+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2016, 02:00

Азрак эчә башладыкмы?

Әллә моңа 90нчы елларда туым кимүгә бәйле барлыкка килгән демографик “чокыр” сәбәпчеме?Русиялеләр спиртлы эчемлекләрне азрак сатып ала башлаган: 8 ай эчендә алкоголь сату бер миллион декалитрга диярлек кимегән. Бу мәгълүматларны “Росстат” китерә. Ләкин белгечләр ведомство саннарына ышанмый, алар илдә, элеккечә, күп эчүләренә инанган.

Ведомство мәгълүматларына ярашлы, кимү спиртның бөтен төрләренә дә кагыла: аракы һәм ликерларның сату дәрәҗәсе — 1, коньяк, бренди һәм кальвадосныкы — 3 процентка кимегән. Шампан һәм башка шәрабларга ихтыяҗ 5 — 12 процентка төшкән.

Моннан тыш, илдә ялган аракыдан агуланучылар саны кимегән. Әйтик, Мәскәүдә зур бәйрәмнәрдән соң (Яңа ел, 8 март) нарколог ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 15 процентка азайган. Бу объектив күрсәткечләр. Ләкин 50 меңнән кимрәк халык яшәгән шә­һәрләр турында мәгълүмат юк, ди Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн.

Аның сүзләренчә, андый статистика алып барылмау сәбәпле, илдә легаль һәм ялган алкогольне күпме эчүләрен белеп булмый.

— Әйе, дәүләт алкоголь продукциясе базарын сату урыннары һәм вакыты буенча чикли. Ләкин намуссыз бизнесменнар теләгән һәр кешегә көмешкә чыгару аппараты сата, хәтта чүпрәсен дә бирә. Һәм кешенең шәхси ихтыяҗларына күпме көмешкә чыгаруын, күпмесен идән астыннан сатуын белү мөмкинлеге юк, — ди баш нарколог. — Гражданнарның чыннан да күпме эчүен ачыклар өчен ерак авылларда, зур булмаган шә­һәрләрдә җитди социологик тикше­ренүләр үткәрергә кирәк. Ләкин тагын бер объектив күрсәткеч бар — ил буенча алкоголь психозы саны кими. Димәк, чыннан да азрак эчә башлаганнар.

— “Росстат” мәгълүматларына ярашлы, бездә җан башына елына 18 литр түгел, ә 7 литр эчелә. Моңа ялган аракы да, идән астыннан сатылганы да керми — дигән фикердә Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге башлыгы Вадим Дробиз. — Русиядә соңгы 15 елда легаль һәм законсыз алкогольне куллану кимүгә бернинди сәбәп тә юк. Ләкин гомумән, кимү мөмкин. Бу нигездә демография белән бәйле. Эш шунда, Русиядә 1990 елдан 1998 елга кадәр балалар, аннан алдагы унъеллык белән чагыштырганда, ике тапкыр азрак туды. Алар сыра базарына 2008 елда чыкты һәм соңгы сигез елда аны юкка чыгарды. Шәраб базарына кызлар 22 яшьтә керә. Менә 2012 елдан шәраб куллану кими башлаган да инде.

1989 елдан Русиядә халык саны кимү күзәтелә. 2002 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, ил халкы 1989 елдан 2002 елга кадәр 1,8 миллион кешегә азайган.

— Алкогольне төп кулланучылар —18-55 яшьлек кешеләр. Русия 1990 елда тәгәрәгән демография “чокыры” аркасында соңгы ун елда алкоголь кулланучылар саны 8-9 миллион кешегә кимеде, — дип аңлата Вадим Дробиз.
Читайте нас: