аерым алганда, аның фикеренчә, тиешле нәтиҗәлелеккә ирешү өчен әлеге юнәлештә бюрократик киртәләргә чик куярга кирәк, алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары өчен критерийлар да югары булып кала.

— Тәүге елда ук 5 миллион сум күләмендә инвестицияләр салып, 20 эш урыны булдыру таләбе кую бик югары критерий һәм күпләр өчен ул буй җитмәслек булып кала. Шуңа да аларны яңадан карарга кирәк дип уйлыйм , — диде Рөстәм Хәмитов.

Әйтергә кирәк, “Сочи-2016” халыкара инвестиция форумы Башкортстан үсешендә башка мөһим документлар белән дә билгеләнде. Аерым алганда, Башкортстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны ике төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов һәм Сергей Морозов үзләренең култамгалары белән ныгыттылар.

Форум кысаларында, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте һәм Италиянең Idromeccanica Lucchini SpA компаниясе арасында ябык грунтта яшел­чәчелекне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту турында меморандумга кул куелды, республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм коммерциягә карамаган “Өлкән буын дөньясы” партнерлыгы арасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар рә­вештә социаль хезмәт­ләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде. Моннан тыш, ил төбәкләре җитәк­челәре, Русиянең һәм чит дәүләтләрнең эре бизнес вәкилләре белән эшлекле очрашулар узды, аларда Башкортстан территориясендә берлектәге проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Республика җитәкчелеге әлеге юнәлештә алып барган күләмле эшчәнлек форумда мәртәбәле бүләкләр белән дә билгеләнде. Аерым алганда, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча дәүләт комитетының күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр яшәгән торак биналарын янгынга каршы кисәтүче чаралар белән җиһазландыру проекты. “Иң яхшы практика һәм социаль-икътисади үсеш башлангычы” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Республиканың халыкны социаль хезмәтләндерү программасы да әлеге юнәлештәге Бөтенрусия конкурсында җиңүче дип табылды.

Бер сүз белән әйткәндә, киләчәк республикасын төзү, Башкортстанны алгарышлы үсеш баскычына чыгару юнәлешендә максатлы эш алып барыла. Бу җәһәттән алдагы чорда да безне халыкара әһәмияткә ия чаралар көтә. Атап әйткәндә, 1-2 декабрьдә Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең икенче кече бизнес форумы үтәчәк. Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү максатында ШОС һәм БРИКС илләренең бизнес даирәсендә эшлекле мохитне яхшырту, яңа мөмкинлекләр һәм уңай шартлар тудыру әлеге чара­ның мөһим максатлары булып тора. Бу җәһәттән форум нәтиҗәле интеграцион мәйдан­чыкка әверелер һәм төрле илләрнең бизнес даирәлә­ренең тышкы икътисади эш­чәнлек алып баруын җиңеләй­түгә хезмәт итүче чаралар белән билгеләнер дип көтелә.

Хәер, моның шулай булачагы шик тудырмый. Мәсәлән, былтыр Уфада үткән беренче форумда 18 илдән һәм Русиянең 51 төбәгеннән 1500 эшкуар һәм эксперт катнашты. Ә инде тәүге форум кысаларында кабул ителгән карарлар ШОС һәм БРИКС илләре бизнес даирәсе арасындагы хезмәттәшлек бәйлә­нешләрен яңа баскычка чыгару мөмкинлеге бирде. Чараны оештыру коми­тетының узган атнада Мәскәү­дә үткән утырышында билге­ләнүенчә, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре кече биз­несның икенче форумы да шундый ук дәрәҗәдә нәтиҗәле булырга тиеш.

Йомгаклап нәрсә әйтергә мөмкин? Бүген Башкортстан чын-чынлап алдынгы үсеш юлына юнәлеш алды. Республикада бу җәһәттән дәүләт дәрәҗәсендә анык стратегия билгеләнгән һәм ул федераль дәрәҗәдә дә яклау һәм хуплау таба. Димәк, барысы да үзе­безнең кулда. Әйдәгез, һәр­кайсыбыз киләчәк республикасын төзүгә лаеклы өлеш кертик.
Читайте нас: