+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2016, 02:00

Башкортстан – илнең терәге

Уфада Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте.11 октябрьдә республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 26 ел тула. Күпмилләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәләндерүче бу бәйрәм — чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. Декларация кабул ителгәннән соң Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә.

6 октябрьдә Башкортстан опера һәм балет театрында Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт әгъзалары, депутатлар, министр­лыклар һәм ведом­стволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, ветераннар катнашты.

— Кадерле ватандашлар, дуслар! Башкортстанның барлык халкын Республика көне белән ихлас котлыйм. Төбә­гебезнең тарихында мөһим вакыйгага әзерлек башлану уңаеннан ул аеруча әһәмиятле. 2019 елда Башкортстан Хөкүмәте һәм Совет власте арасында илдә беренче автономияле милли республика төзү турында Килешүгә кул куелуга 100 ел тула. Аннан соң үткән еллар бу адымның зур тарихи әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Башкорт АССРы Русия федерализмына, милли-мәдәни сәясәт формалаштыруга нигез салды, ХХ гасыр башындагы аянычлы вакый­галардан соң илнең икътисадын ныгытуга булышлык итте. Йөз ел дәвамында Баш­кортстан илнең терәге булды һәм шулай булып кала. Республика халкы Ватаныбызның сәнәгате, авыл хуҗалыгы, фәне, мәгарифе, мәдәнияте, сәламәтлек саклау өлкәсенә сизелерлек өлеш кертте, — диде Рөстәм Хәмитов.

Юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен әзерлек башланды. Әле федераль дәрәҗәдәге оештыру комитеты формалаштырыла. Республика Башлыгы сүзләренә караганда, юбилей уңаеннан төбәктә “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 яңа объект” колачлы акциясе гамәлгә ашырыла башлады. Алар — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль, юл, инженерлык инфраструктурасы объектлары. Өч ел эчендә шәһәр һәм районнарда халык тормышын яхшыртуга йогынты ясаячак зур объектлар төзелергә тиеш. Һәр шәһәр һәм район үз тәкъдимнәрен әзерләгән.

— ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек, башлыча, Уфада гына барса, 100 еллыкка әзерлек барлык шәһәр һәм районнарны колачлаячак. Юбилей динамикалы үсеш өчен стимул, респуб­ли­каның барлык өлкәләрендә уңай үзгә­решләргә этәрүче көч булып тора, — диде Рөстәм Зәки улы. — Башкорт­станның 100 еллык юбилее республика халкын берләштерергә, уртак бәйрәмебез булырга тиеш. Һәр кеше үзенең бу мөһим датага катнашы булуын тойсын.

Рөстәм Хәмитов башкарылган эш­ләргә йомгак ясады һәм киләчәктә республиканы үстерү буенча яңа бурычлар билгеләде.

— 2010 елдан башлап Башкортстан сәнәгате үсеш кичерә, агымдагы елның сигез аенда тулай төбәк продукты җитештерү 2 процентка үсте. Төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 154тән 317 миллиард сумга җитте. 60тан артык эре инвестиция проекты гамәлгә ашырылды. Русия субъектларында инвестицион мохит торышы буенча дәүләт рейтингында Башкортстан 40нчы урыннан 20нчегә күтәрелде, — диде Рөстәм Зәки улы. – Әйдәүче предприятиеләрдә җитештерү киңәя һәм яңартыла. Агач эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару һәм агросәнәгать тармакларында проектлар гамәлгә ашырыла.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында үсеш сигез айда 18 процент булган. Җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән. Бөртек­леләрдән 3,3 миллион тонна ашлык җыеп алынган.

Төзелеш комплексы яхшы эшли. Идел буе федераль округында республика торак төзелеше буенча лидер булып кала. 1 сентябрьгә 26,5 миллиард сумлык 19 мең ипотека кредиты бирелгән, бу узган елгы күрсәткечтән 1,6 тапкыр артыграк. Икенче Затон күперен файдалануга тапшыру Уфада торак төзелешен үстерергә мөмкинлек бирәчәк, транспорт хәрәкәтен камилләштерергә ярдәм итәчәк. Башкаланы арытаба үстерү өчен тагын берничә күпер төзергә кирәк. “Уфа капкалары” – халыкара аэропорт һәм тимер юл вокзалы комплексына реконструкция үткә­рергә кирәк. Әле транспорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән 45 миллиард сумлык ике инвестиция проекты әзерләнә.

Башкортстан — ил Президентының “май указларын” үтәү буенча лидер. Хезмәт базарында уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халыкның сатып алу сәләте арта, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре җанлана. Республикада демографик хәл яхшыра. Халыкның табигый артуы күзәтелә, үлем кими. Уртача гомер озынлыгы 70 яшькә җитте, алдагы елларга аны 72 яшькә җиткерү бурычы куела. Авылларда фельдшер кадрларына ярдәм итү максатында махсус программа әзерләнә. Былтыр мәктәпләргә 177 автобус алу өчен республика бюджетыннан 250 миллион сум юнәлтелгән. Быел федераль бюджет исәбенә 58 мәктәп автобусы һәм 38 ашыгыч ярдәм машинасы алынган. Балалар бакчасы белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән. Әле мәктәп­ләрдә икенче сменада укыту проблемасы хәл ителә, быел шушы максатка 3 миллиард сум юнәлтелгән. 2025 елга кадәр мәктәпләрдә 90 меңнән артык яңа, шул исәптән ел азагына кадәр 5,5 мең, урын булдырылачак. Үткән елда 12 спорт объекты – ФОК, бассейн, спорт залы төзел­гән. Быел Октябрьский шәһәрендә “Спартак” спорт-савыктыру комплексы файдалануга тапшырылган. Башка шәһәр һәм районнарда 11 спорт корылмасы төзелә.

— Әле әзерләнүче “2030 елга кадәр республиканы социаль-икътисади үстерү стратегиясе” төп юнәлеш бирүче булырга тиеш. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, республика икътисадын яңа үрләргә күтәрүгә юнәл­теләгән анык план әзерләргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. – Икътисади һәм финанс базаны ныгытуның төп максаты – кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү.

Тантаналы җыелыш Башкортстанның танылган сәнгать осталары һәм коллективлары бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: