— Башкортстанда бик күп милләт вәкилләре яши. Без аларның зәвыгына туры килерлек гәзит-журналлар чыгарырга, журналистлар өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Дәүләт матбугатка зур ярдәм күрсәтә, — дип билгеләде республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
“Республика Башкортостан” нәшрияты йорты дәүләт унитар предприятиесенең генеральный директоры Венера Хәкимова узган елда гына барлыкка килгән әлеге оешманың эше белән таныштырды. Бүген республикада 155 басма чара 360 мең тираж белән дөнья күрә. Алар үзләре 630 миллион сум акча эшли, чыгымнар исә 900 миллион сум. Дәүләт 265 миллион сумлык ярдәм күрсәтә. Басмаларның 57 проценты милли телдә нәшер ителә. 58 басма узган гасырның туксанынчы елларында гына дөнья күргән.
— Милли басмаларның проблемалары күп. Иң зурысы — тиражларның түбән булуы. Алар 150дән 5-7 мең данәгә җитә. Урыс басмалары белән көндәшлек итү авырлаша. Туган телне яхшы белүче журналистлар саны да кими. Тиражның түбән булуы гәзит-журналларның финанс хәлендә чагыла. Аларның икътисади мөмкинлекләре нык аерыла. Мәсәлән, милли басмаларга реклама бирергә теләүчеләр кими. Башкортстанда чыгучы 88 милли басманың берсе генә икътисади үзаллылыкка ия. Республика ел саен милли матбугатка ярдәмгә 200 миллион сум акча бүлә. Бу проблемага карашны үзгәртергә кирәк. Әлбәттә, хәлне җиңеләйтү өчен чаралар күрелә. Әйтик, 26 гәзиттән биш төбәк гәзите булдырдык, — диде Венера Мидхәт кызы.
Киңәшмәдә чит өлкәләрдән дә вәкилләр бар иде. “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте генеральный директоры
Андрей Кузьмин Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу республикада оптимальләштерү процессы 2008 елда ук башланган. 1193 киңкүләм мәгълүмат чарасының 780е басма төрдә чыга. Татар телендә 256 матбугат чарасы дөнья күрә. 1000 кешегә 344 данә басма туры килә. Эшчәнлектә “2014-20 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы ярдәм итә. Республикада журналистлар арасында бик күп конкурслар үткәрелә, аларның белемен камилләштерүгә зур игътибар бирелә, семинарлар уза, каләм осталары ил күләмендә стажировкаларга җибәрелә. Андрей Владимирович кайбер районнарда матбугатка язылуның бик кыйммәт булуын, тиражның шул сәбәпле кимүен дә билгеләде.
Чарада “Йәшлек” гәзите мисалында — милләтнең рухи потенциалын формалаштыруда яшьләр гәзитләренең роле, “Аманат” журналы мисалында Башкортстан Республикасында туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Белгечләр фикеренчә, басма матбугаттагы мәгълүмат халыкны телевидение белән радиодагыга караганда ныграк ышандыра. Шул рәвешле, басма матбугат ил тормышында мөһим сәяси, социаль һәм мәдәни рольне уйнады һәм уйнаячак. Ләкин икътисади кризис, сумның тотрыклы булмавы, кәгазьгә һәм типография хезмәтләренә хаклар үсү, халыкның кереме кимү, реклама азаю тармактагы хәлгә кире йогынты ясый.
Мәсәлән, илдә көн саен 7 гәзит-журнал киоскы гамәлдән чыгарыла. Китап кибетләре ябыла. Бу исә былтыр гәзит тиражларының 10 процентка кимүенә һәм вакытлы матбугат чараларының 10 проценты ябылуына китергән. Соңгы елларда кабул ителгән кайбер закон актлары дотациягә яшәгән басмаларда һәм аларны таратуда кире чагылыш тапты. Язылуга дәүләт субсидиясен бетерү (элек моның өчен Русия почтасы федераль казнадан 6 миллиард сум ала иде) бигрәк тә балалар журналларында һәм гәзитләрендә хәлне авырайтты. Аларга дәүләтнең аңлы рәвештә ярдәм итүе таләп ителә. Һәм, әлбәттә, матбугат чаралары үзләре дә проблеманы хәл итү юлларын эзләргә тиеш.