Бер ай элек, каникулдан укырга шәһәргә килгәч, Салават Юлаев һәйкәле янында бер егет белән таныштым. Ул буй-сыны, чибәрлеге, ул сөйләшүе, үз-үзен тотышы... Ничә еллар хыялда йөрткән егет шушыдыр, дип, аның белән очраша башладым: көн дә үзебез танышкан урынга — “пятачок”ка барабыз, шуннан җитәкләшеп кайтабыз. Мин — бәхетнең җиденче катында! Шулай булмыйча, һинд киноларындагыдай чибәр егет сиңа карасын әле! Күреп торам: иптәш кызларым да миннән көнләшә.
Ниһаять, күңелемә хуш килердәй егетне очраттым, дип канатланып йөргән көннәрнең берсендә ул мине “Нур” театрына премьерага чакырды. Чакыруны бик шатланып кабул иттем һәм егетем: “Мин килеп җиттем. Чыгасыңмы?” — дип шалтыратуга, үзем яшәгән тулай торакның 9нчы катыннан атлап түгел, очып кына төштем.
Карасам, егетем кап-кара төстәге, елкылдап торган биек машина янында басып тора, үзе серле генә елмая. “Бу текә машина кемнеке?” — дип сорарга да өлгермәдем, ул: “Карета подана. Утыр, әйдә!” — дип алгы ишекне ачып, мине утырырга әйдәде. “Синең шушындый шәп машинаң да бармыни?” — дип, гаҗәпләнеп, яхшы машинага кереп утырдым.
Очрашкан вакытларда егетем кайда эшләгәнлеген әйтмичә йөргән иде. “Нур”га барышлый анысын да белдем. Нефть компаниясендә инженер булып эшли икән. Әтисе дә районда көчле хуҗалыкларның берсендә җитәкче ди. Бу хакта белгәч, минем борын тагын да чөелебрәк киткән кебек булды. Тик, аңа аны-моны сиздермәдем: юл буе юк-бар сүз сөйләшеп бардым.
Театрга килеп кердек. Шунда гына мин аның тезләре кыршылып беткән джинсы чалбар белән җиңнәре чыккан джемпер киеп килүенә игътибар иттем. “Театрга шулай киенеп килмиләр инде”, дигән уй күңелдән йөгереп узса да, үзенә бу хакта белдермәдем. “Әйдә, билет алабыз!” — дип, касса ягына әйдәдем. Үзем сумкамда казынам, үзем аның: “Үзем түлим!” дигән сүзен көтәм. Көткән сүзне әйтми генә бит егетем. Менә берзаман ул кесәсеннән банк картасы тартып чыгарды да: “Шушының белән түләп буламы?” — дип, кассирга сузды. Картаны күрүгә, кассир апаның күзе дүрт булды. “Син нәрсә, энем? Театрга беренче тапкыр килүеңме әллә? Карта аша түләү кабул итмибез!” — дип җавап бирде ул. Егетем: “Инде нишлибез?” дигәндәй, карашын миңа төбәде. Кесәмдә, кирәк була калса дип, үзем белән алган 500 сум акчам бар иде. Кассирга шуны сузмыйча чарам калмады. Билетларны кулыма алганда күңелдә әллә нинди тойгылар бөтерелде. Егетемнең, банк картасына ышанып, театр хәтле театрга буш кул белән килүе хәйран калдырды. Шунда әллә каян гына адашып күңелгә: “Бәлки, икебезгә дә түләмәс өчен банк картасын махсус рәвештә күтәреп килгәндер?” дигән уй килде. Әллә ничек кыен булып китте. Премьера кайгысы да калмады. Аның каравы, егетем, көләсе урында — көлеп, моңаясы урында — моңаеп, елыйсы урында күз яшьләренә төелеп, спектакльне карап утырды. Спектакль барганда мин аның бер ай дәвамында очрашуларга бер бөртек чәчәк түгел, шоколад кисәге дә күтәреп килмәвен, кафелар яныннан адымнарын кызулатыбрак үтәргә тырышуын, бүгенге көнгә кадәр яхшы “тимер аты” барлыгын, кайда эшләвен яшерүен искә төшереп утырдым. Саран егет белән танышуым өчен хәтта үземне кызганып та куйдым. Йөземә чыгармаска тырышсам да, егетем күңел халәтемне сизде булса кирәк. Кайтып барышлый: “Нигә кәефең юк? Әллә берәр нәрсә булды?” — дип төпченде. “Юк, бернәрсә дә булмады. Башым авыртыбрак тора”, — дип, коры гына җавапладым аның бу соравына. Тулай торакка кереп киткәндә егетем: “Иртәгә чыгасыңмы?” — дип озатып калды. “Юк, бүтән чыкмыйм”, дип әйтәсем килгән иде дә, спектакль өчен түләнгән 250 сумны кире кайтарасы барлыгын искә төшереп, “Иртәгә түгел — берсекөнгә чыгармын”, — дип, тиз-тиз генә атлап кереп киттем.
Бүлмәдәш кызларга да бу хәлне сөйләми булдыра алмадым. Алар бертавыштан “бай хәерче” белән башка очрашмаска киңәш итте. Аның өчен түләнгән 250 сум акчаны кулга төшерү белән (аңлыйсыздыр, студент кешенең һәр тиене исәптә була), араны өзәргә карар кылдым. Табылыр әле миңа дигән берәр юмарт егет, дип уйладым.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Иртәгәсен телефондагы исәбемә 250 сум акча килеп керде. Анда эре хәрефләр белән: “Кичәге спектакль өчен”, дип язылган иде.
Икенче көнне егетем “тимер аты”нда тулай торак каршына килеп сәгатьтән артык көтеп утырса да, янына чыкмадым. Дөрес эшләгәнмендерме, юктырмы — белмим. Ләкин шунысын төгәл беләм — саран кеше беркайчан да үзгәрмәячәк. Андый кеше белән дөнья көтү дә җиңелдән булмаячак. Мин менә шулайрак фикерлим, ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле гәзит укучылар?!
Алия ГӘРӘЕВА,
БДПУ студенты.