+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2016, 02:00

Ук юнасы булмаса да...

Бүгенге буынга ата тәрбиясе җитми.Самавырдан ясыйм иртәнге чәй,Ирем көтә аны зарыгып.Авыл хатыны мин,Бәхетлемен!Бу язмышка һичбер зарым юк.

Яңа туган балага “Аталы-аналы – пар канатлы булып үс” дип телиләр. Чыннан да, бала өчен иң кирәклесе тәмле кәнфит, билле прәннек түгел, ә шушы ике кеше – ата һәм ана. Кызганычка каршы, илдәге балаларның һәр дүртенчесе атасыз үсә. Ниндидер эпидемия төсен ала баручы аерылышулар гаилә тамырларына балта белән чаба, балаларны ятим итә. Мондый шартларда сабыйларны тәрбияләү әниләр җилкәсенә төшә, билгеле. Соңгы елларда аларның хокукларын яклауга юнәлтелгән 40ка якын закон кабул ителде. Алар барысы да кирәкле, урынлы, әлбәттә. Әмма җәмәгатьчелек ата хокукларын яклауны да таләп итә.

Башкортстанда илдә бе­рен­челәрдән булып андрология хезмәте турындагы закон кабул ителде. Аның ни­гезендә булачак әтиләрне малай чактан ук сәламәтлек турында кайгыртырга өйрәтү ята. Хәл­буки, аларның күбесе гомер уртасына җиткәнче табибка күренми. Бу төрле чирләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә үсмер малайларны планлы рәвештә табибка күр­сәтү, башка шундый чаралар оеш­тыруның матди нигез­ләрен әлеге закон тәэмин итә. Кызганычка каршы, ул күп, очракта кәгазьдә генә “үтәлә”.

Ир-атларның, ата кеше­нең дәрәҗәсен күтәрү, хәтта аларны саклау турында бә­хәс­ләр еш куба. Әмма шунысы бәхәс­сез — бүгенге җәм­гыятьтә балаларга ата тәр­биясе җит­ми. Авылларда, хәт­та шәһә­р­ләрдә дә хәзер күпләр вахта ысулы белән эшли. Айлар буе баласын күр­мәгән атадан нинди тәрбия көтәргә?

Агыйдел шәһ­әрендә атом электр станциясе төзелеше туктатылгач, ирләр­нең барысы да диярлек Се­бергә чыгып китте. Бала тәр­бияләү, нигез­дә, хатын-кызлар җилкәсендә калды. Ук юнырга, ат ияр­ләр­гә кирәк булмаса да, ата гына бирә ал­ган киңәш, тормыш юнә­леше бар. Аны кайдан алырга? Шушы максат белән Агыйделдә, республикада беренчеләрдән булып, “Әти­ләр советы” оештырылды. Аның эшчәнлегендә өч юнә­леш бар: булачак әтиләр тәр­бияләү, әтиләрне, бигрәк тә вахта ысулы белән эшләү­челәрне иҗтимагый эшкә җә­леп итү, четерекле хәлдә калган гаиләләргә ярдәм оештыру. Хәзер мондый иҗти­ма­гый оешмалар респуб­лика­ның башка тәбәкләрендә дә бар, кайбер районнарда алар Хатын-кызлар советы, Аксакаллар шурасы белән бер­лек­тә эшли һәм нәтиҗ­ә­ләргә ирешә.

Табигать кышка әзерләнә. Мал-туарлар курага керде, җыелган уңыш келәтләрдә урын алды. Авылларда мәшә­катьнең бераз тынып торган чагы. Авыл клублары бу вакытта җанлана төшә. Әмма сәх­нәдә дә... күбесе хатын-кызлар. Ә ир-егетләрне җыеп гапь корырга, тормыш тәҗри­бәсен барларга, аның белән уртаклашырга, малайларга, мыеклары төрткән үсмер­ләргә тапшырырга кем ярдәм итәр?

“Кызыл таң” редакциясе мондый башлангычны ихлас хуплар һәм гәзит битләрендә яктыртыр иде.
Читайте нас: