Русиядә дуңгызлардагы африка чумасы буенча эпизоотик хәл аеруча киеренке тора. Федераль ведомство илдәге вакыйгаларга шундый бәя бирде. “Россельхознадзор” белешмәләреннән күренүенчә, 2007 елдан башлап илнең 41 төбәгендә бу чир “кабыну”ның 1022 очрагы теркәлгән. Күрелгән зыян дистәләрчә миллиард сум белән исәпләнә. Әлеге вакытта Идел буе федераль округына караучы 13 төбәкнең бишесендә чума чире булу ачыкланды. Берничә атна элек кенә Татарстанның Нурлат районында әлеге хәл белән бәйле карантин кертелде.
Белешмә. Халыкара классификация таләпләре буенча, дуңгызлардагы африка чумасы — хайваннарда таралучы аеруча куркыныч һәм йогышлы авыру. Ул беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Русиядә вирус 2007 елдан башлап тарала. Савыктыруга һәм вакцина ярдәмендә профилактикага бирешмәүче чир чыганагы ачыкланган очракта, аңардан биш чакрым радиуста асралган барлык дуңгызлар да юк ителә.
Илдә барлык категориядәге хуҗалыкларда 25 миллионнан артык дуңгыз асрала. Куәтле комплекслар, мегафермалар эшчәнлеге хәрби режимда эшләүче предприятиеләрне хәтерләтә. Әйткәндәй, куркыныч чирнең илебездә таралуын кыргый дуңгызлардан күрәләр. Аларның миграциясенә контрольлек итүче юк, нинди чир таратуларын да ачыклап булмый. Димәк, африка чумасын булдырмауның да, аңа каршы көрәшүнең иң ышанычлы юлы — профилактика һәм уяулык!
Әле республикада барлык категориядәге хуҗалыкларда 480 мең баш дуңгыз асрала. Шуның 85 проценты чамасы — аграр предприятиеләрдә, унөче — крестьян ихаталарында, калганы фермер хуҗалыкларында. “Каты борыннар” иң күбе – “Башкортстан ит компаниясе” җәмгыятендә. Биредә алар 200 мең баштан арта. Аңардан соң “Рощинский”, “Максимовский” предприятиеләре, “Уфа селекция-гибрид үзәге” җәмгыятьләрендә күп тупланган.
— Дуңгызларда африка чумасына каршы көрәшү чаралары кискен һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Без әлеге төр продукцияне күпләп җитештерүче аграр предприятиеләр эшчәнлеген һич тә куркыныч астына куярга тиеш түгел. “Башкортстан ит компаниясе” һәм “Уфа селекция-гибрид үзәге”нә салынган инвестицияләр генә дә 11 миллиард сумнан арта, — ди авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко.
Шул ук вакытта. Санитар норма буенча һәр кешегә елына 14 килограмм дуңгыз ите каралган. Былтыр республикада әлеге төр продукция 43 мең тонна чамасы җитештерелгән. Бу — Башкортстанда яшәүче һәркемгә уртача 11 килограмм дигән сүз. Быел бу күрсәткеч 80 мең тоннага, ягъни, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, 14, 6 килограммга җитәр дип фаразлана.
Билгеле, Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе өчен дуңгыз ите традицион азык булып исәпләнми. Шуның өчен дә, ихтимал, ул ихтыяҗдан күбрәк җитештерелә торгандыр. Әмма аның икътисади яктан отышлы булуы яңалык түгел. Кайчандыр эре дуңгызчылык комплекслары һәр районда берничәшәр иде. Продукция сату өчен тиз өлгерә, артык чыгымнары булмый. Шуның өчен дә республикада дуңгыз ите җитештерүнең артуын, беренче чиратта, читтә сатуга яисә ит продукциясе эшкәртүче комбинатлар ихтыяҗы үсү белән бәйләргә кирәк.
Саннар телендә әлеге чагыштыру аеруча ачык төсмерләнә. Ел башыннан республикага 17 мең тонна дуңгыз ите, ягъни былтыргы дәрәҗәдән 35 процентка азрак кертелгән. Базар мөнәсәбәтләрендә аны читтән алучылар да була. Ә менә республикадан читкә чыгарылганы — 4 мең тонна, ягъни үткән елдагыдан 2,5 тапкыр күбрәк. Шунысы да игътибарга лаек: республикадан сугымга тереләй читкә озатылган “каты борын”нар саны 215 мең башка җиткән. Бу, 2015 елдагы белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк.
Менә ни өчен Башкортстанда йогышлы куркыныч авыруның керүенә һәм таралуына юл куймас өчен җитди бурычлар куела. Аннары, дуңгызларның 80 меңгә якыны шәхси һәм фермер хуҗалыкларында асралуын онытырга да ярамый.
— Хәл бик кискен тора. Мондый шартларда сугым һәм ит эшкәртүдәге мәсьәләләр һәр район хакимияте башлыгы контролендә булырга тиеш, — диде Николай Анатольевич. — Мал асраудан алып, итен эшкәртүгә кадәр булган һәр эш республика эчендә башкарылырга тиеш. Терлекне башка төбәктә суеп, соңыннан итен алып кайтуга юл куярга ярамый. Гомумән, читтән дуңгыз ите кертүне чикләргә кирәк. Бүгенге хәл шуны таләп итә. Хәтта дуңгызлар өчен азыкны да читтән алмаска була, ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә үзебез җитештерергә сәләтле.
Республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев, дуңгызлардагы чума чиренә каршы көрәшүдә шәхси секторның “йомшак урын” булуына зур борчылу белдерде. Билгеле, авыл халкында ветеринар белгечләрнең һич көтмәгәндә тикшерү үткәрүе, таләпләрне көчәйтүе еш кына канәгатьсезлек тә тудыра. Кызганычка каршы, ихата хуҗалары яман чир ачыкланган урыннан биш километр радиустагы барлык дуңгызларның юк ителү куркынычы янавын әлегә аңлап җиткерми кебек.
Гомумән, республикада профилактик кисәтү чаралары нәрсәдән гыйбарәт дигәндә, тәүдә эре җитештерү мәйданнарында санитар-үткәрү пунктлары булдырылуны билгеләргә кирәк. Моңардан тыш, Башкортстан биләмәләренә керүче машиналарга федераль һәм республика әһәмиятендәге юлларда дезинфекцияләү үткәрелә.
Дуңгызлардагы африка чумасы республика чикләренә якынлашты. Саклану чаралары ничек кенә катгый куелса да, аның үтеп кермәсенә беркем дә гарантия бирә алмый. Әлеге куркынычны тагын да көчәйтүче мисал да бар. Русия төбәкләрендә бу чир таралу очрагының 90 процентына шәхси хуҗалыклардагы дуңгызлар сәбәпче. Димәк, авыл ихаталарына таләпләрнең икеләтә көчәюе дә очраклы түгел. Әмма бу һич тә халыкка дуңгыз асрауны тыярга кирәклеген аңлатмый.
Моңа кадәр дуңгызчылык белән шөгыльләнгән аграр предприятиеләрнең профилен үзгәртү зарурлыгы да көн кадагында. 2011 елдан башлап 157 дуңгызчылык фермасы терлекчелектәге җитештерүнең башка юнәлешләренә күчте. Киләсе елдан башлап, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы дуңгызчылык тармагы профилен үзгәртүче фермерларга грант бирүче программалар кулланырга исәп тота.
Хөкүмәт үткәргән киңәшмәдә, ветеринар белгечләр белән беррәттән, район хакимияте башлыкларына да катгый бурыч куелды. Республикада асралучы ярты миллионга якын дуңгызны үлемечле вирус сагалап йөри. Әлегә төп коралыбыз — уяулык, җаваплылык һәм махсус чараларны төгәл үтәү.