Совет чорында исә хәлләр башка төрлерәк булды. Парклардан, вокзаллардан, урамнардан, аэропорттан һәм башка җәмәгать урыннарыннан исерекләр айныткычка алып киленә, дип законда ачык итеп язылган иде. Әмма СССР таркалды, ә яңа Русия законнары буенча, граждан медицина хезмәтеннән баш тарта ала, аеруча ул түләүле булса. Ә айныткычлар, билгеле булуынча, түләүле иде. Җитмәсә, эшкә дә бу турыда кәгазьләр килеп төшә һәм күңелсезлекләр туа. Өченчедән, айныткычта бик яман хәлләр кылынуы ачыкланды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең анда китерелгән кешеләрне кыйнавы, төрлечә җәзалавы, хатын-кызларны көчләү очраклары билгеле булды, хәтта кайбер шәһәрләрдә берничә кешенең үлеме ачыкланды. Бик күпләрнең айныткычларны ябу кирәкми, дигән фикеренә карамастан, алар ябылды. Ә менә аларга алмашка бер нинди учреждение дә калмады. Әлбәттә, урамда, су буйларында, паркларда, ягъни җәмәгать урыннарында эчеп, туңып үлүчеләр саны күбәйде.
Бүгенге законнар буенча кешене мәҗбүри дәваларга ярамый. Дөресрәге, ул берәр җинаять кылса гына, аны көчләп дәвалау рөхсәт ителә. Әмма үзләрен һәм балаларын исерек кешеләрдән араларга теләүчеләр дә бар бит әле. Нәкъ шулар айныткычларны кире кайтарырга кирәк, дип чаң суга башлады да инде. Чөнки, беренчедән, эчкән баштан кылынган җинаятьләр, икенчедән, эчеп, наркотиклар кулланып үлүчеләр саны арта бара. Аеруча кыш көннәрендә бу сан күбәя.
Айныткычларның функциясен шәхси кулларга бирү турында да сүзләр күп булды. Имеш, хөкүмәт арендага бина бирә, ә инде лицензиясе булган контора халыкка медицина һәм социаль ярдәм күрсәтә. Бушлай, әлбәттә. Шәхси айныткычлар үзләренең дәрәҗәсе өчен тырышыр һәм анда пациентка кул күтәрүгә юл куелмас, дип фаразлана. Әйткәндәй, фикерләр төрле, түләүле айныткычлар тәкъдим итүчеләр дә бар.
Шулай ук, исерекләрне кая куярга дигән сорауны Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Анатолий Кучерена да күтәрә. Ул исә кемнең никадәр эчкәнлегенә, дөресрәге, исереклегенә карап, я айныткычка, я өенә кайтарырга кирәк, дип фикер йөртә, Шулай ук чит илләрдәге, әйтик, Европа яки Америкадагыча, бу эшкә волонтерларны җәлеп итү фикерен дә әйтә. Чөнки бездә, билгеле булуынча, елның салкын мизгелләре күбрәк, туңып үлгән эчкечеләр саны аз түгел.
– Исерекләр – авырулар түгел, алар җәмәгать тәртибен бозучылар, алар белән, әлбәттә, медиклар түгел, ә хокук саклау органнары көрәшергә тиеш, – дип чыгыш ясаган иде Русия сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн.
Узган ел бу мәсьәлә Федерация Советы комитеты утырышында күтәрелде, анда айныткычларны тергезергә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы яки шундый хезмәт күрсәтүче аерым бер структура булдырырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова исә бу эш белән аерым оешма шөгыльләнергә һәм хезмәтнең түләүле булырга тиешлеген ассызыклады.
– Исерек кешене я өенә кайтарырга, я, авыр хәлдә булса, дәваханәгә озатырга кирәк. Кеше җинаять кылса гына полиция катышырга тиеш, – ди ул. Мондый хезмәтләр башка илләрдә бар, әйтик, Канададагы “Кызыл борын” дип аталган хезмәт һәм башкалар.
Безнең илдә беренче айныткычлар 1902 елда барлыкка килгән, ул вакытта аның максаты артыгын эчеп, үзе өчен җавап бирә алмаган кешегә ярдәм күрсәтү иде. 2011 елда алар ябылды. Бүген бик күп төбәкләрдә айныткычларны яңадан ачу турында бәхәсләр бара. Ә кайбер урыннарда алар инде ачыла да башлады. Нефтекама шәһәре — мондый адымга баручыларның берсе. Агымдагы елның 31 августында биредә айныткыч, дөресрәге исерекләр өчен реабилитация үзәге ачылды һәм хезмәт күрсәтә башлады. Аны Фәнис Миңлегулов җитәкли, биредә 14 кеше эшли.
– Безнең бурыч исерек кешеләргә дөрес медицина ярдәме күрсәтү, аларны төрле начарлыклардан курчалау, – ди үзәк директоры.
Шәһәр полициясендә реабилитация үзәге эшли башлау белән исерек килеш кылынган җинаятьләрнең кимүен, сугышулар, хулиганлык кылуларның азаюын билгелиләр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары мәгълүматларына караганда, Русиядә 2,5 миллион алкоголик яши, аларга бу диагноз рәсми рәвештә куелган. Димәк, һәр йөз мең кешегә 2,5 мең алкоголик туры килә. Әмма чынлыкта исә аларның саны хәтта ике тапкыр күбрәк булуы да мөмкин, диелә. Димәк, тирә-ягыбызда аракы белән дус булучылар шактый һәм аларга ярдәм кирәклеге көн кебек ачык. Шулай булгач, айныткычларның, приютларның, үзәкләрнең кирәклеге шик тудырмый. Тик халыкны айныткычлар гына айнытырмы? Кеше тәмам эчкечегә әйләнгәнче, аның белән профилактик чара үткәрү, кечкенәдән тәрбияви эш алып бару, сәламәт тормышка җәлеп итү, спорт белән дуслаштыру, балалар өчен спорт түгәрәкләрен бушлай итү, халыкның тормыш шартларын күтәрү яхшырак нәтиҗә бирер иде. Безгә шул юнәлештә тырышыбрак эшләргә кирәк.