+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2016, 02:00

Каршылыкларны җиңү бәйрәме ул!

“Газпром” җәмгыятенең IV төбәкара “Факел” фестивале мөмкинлекләре чикле меңнән артык баланы туплады.Ел башында “Газпром” җәмгыяте оештырган Кышкы спартакиаданы күпләр хәтерлидер. Спорт форумы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Республика чаңгы фестивале дә үткән иде. Ул, үз чиратында, бары тик уңай тәэссоратлар калдырды, балаларга бик ошады һәм аны дәвам итәргә карар ителде. Шушы көннәрдә башкала “Газпром”ның “Факел” үзешчәннәр, иҗади коллективлар һәм башкаручылар корпоратив фестивале кунакларын кабул итте. Илебезнең төрле төбәкләреннән, Беларусь, Әрмәнстан һәм Кыргызстаннан сәләтле балалар һәм өлкәннәр җыелды.

“Каршылыкларны җиңеп” иҗат фестивале республикадагы иң мөһим социаль проектларның берсе санала. Балаларның конкурсларга әзерләнүе, җәмгыятьтә аралашуы аларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итүен һәркем яхшы белә. Чит өлкәләрдән килгән кунаклар белән дуслык күпере булдыру, чараның дәүләт дәрәҗәсендә үтүе балаларга канат куя, чиксез шатлык бүләк итә, күңелләрендә гомерлеккә уелып кала.


Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Газпром трансгаз Уфа” компаниясе һәм “Культпросвет” агентлыгы белән берлектә гамәлгә ашырган “Каршы­лыкларны җиңеп” социаль проекты физик мөмкинлекләре чикле, талантлы, тормышка гашыйк балаларны бер­ләштерү мәйданчыгына әверелде. Андый балаларга җәмгыятькә яраклашуда һәм иҗади үсештә ярдәм күрсәтү, җәмгыятьтәге инвалидларга карата булган тискәре стереотипларны бетерү – проектның төп идеясе. Мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарның игътибарын җәлеп иткән, сәләтен күрсәтергә омтылучы бала­ларны җыйган “Каршы­лыкларны җиңеп” иҗат фестивале республикадагы иң мөһим социаль проектларның берсе санала. Бала­ларның конкурсларга әзерләнүе, җәмгыятьтә аралашуы аларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итүен һәркем яхшы белә. Чит өл­кәләрдән килгән кунаклар белән дуслык күпере булдыру, чараның дәүләт дәрәҗәсендә үтүе балаларга канат куя, чиксез шатлык бүләк итә, күңелләрендә гомерлеккә уелып кала. Әйтергә кирәк, шундый конкурслар үткәрүнең тагын бер әһәмияте – биредә катнашкан бала­ларның күпчелеге, гадәттә, тормышта яраткан шөгыле буенча юнәлеш сайлый. Димәк, бәйге балага һөнәр сайлауга этәргеч бирә. Шулай итеп, мөм­кинлекләре чикле балаларның интегра­ция проблемасы сау-сәламәт яшь­тәшләре белән берлектәге иҗади эшчәнлектә уңышлы хәл ителә. Шунлыктан фестивальне оештыручыларның инклюзив иҗади чыгышларга зур игътибар бүлүе очраклы түгел.

Шуны да билгеләргә кирәк, проект бихисап юнә­лешләрне үз эченә ала. Проектның эшчәнлеге турында спикерлар матбугат конференциясендә якыннанрак таныштырды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, 2012 елдан башлап үткәрелүче “Каршылыкларны җиңеп” фес­тиваленнән тыш, республикада “Излучая прекрасное”, “Алтын каләм”, “Дөнья балалар күзлегеннән” иҗат һәм фоторәсемнәр конкурслары үткәрелә. Быел исә “Башкортстан энҗеләре” проекты да өстәлгән. Баш­кортстанның мәдәнияте, тарихы, истәлекле, уникаль урыннары белән балаларны якыннан таныштыру аның төп максаты булып тора. Ә менә “Минем белән йөреп кайт” акциясе агымдагы елда 14 тапкыр оештырылган. Сәламәтлекләре чикле балалар өчен күңел ачу программасы белән баетылган теплоходта йөрү, билгеле спортчылар һәм шәхесләр катнашлыгында осталык дәресләре үткәрелә. Проектның кураторы Алинә Хәбирова билгелә­вен­чә, катнашырга теләү­челәр саны елдан-ел арта, конкурслар халыкара дә­рә­җәдә танылу ала. Балаларга ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытуда “Газпром” җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә. Реабилитация үзәкләренең матди-техник базасын яңартуда да җәмгыятьнең өлешен билгеләргә кирәк.

— Нәтиҗәләр сизелерлек. Балаларга ярдәм итәргә бик шатбыз һәм һәрвакыт әзербез. Проект кысаларында яңа конкурслар, хәйрия акцияләре барлыкка килде, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән аларга яңа партнерлар кушылды. Географиясе киңәя барган фестиваль соңгы елларда дуслык хәрәкәте төсен алды, – диде “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов.

Дөрес, ярдәм итү – һәркемнең үз теләге. Җитәкче әйтүенчә, проект республикадагы хәй­риячелек юнәлешен үстерүдә үрнәк һәм юл күр­сәтүче булып тора. Балалар сәламәтлеген уңай якка үзгәртүдә һәм аларны тәрбияләүдә күрсәтелгән ярдәм мөһим роль уйный. Фестивальнең “Дуслык­ның чиге юк” девизына ярашлы, чыннан да балалар биредә аралаша, уй-фикерләре белән уртаклаша, бер-берсенең иҗаты белән таныша ала. Конкурсларда катнашу балаларга төрле яктан сәләтен ачарга мөмкинлек бирә, аларның хәл-торышы яхшыра, үзен бәяләү арта. Бу исә каршылыкларны җиңүнең бер мөмкинлеге!

Дүртенче тапкыр үткәрелүче балалар иҗат фестивале Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Фестиваль­нең төп чарасы булган Гала-концертта катнашырга илебезнең барлык төбәкләреннән 227 гариза тапшырылган. Жюри 12 катнашучыны сайлап алган. Кечкенә тамашачыларны, килгән кунакларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов, Русиянең халык артисты, М. Е. Пятницкий исе­мендәге Дәүләт академия урыс халык хоры җитәкчесе, “Факел” фестиваленең жюри рәисе Александра Пермякова сәламләде.

— Төрле шәһәр, төбәкләр, хәтта илләрдән булуга карамастан, барыбызны да изгелек эшләү теләге бер­ләштерә. Каршылыкларны җиңеп, безгә мохтаҗ­ларга ярдәм итү мөмкинлеге биргән өчен бу зур һәм кирәкле чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәм, – диде Салават Сәгыйтов.

Изгелек өләшү, дуслык, ярдәм кулы сузу символы булган Ломбарьер исемле эт тә сәхнә түрендә булды.

Финалчыларның барысының да каршылыкларны җиңү тарихы бар. Иҗат аларга, авырлыкларны үтеп, үзләрен күрсәтергә ярдәм итә. Чишмә районыннан 10нчы сыйныф укучысы Владислав Кулбаев чире аркасында үз-үзенә бикләнә. Аның җырга сәләтен музыка укытучысы ача һәм үсмер белән ныклап шөгыльләнә башлый. Фестивальдә яшь артист Григорий Лепсның “Борылып карагыз” җыры белән тамашачы күңеленә үтте. Ә менә Октябрьскийдан килгән Максим Сорокин “Канатлы таганнар” композициясен башкарды. Малайда ДЦП булуга карамастан, 11 яшендә ул – республика һәм халыкара конкурслар лауреаты. Моңлы, көчле тавышы белән тамашачыны әсир итте. Нефтекамадан килгән йөрәк авырулы 16 яшьлек Данил Крешков ныклап брейк-данс белән шөгыльләнә. “Октава” үсмерләр клубына йөрүче яшьтәшләре белән ул чын шоу күрсәтте. Башкортстаннан тагын бер финалчы – “Виват” бию коллективы “Әгәр мин булмасам” номеры белән чыгыш ясады. Төркемдә аркасы җәрәхәтләнгән кыз да бар. Хореогра­фиягә булган сөю һәм туган коллективы аңа терелергә ярдәм иткән. Медногорск шәһәреннән килгән 9 яшьлек Варвара Митькина өчен дә чыгыш ясау – зур сынау. Авыруы аркасында аның координациясе югала һәм куллары калтырана. Шуңа карамастан, “Әллүки” җырын ул хатасыз башкарды. Татарстан кунаклары – “Игелек фәрештәләре” театр студиясе “Сызык” спектакленнән өзек күрсәтте. Тамаша изгелеккә, мәрхәмәтлелеккә чакыра. Беренче каналда барган “Голос. Дети” конкурсы финалчылары да катнашучылар белән булды. Марсель Сабиров “Джамайка” җырын бүләк итсә, Данил Плужников, скайп аша туры элемтәгә чыгып, кайнар сәламнәрен җиткерде.

Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары шәфкатьле, ярдәмчел булырга өндәде. Иҗатның чиге булмаган кебек, дуслыкка да киртәләр юк бит. Бик күп балаларга шатлык, елмаю бүләк иткән социаль проект ныклы адымнар белән атласын, киләчәктә багучылары артсын, дуслары тагын да күбәйсен!
Читайте нас: