2000 елда дөнья лидерлары, Берләшкән Милләтләр Оешмасы штаб-фатирында җыелып, хәерчелеккә каршы көрәш концепциясе кабул итте, анда 1 доллардан да кимрәк суммага яшәүчеләр санын ике тапкырга киметү бурычы куелды. 2015 елда әлеге эшкә йомгак ясалды. Аларга ышанганда, бөтен дөньяда хәерчелектә яшәүче кешеләр саны 1,9 миллиардтан 836 миллионга кадәр кимегән. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип белдерә дөнья лидерлары.
Хәерчелек төшенчәсе кайчан барлыкка килгән һәм кеше теленә кай вакытта кергән соң? Тарихи чыганаклардан күренүенчә, “хәерчелек” сүзе иң беренче тапкыр борынгы акыл иясе Платон тарафыннан телгә алынган. Икенче бер акыл иясе Аристотель исә бунтлар һәм җинаятьләр фәкать хәерчелек аркасында килеп чыга, дигән фикерне әйткән. Ул, шулай ук, байларны һәм хәерчеләрне бетереп, тотрыклы урта сыйныф булдыру кирәклеген билгеләгән.
Русиядә һәм Европада хәерчелек мәсьәләсе XIX гасырда телгә алына башлаган. Социологик теория вәкилләре хәерчелек, беренче чиратта, кешедәге ялкаулык, ягъни, эшләргә теләмәү сыйфаты аркасында килеп чыга, дигән нәтиҗәгә килгән һәм ил җитәкчелеген, алар үзләре гаепле булу сәбәпле, хәерчеләргә ярдәм итмәскә чакырган.
Советлар Союзы чорында хәерчелек, социаль мәсьәлә буларак, зурдан кубып сөйләнелмәде. Бу аңлашыла да. Гөрләп чәчәк аткан Совет илендә хәерчелекнең булуы мөмкин түгел иде. Шуңа да җитәкчелек һәм галимнәр хәерчелек урынына “халыкның аз тәэмин ителгән төркемнәре” дигән гыйбарә уйлап таба. Ә чынында исә Михаил Горбачев властька килгәнче үк илдә хәерчелек ныклап тамыр җәя башлаганлыгы билгеле.
Үзгәртеп кору чорында исә “хәерчелек” сүзе көннән-көн күбрәк телгә алына башлый, хәерчеләр саны да елдан-ел арта.
Бөтендөнья банкы фаразларына караганда, ел ахырына илдәге хәерчеләр саны янә 4,8 миллион кешегә артачак. Русиягә каршы кулланылган санкцияләр нигезендә рубль курсының дөнья валюталарына карата какшавы нәтиҗәсе бу.
Бу хәлдән чыгу юллары бармы соң? Бар, әлбәттә. Беренчедән, илдә җитештерү күләмен арттырырга, икенчедән, икътисади тотрыклылыкка ирешергә, өченчедән, инфляциягә каршы эзмә-эзлекле көрәш алып барырга, дүртенчедән, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттырырга, бишенчедән, хәерчелеккә каршы көрәш максатында төрле социаль программалар әзерләргә һәм, иң мөһиме — “төп керем” дигән төшенчә булдырырга кирәк.
Соңгысына аерым тукталып китик. “Төп керем” дигәндә, халыкның социаль якланмаган төркеме өчен аерым түләү булдыру күз уңында тотыла. Ул булса, акча кереме аз кешеләрнең матди хәле бермә-бер яхшырачак, үз чиратында, хәерчелек мәсьәләсе дә хәл ителә башлаячак. Минем карашка, әллә күпме казылма байлыкларга ия булган илебез җитәкчелеге моны эшли ала. Иң мөһиме — теләк кенә кирәк.
Агымдагы елның икенче кварталы йомгакларына караганда, яшәү минимумыннан да түбән керемгә ия булучыларның саны Русиядә 22,9 миллион кешегә җиткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, мондый төркемгә керүчеләр саны 3,1 миллионга арткан.
Янә дә шул, илдәге хәерчеләрнең иң күп өлеше авыл җиренә туры килә. Анда яшәүчеләрнең 24 процентының кереме яшәү минимумыннан түбән ( Русиядә яшәү минимумы — 9956 сум, республикада 8839 сум исәпләнә). Кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса да, авыл кешесен хәерче дип буламы соң? Юктыр, мөгаен. Аның шәһәр кешесендә булмаган иң зур байлыгы — җире бар. Шул җирдә бәрәңгесен, кишерен, суганын үстереп кенә дә ул тамагын туйдыра ала. Моннан тыш, үзеннән артканны сатып акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Авыл җирендә яшәүчеләрнең күпләре бу кәсепкә кереп тә китәр иде, бәлки, ләкин бюрократик каршылыклар, үз ихатасында үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга мөмкинлек булмау аның юлында киртә булып тора. Шушы мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, авылдагы аз керемле кешеләр санының шәһәрнекенә караганда күпкә азаячагына шик юк.
Тагын бер нәрсәгә аерым тукталып узасы килә. Мәкалә башында телгә алынганча, борынгы грек философы Аристотель җинаятьчелек хәерчелектән килеп чыга, дип әйтеп калдырган. Төптәнрәк уйлап карасаң, аның сүзләре бүген дә көн кадагына суга. Җинаятьләр дә, хәерчеләр саны да артуга таба бара. Узган елда илдә 2,35 миллион җинаять кылынган. Шуларның 996,5 меңе, ягъни 46 проценты, урлашу белән бәйле. Әлеге җинаятьләрнең, бигрәк тә урлашуларның, хәерчелек чигендә торган эшсезләр тарафыннан кылынганлыгына шик юк. Бу аңлашыла да. Яшәр өчен акчасы булмаган кеше, тәү чиратта, аны криминаль юл белән эзли башлый. Ә бу җәмгыять өчен аеруча хәвефле күренеш.
Бөтендөнья банкының фаразларына күз салсак, хәерчелек мәсьәләсе 2030 елларга гына тулысынча хәл ителәчәк. Фаразлар рас килерме, элекке дәверләрдән үк килгән хәерчелек мәсьәләсе актуальлеген югалтырмы, анысын киләчәк күрсәтер.