+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2016, 02:00

Давылы тынды. Җиле калды...

Яңа ОСАГО полислары барысына да җитәрме?Мәгълүм булуынча, быел җәйге айларда транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау (ОСАГО) мәсьәләсе кискенләште. Ул Башкортстанны да читләп узмады. Республика халкы, күпме генә тырышса да, транспорт чарасын страховкалый алмады. Компанияләр бланк юклыкка сылтанды. Шул ук вакытта, ЮХХДИ инспекторлары страховкалау полисы булмаган һәр водительгә штраф салды. Алар хәлнең асылына төшенергә теләмәде, водительнең гаебе юклыгына ышанмады. Ниһаять, мәсьәләгә бераз ачыклык керә башлады. Октябрь башыннан яңа төр, “кара малтабарлар” ясый алмастай ОСАГО полислары гамәлгә керде. Шуңа карамастан, кайбер сораулар һаман да җавапсыз кала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халыкта канәгатьсезлек тудырган мәсьәләгә власть битараф калмады. Әйтик, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов ОСАГО полисларын тапшыру буенча “Бердәм страховкалау агенты” системасын кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда көйләүче оешмалар һәм республиканың страховкалау базарындагы әйдәүче компа­нияләр вәкилләре катнашты.

– “ОСАГО автостраховкалау полисларын тапшыру проблемасы соңгы айларда катлауланды – полис алырга яисә аны алыштырырга теләүче­ләрдән зур чират барлыкка килде. Бу хәл аеруча Күмер­тауга кагыла, без моны контрольгә алдык. Үзәк банкка мөрәҗәгать иттек һәм ул тиз арада ярдәм күрсәтте”, – диде Рөстәм Хәбиб улы киңәшмәдә.

Башкортстанның страховкалау компанияләре системага кушылып, эшен башлады. Аларның тырышлыгына карамастан, чират кимемәде. “Бердәм страховкалау агенты” халык агымына әзер түгел иде. Ләкин моннан чыгып кына системаның начар эшләве турында фикер йөртү дөрес булмас. Мәгълүм булуынча, берничә ел элек Башкортстанда тозга ажиотаж булган иде. Тозның тиздән кибет киштә­ләреннән югалачагын, аңа хак артачагын кайдандыр укыган халык капчыклап тоз запасы тупларга кереште. Нәтиҗәдә, моңарчы сорау артык зур булмаган продукция кибетләрдә сирәк очрый башлады һәм аңа хаклар артты. ОСАГО мәсьәләсе дә киң мәгълүмат чаралары тарафыннан шактый куертылып, халык игътибарына “тоз”, “борыч” өстәп җит­ке­релде. Халык, рәсми булмаган мәгъ­лүматларга нигезләнеп, страховкалау компанияләрен “штурмларга” кереште. Асылда – мәсьәлә җитди кон­трольдә. Эш-гамәлләр дә шул хакта сөйли.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентында Башкортстанда страховкалау өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсен тикшерү буенча эшче төркем булдыру турында боерыкка кул куйды. Закон чыгаручылар, страховкалаучылар, хокук саклаучылар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре проблеманы бергәләп тик­шерәчәк, аның сәбәпләрен ачыклаячак һәм хәл итү механизмын булдырачак дип күзаллана. Төркем эшенә зур өметләр баглана.

Страховкалау базарындагы проблема полислар алмашыну белән аңлатылды. Ниһаять, октябрь башыннан яңа төр полислар гамәлгә керде. Аның төсе, тышкы кыяфәте генә түгел, сыйфаты да үзгәргән. Яңа техноло­гияләр ярдәмендә ялган полис ясауга чик куелган. Иске полислар, страховкалау көнен­нән алып, бер ел дәва­мында гамәлдә калачак. Әлегә компанияләр 14,5 миллион яңа бланк алган. Бөтенрусия страховкалаучылар берлеге (ВСС) вәкилләре хәбәр итүенчә, яңа полислар барысына да җитәчәк. Димәк, ажиотаж куптарырга, су буе чиратлар хасил итәргә сәбәп юк.

Шул ук вакытта, авто­һәвәскәрләргә ОСАГО белән бәйле кайбер мәгъ­лүматны хәтер сандыгына салып кую комачауламас. Беренчедән, техник тикшерү үтү мөһим. Өр-яңа машиналарга исә ул өч ел таләп ителми. Калганнар, “корыч ат”­ларының төзеклеген тикшер­тергә тиеш. Юлда күңелсез хәл килеп чыкса, гаеплене ачыклаганда машина төзеклеге дә исәпкә алына. ОСАГО булмаса, 800 сум штраф салына. 20 көн эчендә шуның яртысын, 400 сум гына түләп котылырга мөмкин. Инспекторларның икенчесе туктатса, ул тагын штраф салырга хаклы. Әгәр дә страховкалау полисына водитель исеме кертелмәсә – 500 сум штраф салына. Полис өйдә калган булса да шулкадәр үк штраф түләргә туры киләчәк. Яңа полислар сыйфатлы булса да, уяу булу мөһим. Ялган полис сатып алып, күңелсез хәлгә тарымас өчен саран булмаска кирәк. Страховкалау базарында күптән эш итүче абруйлы компанияләргә мөрәҗәгать итүең хәерле.

Яңа полислар гамәлгә керде. “Бердәм страховкалау агенты” тулы куәтенә эшли башлады. Полиска чиратлар акрынлап кими. Шуңа карамастан, ОСАГО мәсьәләсе тулысынча хәл ителде дияргә иртәрәк. Күптән түгел Башкортстанда гомерне страховкалау буенча өстәмә килешү төземичә, автомобильне страховкалаудан баш тарткан консультантка штраф салынды. Шуңа күрә, һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булу комачауламас.
Читайте нас: