+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2016, 02:00

Сабый өлешенә кергәннәргә каргыш төшмәс, диләрме?

“Ареал-кредит“ кредит кулланучылар кооперативы тарафыннан алданган Рәзинә Нурисламова безне “Ярык тагарак алдында калдык” дип каршы алды.Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Яңа Бирде авылында яшәүче Зөлфирә Нурисламова, редакциягә шалтыратып, ана капиталы исәбенә йорт сатып алганда кредит кулланучылар кооперативы тарафыннан алданган кызы Рәзинә һәм аның гаиләсенең аяныч хәле турында бәян итте. Әлбәттә, ананың борчулы шалтыратуына без битараф кала алмадык һәм, мәсьәләнең асылын ачыклау нияте белән, икенче көнне үк юлга чыктык.

Илеш районының Иштирәк авы­лында туып-үскән Рәзинә Нурисламова 2011 елда Бакалы авылы егете Александр Осиповка кияүгә чыга. Башта алар Бакалыда кеше фатирына түләп яши. Былтыр икенче уллары Кирилл дөньяга килгәч, ана капиталы исәбенә йорт сатып алырга карар итәләр. Бакалыдан 15 чакрымда урнашкан Иске Корыч авылында ана капиталы хакына туры килердәй йортны тапкач, аны сатып алу җаен хәстәрли башлыйлар.

Мәгълүм булуынча, 2007 елда ана капиталы бирелә башлау белән, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, шәһәр­ләрдә һәм район үзәкләрендә кредит кулланучылар кооперативлары барлыкка килде. Танышларының киңәше буенча Рәзинә белән Александр да агымдагы елның апрелендә шундый оешма­ларның берсенә — “Ареал-кредит” кредит кулланучылар кооперативының Бакалыдагы филиа­лына мөрәҗәгать итәләр. Кооператив килешү нигезендә кирәкле сумманы, ягъни 433 мең сумны, Рәзинәнең исәбенә кү­черә. Менә шуннан соң башлана да инде аңлашыл­маучанлыклар. Бүздәктә урнашкан “Ареал-кредит” кредит кулланучылар кооперативының Бакалыдагы филиалы вәкиле Фирдәвис Гарифуллин, Рәзинә Нурисламовага: “Акчаны счеттан алу белән миңа кертеп бирерсең”, — ди. Моны ул, йортны сатучыларга тиешле акчаны ана капиталы безгә күчкәч җибәрәчәкбез, дип аңлата. Рәзинә, аны-моны уйлап тормастан, акчаны Фирдәвис Гарифуллинга кертеп тә бирә. Расписка яздырып алу турында, әлбәттә, уйлап та карамый.

Аннан соң эшнең нинди юнәлеш алганын сез үзегез дә яхшы аңлап торасыздыр инде, хөрмәтле гәзит укучылар.
Фирдәвис Гарифуллин, вәгъдә итсә дә, йортны сату­чының, ягъни Марат Солта­новның, исәбенә билгеләнгән вакытта кирәкле сумманы күчерми, гәрчә ана капиталы июль уртасында ук “Ареал-кредит”ның исәбенә килеп керсә дә (аның күчү-күчмәве турында Рәзинәнең әнисе Зөлфирә урындагы Пенсия фонды идарәлегенә барып белешә). Йорт хуҗасы Марат Солтанов исә, Октябрьский шәһәрендә яшәгән­лектән һәм Себер тарафларында эшләп йөргәнлектән, акча күчү-күчмәве белән телефон аша гына кызыксынып тора. Бакалыдагы “Ареал-кредит” кредит кулланучылар кооперативына кайчан гына шалтыратса да, “Бүген күчә”, “Иртәгә” дигән җавап ишетә. Мәкалане язар алдыннан мин Марат Солтанов белән телефон аша бәйләнешкә кердем. Менә нәрсәләр сөйләде ул бу уңайдан:
— Иске Корычтагы йорт миңа һәм сеңлемә әти-әниебездән мирас булып калган иде. Бер еллап буш торгач, без аны сатарга уйладык. Апрель башында Бакалыдан яшь гаилә, ана капиталы исәбенә алыр идек, дип, йортыбызны сорап килде. Без каршы килмәдек. Бәрәңге утырта торыр идек, дигәч, килешү төзегәнче үк кереп яши башларга рөхсәт бирдек. Берәр атналап вакыт үтүгә, Бакалыга барып, сату-алу килешүе төзедек. Рәзинә йорт хакын “Ареал-кредит” кредит кулланучылар кооперативыннан займ алып түләячәген әйтте. Шуның нигезендә килешү төзелде. Килешүгә, “Йортка дәүләт теркәве танытмасы алганнан соң 20 көн эчендә исәп-хисап ясалачак” дигән пункт кертелде.

Белешмә
“Ареал-кредит” кредит кулланучылар кооперативы 2010 елның 30 мартында Бүздәктә оешкан. Алты ел эчендә 4 урында — Бакалы, Бишбүләк, Чакмагыш районнарында һәм Уфада филиаллары ачылган. Пайчылар саны 1200гә җиткән. 2014 елда компаниянең активлары 36,6 миллион сум тәшкил иткән.


Рәзинәләр 28 апрельдә дәүләт теркәве танытмасы алды. Шуннан соң инде 6 айга якын вакыт үтте. Йорт өчен алынасы акчаның һаман исәпкә килеп кергәне юк. Дөрес, мин кат-кат шалтырата башлагач, 20 сентябрьдә “Ареал-кредит” 50 мең сум күчерде күчерүен. Ләкин без йортны 50 меңгә түгел, 350 меңгә саттык бит!
Хәзер менә нишләргә дә белгән юк. 350 меңлек йортны 50 меңгә дә бирәсе, ике яшь баласы булган гаи­ләне урамга чыгарып җибәрәсе дә килми. Бер сүз белән әйткәндә, ике ут арасында калдык, — дип тәмам­лады сүзен Марат әфәнде.

Марат Мөнәвир улы белән сөй­ләш­кәннән соң, мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Фирдәвис Гарифул­линның үзенә шалтыраттым. “Шундый-шундый сорау буенча килдем. Мин әле Иске Корычта. Әйдәгез, күре­шәбез”, — дип сүз башлауга, ул: “Юк!” дип, шундук кырт кисте. “Ареал-кредит” кооперативының Бакалыдагы фи­лиалы ябылуын, ә үзенең 1 ок­тябрь­дән эшсез калуын бәян итте. Ул трубканы куйганчы мин дә үземне кызыксындырган “433 меңне алдыгызмы-юкмы?” дигән сорауны биреп калырга ашыктым. “Алдым да, алмадым дип тә әйтә алмыйм”, — дип җавап бирде дә Фир­дә­вис Гарифуллин һәм бәйлә­нешне өзде. “Сез алмагансыз икән, нишләп “Ареал- кредит” тарафыннан Марат Солтановның исәбенә 20 сентябрьдә 50 мең сум акча күчерел­де соң?” дигән сорау һавада эленеп калды.

Гомумән, Фирдәвис Гарифул­линның гәзит хәбәрчесе белән сөй­лә­шергә теләмәве, Рәзинә һәм Зөл­фирә Нурисламоваларның шалтыратуларына җавап бирмәве күңел­дәге шикләрне тагын да арттырыбрак җибәрде. Ләкин бу очракта Фирдәвис Гарифуллинны гына гаепләү, аннан гына акча таптыру да дөрес түгел, ни өчен дигәндә, бу очракта гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Ник дисәгез, “Ареал-кредит” күчергән займны алу белән Рәзинә бит аны үз куллары белән Фирдәвис Гарифуллинга кертеп биргән. Хәтта расписка да сорамаган! Шулай булгач, бүген килеп, ул аннан ничек итеп акча таптыра алсын инде?! Ә йөрәк яна, бик яна, аныкы гына түгел, әнисенеке дә, иренеке дә яна! Уйламыйча эшләнгән бер адым өчен ничәмә ничә кеше зыян күрә. Ярый әле Марат Солтанов, кешелеклелек күрсәтеп, билгеләнгән вакытта хакы түләнмәсә дә, аларны яшәгән йортларыннан чыгармый. Ә аның да сабырлыгы сынса? Ул очракта кая барыр бу яшь гаилә, кемгә барып сыеныр?!

— Сыеныр урын берәү генә инде — Иштирәктәге төп йорт. Ләкин без өметебезне өзмибез, кайчан да булса “Ареал-кредит”тан йортны сатучыга акча күчәчәгенә ышанабыз, — ди бу вакыйгадан соң бик бетерен­гән Зөлфирә Нурисламова.— Белә­сез­ме, Рәзинә банктан алган акчаны тотып, Фирдәвис Гарифуллин янына төшкәндә, янында мин дә бар идем. “Төшерәбезме-юкмы?” дип икеләнеп, бер — акчага, бер — бер-беребезгә карашып, банк ишеге төбендә шактый гына уйланып тордык. Алай гына да түгел, бертуган апам белән тагын бер якын танышыбызга шалтыратып, киңәш тә сорадык. Алар да: “Тәртибе шулайдыр инде”, — дигәч, тоттык та акчаны Фирдәвис Гарифуллинга кертеп бирдек. Авыл кешесе шулай беркатлы һәм кешегә тиз ышанучан була шул. Көн дә андый документлар белән эш итеп өйрәнгән булмагач, бөтен нечкәлекләрен дә каян белеп бетерәсең?!

— Соң, ана капиталы күчкәнче займ биреп торган өчен “Ареал- кредит” үзенә тиешле процентны алып кала ич. Сез шул хакта белми идегезмени? — дип кызыксынам Нурисламовалардан.

— Каян белик инде? — дип иңсәләрен сикертеп җавап бирә алар бу сорауга.

— Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп карадыгызмы соң? — дип кызыксынам.

Алар: “Әйе, мөрәҗәгать иттек. Кичә участок инспекторы килеп, протокол төзеп китте”, — дип җаваплады. Мәсьәләгә тагын да тирәнрәк ачыклык кертү нияте белән, Бакалы районы Эчке эшләр бүлегенә юлландым. Рәзинәләргә килгән участок инспекторы ялда булып чыкты, дежур бүлектәге хезмәткәр баш оперуполномоченныйга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ә ул исә “Редакция исеменнән район Эчке эшләр бүлеге начальнигы исеменә язылган рәсми хатыгыз булмый торып, берни дип тә җавап бирә алмыйм”, — дип, минем белән әңгәмә корудан баш тартты.

Иске Корычка килгәндә, Рәзинә мине “Ярык тагарак алдында калдыкмы?” дигән сорау белән каршылаган иде. Бүген бу сорауга төгәл генә җавап бирүе авыр. Беренчедән, “Ареал-кредит” банкротлыкка чыккан. Икенчедән, Бүздәктәге “Ареал-кредит” җитәкчесе Вадим Сыртланов телефонын хәтта сүндереп куйган. Ә бит, уйлап карасаң, “Ареал-кредит” бер ел элек кенә гөрләтеп эшләгән булган! Аларның уңышлары хакында гәзитләрдә хәтта күләмле мәкаләләр дөнья күргән. Алай гына түгел, Русия күләмендә үткәрелүче “Дәүләт салым премиясе” конкурсында бу кооператив “Югары салым мәдәнияте предприятиесе” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнгән, оешма җитәкчесе Вадим Сыртлановка исә “Салым хезмәтендә уңышлары өчен” почет билгесе тапшырылган!

Бер ел элек кенә гөрләп эшләгән, Русия күләмендә танылган коопера­тивның бүгенге мөшкел хәле сәер, бик сәер, әлбәттә. “Коммерсантъ” гәзите язуынча, бүген “Ареал-кредит” кулланучылар кооперативында 1200 пайчы исәпләнә. Быел майда ук аның “Древпром” җәмгыятенә (финанс пирамидасы буларак танылулы) — 668 мең сум, Башкортстан буенча ведомстводан тыш сак хезмәте ида­рәсенә 50 мең сум бурычы булганлыгы билгеле (бу хакта алда телгә алынган оешмалар республика Арбитраж судына мөрәҗәгать иткәч мәгълүм булган). Ә пайчылар арасында Рәзинә кебек ярык тагарак алдында калганнар күпме? Анысын бер Аллаһы Тәгалә һәм кредит кулланучылар кооперативы хезмәткәр­ләре үзләре генә беләдер, мөгаен.

— Дөресен әйткәндә, ана капиталы, ул шулай аталса да, бала акчасы булып тора. Ул аны үстерүгә, дәва­лауга, укытуга да тәгаенләнгән, — ди Рәзинә. — Димәк, ул — сабый өлеше, сабый ризыгы. Безнең беркатлылыктан файдаланган кешеләр Ходайдан да курыкмый микәнни? Сабый өлешенә кергән өчен рәнҗеш-каргыш кайчан да булса үз башларына яисә балалары башына төшмәс, дип уйлыймы икән? Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, бала рәнҗешен хәтта ул да юкка чыгара алмый. Менә шушыларның һәммәсен алар белеп торсын иде!

Ә без, үз чиратыбызда, Рәзинә әйткәннәрне дә онытмыйча, җәмгыя­тебездә хокук сагында торучы органнар башбаштаклыкка, урлау һәм талауга, намуссыз бәндәләрнең кырын эшенә чик куяр һәм гаделлек тан­тана итәр, дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: