Менә шундый очраклар азрак, ягъни ярдәм тоемлырак булсын өчен милекне ирекле страховкалау кирәк, җәмәгать. Ләкин күпләр моны эшләми, ә бәла ишек каккач, соң була. Күп илләрдә торакны ирекле страховкалау гомум нормага әверелгән. Мәсәлән, Америкада аның — 90, Европада 95 проценты страховкалана. Русиядә исә 20 проценттан кимрәк йорт турында гына шушындый хәстәрлек күрелгән. Ни өчен? Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров халыкның аңсызлык күрсәтүенең сәбәпләрен атады.
— Алар икәү. Беренчесе — янгын яисә табигать афәте нәтиҗәсендә күрелгән каза өчен дәүләт болай да түләргә тиеш, дип исәпләү. Икенчесе — бәла мине урап үтәчәк, йортым беркайчан да янмаячак та, батмаячак та, дип инану, — диде ул.
Янгыннарның, су басуларның, давылларның елдан-ел ешрак булуын исәпкә алып, әлеге комитет “юл картасы” булдырган, ул торакны страховкаларга кирәклеген аңлату эшләрен оештыруны күздә тота. Акция республика халкын торакларын шул рәвешле сакларга этәрергә тиеш. Мисал өчен, бер компаниядә страховкалауның 2500 сумлык еллык пакетын сатып алырга мөмкин. Бу — аның иң түбән бәясе.
— Страховка акчасы 600 мең сум булачак. Теләгән кеше пакетны 7500 сумга сатып алырга мөмкин, бу очракта ул 2 миллион сум страховка акчасы алачак. Бер елдан соң бу пакетны озайтырга мөмкин, — диде оешма вәкиле Юлия Кузьмина.
Исегездә булса, СССР вакытында торакны страховкалау мәҗбүри иде. Йорты янса да, батса да, кеше яңасын күтәреп куярлык акча алды. Шәхси йортларны мотлак страховкалау 1998 елда бетерелде. Гражданнар кодексына кертелгән үзгәрешләр мәҗбүри страховкалау системасына чик куйды.
Ләкин безнең илдә су басулар, урман янгыннары еш булып тора. Шул чакта ил җитәкчелеге торакны мотлак страховкалау турында исенә төшерә һәм моның өчен законнарны үзгәртү кирәклегенә басым ясый. Дәүләт думасына торак биналарны мәҗбүри страховкалау турында проектлар да кертелде. Ләкин әлегә бернинди үзгәреш юк. Югыйсә, безнең илдә гражданнарның үз ирке белән милкен страховкалавы икеле, закон нигезендә мәҗбүр итсәң генә инде.