Нәкъ әлеге экспозициядән мәскәүлеләр метрополитенның тәүге чиратын төзүдә Башкортстанның ул вакыттагы Калтасы, хәзерге Краснокама районының Николо-Березовка авылыннан 1935-37 елларда үз теләге белән 5 мең кеше катнашуы турында белде. Экспозициядә моны дәлилләүче бик күп тарихи документлар һәм фотолар китерелгән. Әйткәндәй, “Метрострой” төзелешенә ярдәмгә иң күп кеше биргән Башкортстан әлеге күргәзмәдә үз экспозициясен тәкъдим иткән бердәнбер төбәк булып тора.
Ә эш исә болай була. 1933 елның февралендә ил буйлап метро төзелешенә комсомолларны җәлеп итеп йөрүче “Мосметрострой” вәкилләре Башкортстанга килә. Биредә аларның удар хезмәткә чакыруын аеруча калтасылылар ялкынланып кабул итә. Нәтиҗәдә 1933 елның 14 мартында Башкортстаннан Мәскәүгә метро төзелешенә 326 кешедән торган тәүге төркем юллана. Арытаба 11 апрельдә янә 500 кеше, аннары 1300 комсомол озатыла. Шулай итеп, 1933 елның июненә Мәскәү метросы төзелешендә катнашучы һәр алтынчы кеше Башкортстаннан булып чыга. Гомумән алганда, метроның тәүге чиратын төзүдә һәр 15нче кеше безнең республикадан була. Болар хакында күргәзмәдә Краснокама районыннан туган якны өйрәнүче Маргарита Хәлилова җиткерде.
Һәм, әйтергә кирәк, метро төзелешенә башкортстанлыларның ярдәме моның белән генә чикләнми. 1933 елда “Мосметрострой” һәм ул чактагы Калтасы районы арасында төзелгән “Социалистик килешү”гә ярашлы, метро төзелешенә азык-төлек белән ярдәм күрсәтү максатында махсус иген басулары чәчелә. Үз чиратында, “Мосметрострой” республикадан килүчеләрне һөнәргә укыта, районга урып-җыю эшләрендә ярдәм йөзеннән трактор бүләк итә, авылга телефон һәм электр линияләре үткәрә. Билгеле, болар барысы район икътисады үсешендә, аның республикада әйдәүчеләр сафына чыгуында уңай роль уйный. Күргәзмәдә мәскәүлеләр республиканың музей архивлары документлары буенча Русия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Краснокама районы хакимияте әзерләгән материаллардан болар хакында эзлекле таныша алды. Алар “Киләсе тукталыш — “Башкортстан” дигән стендта урнаштырылды.
Әйткәндәй, Башкортстанның метро төзелешенә керткән мөһим өлешен сызык өстенә алып, күргәзмәне ачу тантанасында “Мосметрострой” җәмгыяте һәм Мәскәү метрополитены җитәкчелеге, башкаладагы метро станцияләренең берсе, һичшиксез, республика исемен йөртергә хокуклы, дигән фикер белдерде.
— Бүген Мәскәү метросы — иң тиз хәрәкәт итүче шәһәр транспорты, ул 12 линиядән, 203 станциядән тора. Бу эшләр узган гасырның 30нчы елларында комсомолецларның, шул исәптән Башкортстан батырларының авыр хезмәтеннән башлана. Һәм мин, башкортстанлыларның фидакарь хезмәте метро станцияләренең берсенә республика исемен биреп мәңгеләштерелергә хокуклы, дигән фикердәмен. Республика җитәкчелегенә Мәскәү Хөкүмәтенә шундый башлангыч белән мөрәҗәгать итү өчен тулы нигез бар. Станцияләрнең берсенә “Башкортстан” исемен бирү башлангычы хуплау табу ихтималлыгы зур дип уйлыйм, — диде бу җәһәттән күргәзмәне ачу тантанасында “Мосметрострой” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Жуков.
Икенче башлангыч хакында да сүз булды. Аерым алганда, “кызыл линия”дәге метро станцияләренең берсендә Башкортстан кешеләренең хезмәт батырлыгына багышланган мемориаль тактаташ урнаштырырга тәкъдим ителде. Моның өчен республика Күренекле вакыйгалар һәм Ватан тарихы, мәдәният эшлеклеләре турында хәтерне мәңгеләштерү буенча шәһәр комиссиясенә тиешле документларны әзерләргә һәм тапшырырга тиеш. Күргәзмә 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Гөлчәчәк Ханнанова.
Мәскәү шәһәре.