Аның каравы, бәйрәм алды көннәре республика һәм башкала тормышында чын-чыннан гомум Башкортстан халкы өчен әһәмиятле яңа объектларны ачу һәм эшкә кушу тантаналары парады белән билгеләнде. Аерым алганда, 7 октябрьдә Уфаның Затон бистәсенә илтүче юлда Агыйдел елгасы аша яңа күпер ачылды. Тантанада Русиянең транспорт министры Максим Соколов һәм республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнаштылар.
— Без бу күперне 2018 елда гына файдалануга тапшырырга ниятли идек. Ил Хөкүмәтенең агымдагы елның 18 июлендәге “Платон” системасы акчалары исәбенә әлеге күпер төзелешенә өстәмә рәвештә 1,5 миллиард сум бүлү турында карары эшләрне шушы рәвешле ике елга тизләтү мөмкинлеге бирде. Башкортстан тормышында гаять мөһим әһәмияткә ия әлеге объект өчен федераль Хөкүмәткә дә, төзүчеләргә дә, гомумән, күпер төзелешенә катнашлыгы булган һәркемгә чиксез рәхмәт белдерәм. Хәзер ул республика башкаласына килеп-китүне күпкә уңайлаштырып, гомум төбәк икътисады үсешенә хезмәт итәчәк, — диде тантанада Рөстәм Хәмитов.
Гомумән, Русиянең транспорт министры Максим Соколов белдерүенчә, күптән түгел эшкә кушылган “Платон” системасы илнең юл челтәрен үстерүгә мөһим өлеш кертә. Былтыр Русиянең Юл фонды аның исәбенә 12 миллиард сумга тулыланган. Бу исә илнең 19 төбәгендә 31 күпер төзү эшләрен башлау яки тәмамлау мөмкинлеге биргән.
Янә дә шул: Максим Юрьевич билгеләвенчә, республикадагы тагын ике юл төзелеше проекты “Платон” системасы буенча җыелучы акчаларга дәгъва итә ала.
— Болар — яңа күперне дә үз эченә алып, башкалада тоннель төзелешен тәмамлау һәм Стәрлетамак — Магнитогорск арасында яңа автомобиль юлы салу. Әлеге эшләр М-5 һәм М-7 трассаларындагы автомобильләр агымын берникадәр киметү мөмкинлеге бирүче мөһим юл челтәренә әвереләчәк. Шуңа да без бу башлангычларны һәрьяклы хуплыйбыз, — диде атап әйткәндә Максим Соколов.
Башкаладагы Затон бистәсенә илтүче юлда Агыйдел елгасы аша төзелгән күпергә килгәндә исә, аның озынлыгы — 836, киңлеге 14 метр тәшкил итә. Аның буйлап өч рәт машина үтә ала. Күперне төзүгә барлыгы 5 миллиард сумга якын акча тотынылган. Аның каравы М-7 юлыннан Уфага килүчеләр хәзер тыгыннарда иза чикмәячәк. Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, шулай ук, иске күперне дә нигездән төзекләндерү мәсьәләсе карала. Аны проектлау быел ук башланырга мөмкин. Ул очракта инде әлеге юнәлештә хәрәкәт итү тагын да җиңелләшәчәк һәм уңайлырак булачак!
Шушы ук көнне башкалада яшәүчеләр тормышында янә бер мөһим вакыйга булды — Интернациональ урамы озынайды. Бу исә Уфаның төньяк районнары урамнарын транспорт тыгыннарыннан арындырып, шәһәрнең әлеге географик үзәген Уфа — Шакша трассасы белән тоташтыру, шул рәвешле Чиләбе юлына уңайлы кереп-чыгып йөрү мөмкинлеге бирә.
Әйтергә кирәк, әлеге проектны тормышка ашыру максатында гаять зур эш башкарырга туры килгән. Аерым алганда 630 тимер гараж алынган, канализация эшләнгән, инженерлык челтәрләре үзгәртеп корылган. Барлык коммуникацияләр дә юл читенә чыгарылган, ягъни аларны төзекләндерү эшләре юлдагы хәрәкәткә комачаулык итмәячәк. Болардан тыш, әлеге территорияләрдә яшәүчеләр өчен ихаталарга кереп-чыгып йөрү өчен дә юл төзелгән. Төп трассада һәм әлеге юлда яктырткыч лампалар урнаштырылган. Киләчәктә биредә шулай ук велосипед юлы һәм газоннар да булачак.
— Интернациональ урамындагы әлеге участок төзелешенә 240 миллион сум салынды. Иң мөһиме анда хәзер тыгыннарсыз, уңайлы хәрәкәт итү мөмкинлеге барлыкка килде. Киләчәктә исә без аны шушы рәвештә Агыйдел елгасына кадәр җиткерү бурычы куябыз. Шул урында елга аша яңа күпер төзеләчәк һәм башкаланы М-7 трассасы белән тоташтырачак. Кыскасы, алда зур эшләр көтә, — диде башкала халкын яңа объект ачылу уңаеннан котлап Башкортстан Башлыгы.
Югарыда телгә алынган төзелешләр башкаланың һәм республиканың автомобиль юлы челтәрен үстерүдә һәм тагын да уңайлырак итүдә мөһим объектлар булса, төбәктә һава юлы транспорты да алгарышлы адымнар белән үсешә. “Уфа” халыкара аэропортында булганда моны илнең транспорт министры Максим Соколов та сызык өстенә алды.
Федераль министрны һәм төбәк Башлыгын аэровокзал комплексын реконструкцияләү барышы белән таныштырып, “Уфа” халыкара аэропортының генеральный директоры Александр Андреев узган елда яңа эчке авиалинияләр терминалын проектлау башлануы турында хәбәр итте. Ул ике этапта тормышка ашырылачак. Тәүгесендә — очып төшү, икенчесендә очып китү зоналары реконструкцияләнәчәк. Яңа терминалны 2019 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Ул аэропортның пассажирлар кабул итү мөмкинлеген сәгатенә әлеге 600дән 1,2 мең кешегә җиткерү һәм хезмәтләндерү сыйфатын бермәбер күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Эчке авиалинияләр терминалын реконструкцияләү 2 миллиард сумга төшәчәк, дип көтелә.
Реконструкция эшләре тәмамланганнан соң эчке һәм халыкара терминаллар сәгатенә 2 мең пассажирны кабул итү мөмкинлеген бирүче бердәм архитектура комплексына берләштереләчәк.
Әлеге вакытта аэродром комплексын реконструкцияләүнең икенче этабы тәмамланган. Ул очу-төшү полосасын реконструкцияләүне, перронны, радиомаяк урнашкан участокны ныгытуны, ут-сигнал корылмаларын модернизацияләүне үз эченә алган.
Рөстәм Хәмитов һәм Максим Соколов аэропортта шушы көннәрдә генә реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган очу-төшү полосасын карады. Аңа армобетон белән ныгытылган яңа өслек түшәлгән, өстәмә элементлар белән яңа яктырту корылмалары урнаштырылган. Бу исә хәзер аэропортка “Воеing-747”, “Воеing-777”, “Руслан”, “Airвus-330” төрендәге барлык очкычларны да кабул итү мөмкинлеге бирә.
Бәйрәм алды көннәре республиканың сәнәгать тармагында да мөһим объект белән билгеләнде. 7 октябрьдә Уфаның Дим районында “Уфимкабель” заводының яңа производство комплексы файдалануга тапшырылды. Тантанада билгеләнүенчә, яңа җитештерү комплексын файдалануга тапшыру предприятиегә кабель производствосындагы яңалыклар исәбенә продукция төрләрен һәм күләмен арттыру, яңа югары квалификацияле эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, соңгы елларда республикада һәртөрле шау-шоуга корылган күңел ачу чараларыннан акрынлап читләшеп, истәлекле даталарны гомум төбәк үсешенә һәм халык файдасына хезмәт итүче яңа объектларны, җитештерү куәтләрен эшкә кушу белән билгеләүгә юнәлеш алынды. Һәм югарыда телгә алынган, башкалада булып үткән мөһим хәл-вакыйгалар да, республика районнарында бу көннәрдә файдалануга тапшырылган күпсанлы социаль объектлар да моның ачык мисалы булып тора. Үз чиратында боларны алда торган зур юбилей — Башкортстанның 100 еллыгына әзерлек чаралары буларак та кабул итәргә кирәк. Мәгъ-лүм булуынча, юбилейга әзерлек кысаларында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты җәелдерелде. Аның барышында 2019 елга кадәр республиканың һәр шәһәр-районында төбәк үсешендә мөһим әһәмияткә ия 100 объектны сафка бастыру бурычы куелды. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер, димәк, алдагы чорда мондый әһәмиятле объектлар, төзелешләр тагын да күбрәк булачак. Дөрес, моның өчен һәркайсыбызның җиңнәре сызганулы булырга тиеш. Һәрхәлдә, республика җитәкчелегенеке кебек!