– Амран Миһранович, Сезне, бердәм коллективны “Кызыл таң”чылар исеменнән чираттагы җиңүегез белән котларга рөхсәт итегез! Сөйләшүне укучыларны үзәк эшчәнлеге белән таныштырудан башлау урынлы булыр.
– Рәхмәт! Үзәк 1902 елда оештырылган. Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Бөре һәм Белорет шәһәрләрендә филиалларыбыз бар. Гомумән, предприятиедә 270 кеше эшли. Барысы да махсус белемле. Белгечләрнең 70 проценттан артыгы – югары белемле.
Тармак заманнан артта калмауны, камиллек өстендә туктаусыз эшләүне таләп итә. Шуңа күрә биш ел саен барлык белгечләр дә белемнәрен камилләштерә, әзерлек үтә. Мәгълүм булуынча, Русиянең аккредитацияләү системасы турында закон кабул ителде. Аңа ярашлы, берәр төрле эш башкару, хезмәт күрсәтү өчен аккредитация үтәргә, вәкаләт алырга тиешбез. Закон шартларын үтибез. Бу юнәлештә эш быел да дәвам итә. Нәтиҗәдә, бүген үзәк бик күп вәкаләтләргә ия. Исәпләү җиһазларын тикшерү, тәҗрибәләр үткәрү, норматив-техник документация экспертизасын эшләү, норматив документлар әзерләү, исәпләү чаралары төрләрен раслау хезмәтләре дә күрсәтелә.
Хезмәт салучыларның 30 процентына 35 яшь тулмаган. Яшьләрнең көченә, энергиясенә таянабыз. Шул ук вакытта, озак еллар эшләүчеләр аларга тәҗрибә уртаклашсын өчен тиешле шартлар тудырабыз. Бердәм коллективта кадрлар алмашынуы юк дәрәҗәсендә. Яшьләргә үрнәк булырдай озак еллар хезмәт салучылар да бар. Әйтик Татьяна Вайслейб кырык елдан артык эшли. Вячеслав Журавлев, Марина Сәйфумөлекова һәм башкалар да озак еллар фидакарь хезмәт сала. Хаклы ялдагы хезмәткәрләребез дә игътибардан читтә калмый. Алар – барлыгы 120. Елга берничә тапкыр очрашуларга, чараларга чакырабыз. Предприятиенең профсоюз оешмасы хезмәткәрләребезнең 15 яшь тулмагын 155 баласын хәстәрли, яшь гаиләләргә ярдәм итәбез. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтелгән, яшьләргә юл бирелгән һәм эшләү шартлары тудырылган бердәм коллектив яңадан-яңа казанышларга омтылып яши.
– Бу ел Русия һәм аның төбәкләренең икътисады өчен зур сынау елы булды. Чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру, яңа бәйләнешләр урнаштыру төп максатларга әверелде. Мондый хәл-шартларда Үзәк алдына нинди бурычлар куела?
– Узып баручы ел җиңел булмаса да, сынатмыйбыз. Җитештерүчеләрдән берничә адым алда барып, аларның таләпләренә җавап бирергә тырышабыз. Базарда көндәшлек итә алырдай сыйфатлы продукция җитештерү шартларын да аңлатабыз. Исәпләү чараларын тикшерүдән тыш, техник көйләү мәсьәләләре буенча киңәш бирәбез, норматив-техник документлар эшлибез, төрле тәҗрибәләр үткәрәбез, экспертизалар ясыйбыз. Үзәктә бик күп экспертлар эшли. Алар суд органнары, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан экспертизаларга, бәхәсле мәсьәләләр хәл итүгә җәлеп ителә. Белгечләребез азык-төлек, электр энергиясе, җылы үткәргечләр сыйфатын билгеләүдә дә катнаша. Шуңа күрә төбәкнең сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.
Илдәге икътисади хәл безгә дә йогынты ясый, әлбәттә Әйтик, бүген экспортка продукция чыгаручы күп кенә сәнәгать предприятиеләре халыкара таләпләргә ярашлы сынаулар үткәрүгә мохтаҗ. Шушы шарт үтәлсә, алар техник киртәләргә юлыкмаячак. Кызганычка каршы, мондый предприятиеләр илдә бик аз. Сынаулар үткәрү базасы әзерлибез. Иң элек – Русия, шуннан халыкара таләпләр буенча аккредитация үтәчәкбез. Нәтиҗәдә, Башкортстан предприятиеләре безнең хезмәтләрдән файдалана алачак һәм турыдан-туры, киртәләргә юлыкмыйча, чит илгә продукция озата алачак. Кыскасы, республикадагы сынаулар нәтиҗәләре, документлары чит илдә дә үз көченә ия булачак.
Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешү җиңел булмаячак. Беренче чиратта, энергияне сакчыл тотыну буенча сынау үзәген аккредитация үткәрәчәкбез. Арытаба машина төзү, химия, нефть-химия, азык-төлек продукциясен һәм нефть эшкәртү тармагын сынау үзәкләре сафка кертеләчәк. Русиядәге яңа стандартлар, техник таләпләр беренче чиратта экология, медицина, машина төзелеше, оборона сәнәгатендәге мәсьәләләрне хәл итүгә хезмәт итә. Быел 4723 тема буенча стандарт эшләнәчәк. Шул ук вакытта, быел 1800 яңа хокукый-норматив документ кабул ителәчәк. Сатып алучылар хокуклары да искә алыначак.
Икътисади кризис безне тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итте. Русия Хөкүмәте иң яхшы, арзан технологияләр белешмә китабын төзү турында карар кабул итте. Бүген иң яхшы технологияләрнең программасы төзелгән, ун белешмә-китабы эшләнгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Җитештерү барышында экологиягә азрак йогынты ясауның белешмәләр китабы да төзелә. Махсус эшче төркем оештырылган. Үзәк белешмә китапларын төбәкнең җитештерү предприятиеләрендә гамәлгә ашыруда актив катнаша. Русиядә техник көйләү турында федераль законга ярашлы, техник регламентлар эшләнгән һәм файдаланыла. Бүген Евразия икътисади берлегенең 35 техник регламенты үз көченә кергән. Таләпләргә җавап бирәчәк продукцияләр исемлеге төгәл билгеләнгән. Евразия икътисади берлегенең барлык илләр белән дә продукция сыйфатына бәйле мәсьәләләр буенча килешү нигезендәге техник сәясәт гамәлгә ашырыла. Стандартларның берникадәре чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыруга бәйле. Радиоэлектроникада бу мәсьәләне хәл итү катлаулырак.
Үзәк дөньядагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп бара. Республика предприятиеләренә яңалыкны беренче булып җиткереп, алар заман белән бергә атлап, базарда лаеклы урында кала алсын өчен зур көч салабыз. Бүген Үзәк мәгълүмат базасындагы гамәлдәге бөтен норматив-техник документлар, стандартлар сакланган (33 меңнән артык) төбәктәге бердәнбер предприятие санала. Мөрәҗәгать иткән шәхси эшкуарларга, эре предприятиеләргә ярдәм итәргә әзербез.
– Мәгълүм булуынча, Үзәк яшь белгечләрне тотрыклы хезмәт хакы, яхшы эш урыны, үсеш мөмкинлекләре белән җәлеп итеп кенә калмый. Сез кадрларны үзегез әзерлисез. Уфа дәүләт авиация техник университеты нигезендә “Стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру” кафедрасы эшләп килә. Быел кулына диплом алучылар эшкә урнаша алдымы? Укырга керүчеләр арасында конкурс зур булдымы?
– Үзәк башлангычы белән Уфа дәүләт авиация техник университетында 2002 елда “Стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру” кафедрасы оештырылды. Узган елдан ул “Стандартлаштыру һәм метрология” дип атала. Бүгенге көнгә кадәр 309 белгеч әзерләдек. Аларны үзебезгә дә эшкә алабыз, төбәктәге башка предприятиеләргә дә урнаштырабыз. Хезмәт базарында без әзерләгән белгечләргә ихтыяҗ зур. Быелдан башлап бакалаврлар да әзерләнә. Киләчәктә магистр әзерлеге дә үтәчәкләр. Быел барлыгы 27 студентны укырга алдык. Шуларның 25е – бюджет урынында, икесе – түләп укыячак. Укырга керү өчен югары балл җыю мөһим. Уку йорты буенча укырга керергә 178 балл мөмкинлек бирсә, безнең абитуриентлар 226 балл белән килде. Быел бер урынга 13 абитуриент дәгъва итте. 25 бюджет урынына укырга керү өчен 218 гариза тапшырылды.
– Җиһазларның төгәллеген тикшерүдә нинди казанышларыгыз бар?
– Үзәк теләсә нинди исәпләү җиһазларының төгәллеген ачыклый ала. Мондый җаваплы эшне алып бару өчен эталон җиһазлар да, белгечләр дә бар. Безгә, республика предприятиеләреннән тыш, ил төбәкләреннән дә мөрәҗәгать итәләр. Хезмәтләндерү дәрәҗәсен яхшырту максатында матди-техник база ел саен яңартыла, яңа җиһазлар кайтарыла. Катлаулы тикшерү җиһазларын үзләштерергә тырышабыз. Гадирәк тикшерү хезмәтләре күрсәтүне кече бизнеска ышанып тапшырабыз. Мондый оешмалар аккредитация үтә һәм көндәлек кулланыштагы җиһазларны тикшерү белән мәшгуль. Сәнәгать предприятиеләре белән күптән хезмәттәшлек итәбез.
Шәхси сектор, урта предприятиеләр үз ихтыяҗларын арзанрак бәягә канәгатьләндерергә тели. Кулланучылар теләгән урынга мөрәҗәгать итәргә хаклы. Шул ук вакытта сыйфат турында да онытырга ярамый. Исәпләү җиһазлары, аеруча торак-коммуналь хуҗалыкта, төгәл эшләргә тиеш. Кызганычка каршы, бу тармакта бик күп исәпләү җиһазлары төгәл эшләми һәм яраксыз дип табыла. Кулланучылар, төгәл эшләүче исәпләү җиһазларыннан файдаланырга теләсә, безнең оешма сыман ышанычлы урыннарга мөрәҗәгать итсен иде.
Үзәк “Медтехника” оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Медицина җиһазларының төгәл эшләвен дә тикшерәбез. Тарифлар буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп. Безнең тарифлар зур түгел. Алар югарыда торучы оешма тарафыннан билгеләнә һәм башкалар тарафыннан арттырыла да, киметелә дә алмый. Мондый күренештән көндәшләребез оста файдалана. Чак кына арзанракка хезмәтләр тәкъдим итеп, эшләрне намуслы башкармаучылар да бар. Белгечләребез табигый газ исәпләүгечләре буенча республикада гына түгел, илдә дә иң яхшылардан санала. Былтыр Сахалинда булдылар, быел Поляр түгәрәк артындагы Приразломная нефть платформасында эшләп кайттылар. Ил дәрәҗәсендә үткән күргәзмәләрдә, конкурсларда призлы урыннар алуыбыз да Үзәк белгечләренең осталыгы турында сөйли.
– “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы ел саен югары дәрәҗәдә оештырыла. Сыйфат өлкәсендә Башкортстан Башлыгы премияләре дә лаеклы хуҗаларын таба. Мондый бәйгеләр җитештерүчеләр арасында нинди мөмкинлекләр ача? Башкортстан вәкилләре “Русиянең иң яхшы 100 товары” конкурсында нинди бәһа ала?
– Барыннан да бигрәк, конкурслар базарда көндәшлек итә алырдай, кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерердәй сыйфатлы продукция җитештерүгә булышлык итә. “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы тәкъдим ителгән продукция ягыннан да игътибарга лаек. Анда җиңүчеләр федераль дәрәҗәдә оештырылган “Русиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесендә катнашу хокукын яулый. Быел бу бәйгедә республиканың кырыктан артык предприятиесе катнашачак. Нәтиҗәләр ноябрьдә ясалачак. Башкортстан данын яклаучыларның быел да сынатмаячагына, призлы урыннар яулаячагына өмет зур.
Сыйфат өлкәсендә Башкортстан Башлыгы, Русия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә конкурслар да югары дәрәҗәдә үтә. Былтыр республиканың тугыз предприятиясе сыйфат өлкәсендә Башкортстан Башлыгы премиясенә лаек булды. Җиңүчеләр арасында “Янган-Тау” шифаханәсе, “Уралтехнострой” корпорациясе, Республика кардиоүзәге дә бар. Соңгы елларда федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә сынатмыйбыз. Былтыр төбәкнең ике предприятиесе Русия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек булды. Быел да безнең вәкилләр премиягә дәгъва итә.
– Ел ахырына якынлаша. Мөгаен, нәтиҗәләр ясарга һәм яңа елга планнар билгели башларга вакыттыр.
– Үзәк елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, башкарылган эшләр күләме ун процентка артыграк. Әлбәттә, мондый күрсәткечләргә үз эшен намуслы башкарган белгечләргә таянып, эшчәнлегебез күп юнәлешле булганга ирешәбез.
Яңа елга да планнар зур. Сынаулар үткәрү базасын сафка кертәчәкбез. Шулай ук, дүртенче тапкыр яшьләр төбәкара форумын үткәрү күздә тотыла. Быел чарага Урал, Идел буе федераль округларыннан катнашучылар килүе көтелә. Чарада инновация, тармакны камилләштерү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булачак. Төбәк предприятиеләренең ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү дә төп бурычларның берсе булып калачак.
– Әңгәмә өчен рәхмәт!