+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2016, 02:00

Су исәпләгечең төзекме?

Вакытында бу хакта уйлану һәм чара күрү фатир хуҗаларына акчаны янда калдырырга ярдәм итә.Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау халыкны сакчыллыкка өйрәтте. Хәзер күпкатлы фатирларда яшәүчеләр су, газ һәм электр энергиясен исәпләүче җиһазлар төзеклегенә тагын да зуррак игътибар бүлә, чөнки төзек булмаган исәпләгечләр коммуналь түләүләрнең артуына сәбәпче була.

Республикада исәпләг­еч­ләрнең төзеклеген тикшерү, сафтан чыкканнарын яңага алыштыру белән Башкорт­станның Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗрибәләр үзәге дә шөгыльләнә. Фатирда яшәүне судан башка күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә бу юлы су мәсьәләсе белән кызыксындык. Су исәпләгеч­ләрен ничә ел саен алыштыру таләп ителә? Аларның төзек­леге ничек ачыклана? Үзәктә шул хакта сорашудан тыш, метрология буенча инженер Артур Сәетов белән бер фатирда булып, су исәпләгеч төзеклеген тикшердек.

— Исәпләгечләр “Үлчәү­ләр­нең берлеген тәэмин итү турында” Федераль законга яраш­­лы тикшерелә, — диде Үзәкнең коммуналь хезмәтләр өлкә­сендә үлчәү чараларын тикшерү бүлеге җитәкчесе Рус­лан Әхмәтҗанов. — Хөкүмәт карарына ярашлы кулланучы исәпләгечләрнең төзеклеген тикшерүне тәэмин итәргә бурычлы. Әйтик, кайнар су исәп­ләгече — дүрт ел, салкын суныкы алтын ел саен тикше­релергә тиеш. Вакыт исәплә­геч­не файдалана башлау көненнән түгел, ул җи­теш­терелгән елдан башлап са­нала. Шуңа күрә иске җи­һазны яңага алыштырганда игътибарлы булырга кирәк.

Предприятиеләр белән дә хезмәт­тәшлек итәбез. Лаборатория сүтеп алып китергән куәтле исәпләгечләрне дә тикшерергә мөмкинлек бирә. Фатирларындагы исәпләгеч-ләрнең төзеклеген тикшерү таләп ителгән уфалылар безгә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң, белгеч, ун көн эчендә барып, җиһазны тикшерә. Гомумән, былтыр — 12294, быел тугыз айда — 6 меңнән артык кул­ланучының су исәпләгечен тикшердек. Бездән башка бу җа­ваплы эшне башкаручы шәхси компанияләр дә күп. Кызганычка каршы, аларның күпче­легенең исәпләү чараларын тикшерергә хокук бирүче аккредитациясе дә, эталон базасы да, югары квалификация­ле белгечләре дә юк. Күңелсез хәлләргә чик кую максатында, халыкны игътибарлы булырга чакырам!

Җитәкче белән саубуллашкач, тиешле адреска барып җиттек. Безне ялгыз апа каршы алды. Таныклыгын күрсәт­кәч, Артур Сәетов эшкә кереште. Иң элек фатирдагы исәпләгеч күрсәткечен фотога төшереп алды. Шуннан соң, “УПСЖ-ЗПМ” җиһазы аша су агыза башлады.

— Бер үк күләмдәге су фатирдагы исәпләгечтән дә, эталон исәпләгечтән дә үтә, – дип аңлатты ул эшеннән бүлен­мичә. — Арытаба, эталон счетчик күрсәткән нәтиҗә кулла­нучының җиһа­зы күр­сәткән нәтиҗә белән чагыштырыла. Аерма су тиз акканда — 2, акрын акканда 5 проценттан артмаска тиеш. Артса, счетчикны алыштырырга ки­ңәш ителә. Барлыгы 100 литр су сарыф ителә.

Әбекәйнең фатирында урнаштырылган һәм 2012 елда тикшерелгән булган исәпләгеч су тиз акканда – 3, акрын акканда 1,5 процент аерма күрсәтте. Нәтиҗәдә, хуҗаби­кәгә 2007 елда җитештерелгән исәпләгечне 2020 елга кадәр файдалануга хокук бирүче таныклык тапшырылды. Шул ук вакытта, ике елдан соң салкын су исәпләгечен тикшерү таләп ителәчәк. Шат хуҗабикә хез­мәт өчен нибары 388,69 сум түләп, озатып калды.

— Кайвакыт, эшне вакы­тын­да башкарырга су басы­мы­ның аз булуы комачаулый. Без эшләгән вакытта — фатир хуҗалары да эштә, алар кайтканда — эш сәгатебез чыга. Мөрәҗәгать итүчеләрнең фатирлары төрле адрес буенча урнашкан. Берсеннән икенче­се­нә барып җиткәнче вакыт үтә. Мондый киртәләргә карамастан, көненә 12-15 исәплә­геч тикшерергә өлгерәм. Гому­мән, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә игътибардан читтә калмый. Төзек исәпләгеч фатир хуҗа­ларына ярыйсы гына акчаны янда калдырырга ярдәм итә. Гадәттә, ватык исәпләгеч, суны күб­рәк исәпли башлый. Аны магнит ярдә­мендә акрынайтырга тырышу хәлне киске­нәйтә генә.

Артур Сәетов — башка адреслар буенча, мин үз юлым белән киттем. Ишет­кәннәрдән, күргәннәрдән чыгып та су исәпләгечләр төзеклеген тик­ше­­рүнең әһәмияте зур булуы ачык аңла­шыла. Акчаның һәр тиене кадерле бул­ган чорда, бу эшне озакка сузмаска кирәк...
Читайте нас: