Данир белән студент елларыннан ук яхшы танышбыз. Бик акыллы, тыныч холыклы, тәртипле егет. Университеттан соң, эшкә урнашып, гаилә корырдай тиң табылмагач, югары сыйныфларда укучы күрше кызы белән ныклап йөри башлады ул. Алинәнең әти-әнисе — бик яхшы кешеләр, район үзәгендә бакча үстереп, кош-корт карап тормыш көтәләр. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, үз көче белән башкаланың абруйлы югары уку йортларының берсенә укырга керде кыз. Ләкин Данир сөйгән кызы белән тулай торакта түгел, ә фатирда бергәләп тору өчен әти-әнисеннән ризалык сорады. Зур заводларның берсендә эшләүче Данир барлык чыгымнарны үз өстенә алды.
Беренче курста укыганда Алинәнең туган көнендә булуымны бүгенгедәй хәтерлим. Оялчан, бик тыйнак, аз сүзле, аш-суга оста, ачык йөзле, кечкенә буйлы кыз яхшы тәэссоратлар калдырды. Алты ел алар гражданлык никахы белән яшәде. Кайчан хәл белергә килсәк тә, йөгереп чәй әзерли, һәрвакыт пирог яки күмәч пешергән була. Ул өченче курста укыганда Данир ипотекага бер бүлмәле фатир алды. Мондый җитди адым ясауда, әлбәттә, сөйгәненең өлешен дә билгеләү мөһим. Киләчәккә якты хыяллар белән гаилә учагы кабызып җибәрү — көчле мәхәббәт, бер-берсенә булган хөрмәт, ныклы ышаныч билгесе. Кулына диплом алып, Алинә да зур предприятиеләрнең берсенә һөнәре буенча эшкә урнашты. Бер ел эшләгәннән соң, дусларын, якын туганнарын җыеп, туй ясадылар. Тик бармаклардагы алтын балдак, паспорттагы мөһер, әйтерсең, аларның хисләрен юкка чыгарды. Өйдә җәнҗал да купмады, тавыш та чыкмады. Алинә, ни сәбәпледер, үз эченә бикләнде, моңайды, сөйләшмәс булды. Икесе дә эшлиләр, зәвык белән җиһазландырылган, пөхтә фатирлары бар. Ләкин өйнең нуры сүнде. Сөйгәненең тыныч холкы, сөйләшмәве Данирның ачуын чыгарды, ничек кенә сүз катарга, аралары суынуның сәбәбен белергә тырышса да, Алинә иренә, әти-әнисенә серен чишмәде. ЗАГСта язылышуларына бер ел тулганда яшьләр аерылышырга гариза язды. Данир, яратуын белдереп, сәбәбен әйтүне сорагач, Алинә башка кешегә күзе төшүе турында әйтте һәм ире эштән кайтканчы чыгып китте.
Алинә белән Данирның, ун елга якын бергә яшәп, бер мизгелдә аерылуы якыннарын тәмам аптыратты, тирән уйга салды. Хисләр ташкынына бирелеп, бөртекләп җыйган дөньяны ташлап чыгып китү — юләрлекме, дус кызлар котыртуымы, көнләшүме, күз тиюме, ничек кенә булмасын — өзелеп яратса да, Данир кызны кире кабул итмәскә карар итте.
Гражданлык никахы белән яшәү — яхшымы, түгелме, һәркемнең үз фикере. Гражданлык никахында яшәүче хатын-кыз — кияүгә чыкмаган, ир-ат өйләнмәгән булып санала. Бу — бәхәссез. Никахны рәсмиләштермичә яшәүнең бер генә булса да сәбәбен әйтеп буламы? Алар юк. Бердәнбер сәбәп — ул ирекле булу. Бурыч, җаваплылык юк һәм сайланганда иреклесең. Ләкин бу мөнәсәбәтләр ышанычлы түгел.
“Паспорттагы мөһер бөтен романтиканы бетерә, дип, яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә курка” дигәнне күптапкырлар ишетергә туры килде. Дөрес, әгәр кеше үз парын тапмаган булса, нәкъ шулай килеп чыга түгелме соң? Никах ике йөрәкне мәңгегә бәйли.
“Гражданлык никахына ничек карыйсыз? Гаилә кыйммәтләре нәрсәдә?” дигән сораулар белән берничә кешегә, белгечләргә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый җаваплар алдык:
Илсур, студент:
— Минем уемча, гражданлык никахы белән яшәүне тыярга кирәк. Моны гаилә дип әйтеп булмый, бу “гаилә” бүген бар, иртәгә юк. Фәрит, юрист:
— Моңа каршы мин. Мөһер — ул олы җаваплылык. Аны иңнәрдә тойганда гына әти кеше — ышанычлы гаилә башлыгы, әни һәрьяктан якланган була. Альберт, программист:
— Бер каршылыгым да юк, моңа тыныч карашта мин. Сөйгән кешең белән рәсми теркәлмичә дә менә дигән итеп яшәп була дип саныйм.Айгөл, психолог:
— Кызганычка каршы, илдә гражданлык никахы белән яшәү бик популяр. Тик мондый хатын-кызларның ир хатыны буларак бер хокукы да юк, ә вазыйфалары — гадәттәгечә. Уртак бала туып, ир һәм хатынның юллары аерыла икән, баланың атасын алиментка бирерлек тә хокук булмый.Илгиз, водитель:
— Гражданлык никахы ир белән хатынның үзара ризалыгы белән туа. Алар бәхетле яши икән, паспортка мөһер куйдыру – артык баш авыртуы гына дип уйлыйм.Ирина, хуҗабикә:
— Мин гражданлык никахына тешем-тырнагым белән каршы. Минемчә, бергә яшәгән парлар һәркайсына таяныч һәм яклаучы булырдай чын һәм ныклы гаилә корырга тиеш. Дилбәр Булатова, язучы:
— Тискәре карашта мин. Никахсыз яшәү — ул зинага керә. Ә зина, ширектән (Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоту) һәм ризык җитмәүдән куркып балаңны үтерүдән кала, иң олы гөнаһларның берсе. Күп кеше моңа җиңел генә карый. Дөньяви яктан караганда, гражданлык никахы аркасында кыз бала хокуксыз кала, яклаучысыз була. Хәзерге яшьләр, башта бер-беребезне сынап карыйбыз, бер-беребезгә ярасак кына никахка керәбез, чөнки никах — ул олы әйбер, диләр. ЗАГС булмаган хәлдә дә никахка керү мотлак дип саныйм.
Светлана Кучкарова, табиб:
— Әлбәттә, гражданлык никахын өнәмим. Никахка кермәү — бер-береңә ышанмау ул. Әни булган хатын-кыз кызының гражданлык никахы белән яшәвен теләр микән? Уйлап карагыз әле: кызыгыз кияүгә чыкмаган, ләкин ир кеше белән дөнья көтә. Бу мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә оныклар тугач, үзегезне ничек хис итәрсез? Мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү — кеше тормышында була торган иң мөһим, иң чагу вакыйга. Аннан соң бөтенләй яңа тормыш башлана.Филүс хәзрәт Камалетдинов:
— Гражданлык никахы теркәүсез ягъни никахсыз һәм дәүләт органнары тарафыннан теркәлмичә бергә яшәү – ислам шәригате тарафыннан тыелган гамәл булып санала. Кайчакта ике пар теркәлмичә, бер-берсен якыннан белү өчен, бернинди җаваплылык алмыйча бергә “яшәп карыйлар”. Әгәр килеп чыкмаса, характерларыбыз туры килмәде, дип аерылып китәләр. Бу гаилә институтына тискәре йогынты ясый. Чөнки гаилә – ул үзе бер бәләкәй дәүләт һәм ул илебезнең терәге булып тора.Әйе, өйләнү — өйле булу дигәнне аңлата, дөньяны алып бару, акча эшләү, гаиләңне тәэмин итү ул. Кызларны тормышка чыга дибез. Димәк, ул тормыш алып бару өчен әзер булырга тиеш: ирне тәрбияләү дә, балаларны карау да, иреңнең әти-әнисен хөрмәтләү дә кирәк. Шунлыктан тормыш юлдашы итеп ышанычлы кеше, үз тиңеңне сайларга кирәк. Шул очракта сугылган мөһернең дә еллар узган саен төсе җуелмас, бер-береңә булган хисләр дә сүрелмәс.
Ләйсән ЗИМФЕРОВА.