+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2016, 02:00

Киләчәк энергетикасы Башкортстаннан башлана!

Уфада тармак үсеше мәсьәләләре буенча ХVI Русия форумы үтте.Узган атнада Башкортстан чираттагы тапкыр илнең энергетика үзәгенә әверел­де. 18-22 октябрьдә Уфада ХVI Русия энергетика форумы үтте. 21 октябрьдә аның төп чаралары эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм илнең энергетика министры Александр Новак катнаштылар.

“ВДНХ – Экспо” күргәзмәләр комп­лексында үткән “Инновацион энергетика” форумының пленар утырышын ачып, Русиянең энергетика министры Александр Новак мөһим чараны үткәрү урыны итеп Уфаның очраклы гына сайланмавын сызык өстенә алды.

— Уфа — инновацияләр, энергетика үзәге булып тора. Әлеге территория нефть табу белән генә түгел, үсешкән сәнәгате, югары технологияле корылмалар җитештерүе белән дә дан тота. Гомумән, Башкортстан инновацион эшчәнлек өлкәсендә Русиянең әйдәүче төбәкләренең берсе булып тора. Һәм, аңлашыла, ул энергетика үсешенә дә гаять зур өлеш кертә, — диде аерым алганда Александр Новак.

Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкнең чыннан да әлеге юнәлештә колачлы эшчәнлек алып баруын сызык өстенә алды.

— Бу нефть эшкәртүгә дә, нефть химиясенә дә, химиягә дә кагыла, — диде ул атап әйткәндә.

Шул ук вакытта төбәк Башлыгы билгеләвенчә, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел.

— Без бүген чын мәгънәсендә электр куәтләренә мохтаҗлык киче­рәбез, шул сәбәпле аерым районнарда яңа объектлар да төзи алмыйбыз. Әйтик, нәкъ шушы сәбәпкә бәйле, Урал аръягындагы инвестицион проектлардан баш тартырга туры килә. Мәсәлән, Кытай инвесторлары анда цемент заводы төзергә теләк белдерде. Нибары 40 МВт өстәмә электр энергиясе кирәк. Ә андый куәтләр бу төбәктә юк. Нәтиҗәдә, бүген әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Чиләбе өлкәсе белән килешер­гә туры килә, — диде Рөстәм Хәмитов.

Хәер, аңлашыла, әлеге мәсьәләне хәл итүдә дә Башкортстан кул кушырып утырмый, яисә федераль үзәктән китереп биргәнне көтеп ятмый. Энергия җитештерү куәтләренең альтернатив төрләрен үзләштерү һәм эшкә кушу юнәлешендә дә Башкортстанда колач­лы эш алып барыла. Шуларның берсе — кояш энергетикасын үстерү.

Әйтергә кирәк, ХVI Русия энергетика форумы бу җәһәттән дә мөһим вакыйга белән билгеләнде. Куергазы районында Бөгелчән кояш электр станциясенең икенче чираты файдалануга тапшырылды.

— Бер ай элек мин бу объектта булдым. Анда барысы да электр станциясен эшкә кушу өчен әзер. Яңа төзелеш халык тарафыннан хуплап кабул ителә, яңа эш урыннары булдырылган. Кыскасы, бу төбәк өчен бик кирәкле объект, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.

Шушы көнне үк Русиянең энергетика министры Александр Новак Бөгелчән кояш электр станциясен эшкә кушты.

— Энергетика хезмәткәрләренә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Хәзер төбәктә инновацион электр энергетикасы да барлыкка килде. Бу — тармакны үстерүдә зур адым, — диде әлеге тантанадагы чыгышында Александр Новак.

Бөгелчән кояш электр станциясенең беренче чираты былтыр декабрьдә файдалануга тапшырылган иде. Хәзер аның икенче чираты эшкә кушылды. Киләсе елда исә өченче чиратын төзү планлаштырылып, аннан соң станция 15 МВтлы проект куәтенә чыгачак. Проектның гомум инвестиция күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итә.

Әйтергә кирәк, бу “Хевел” компаниясе Башкортстанда төзегән бердән­бер шундый объект түгел. Мәсәлән, агымдагы елның июнь-сентябрендә Бү­ребайда төзелүче объектка 80 меңнән артык кояш модуле китерелде. Яңа объектны ноябрь ахырында файдалануга тапшыру күзаллана. Бу кояш электр станциясенең беренче чиратын төзү былтыр октябрьдә тәмамланган иде.

Алдагы елларда исә “Хевел” компаниясе, гомумән, Башкортстанда мондый станцияләр челтәрен булдырырга ниятли. Төбәктә аларның гомум куәте 64 мегаватт тәшкил итәчәк.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, төбәктә бер үк вакытта башка төр энергетика чыганакларын үзләштерү юнәлешендә дә максатлы эш алып барыла.

— “Башкирэнерго” җәмгыяте Smart Grid челтәрләрен төзүдә яхшы гына уңышларга иреште һәм, шуның нәти­җә­се буларак, шәһәрдә тәүге “акыллы челтәрләр” барлыкка килде. Бүген бу өлкәгә дә инновацияләр килде дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Иң мөһиме — алар республика халкының тормыш-яшәешендә уңай чагылыш таба, — диде Рөстәм Хәмитов.

Төбәктә энергетика тармагының нәтиҗәле үсешүе “Җылылык белән тәэмин итү. Электр техникасы. Кабель” ХХII махсуслаштырылган һәм “Урал энергетикасы” күргәзмәләрендә ачык чагылыш тапты. Аларда Русиянең һәм әйдәүче халыкара энергохолдинглар­ның дилерлары булган 150ләп компания үз эшләнмәләрен, казанышларын чыгарса, Башкортстан предприя­тиеләре дә кунакларны бихисап тиңе булмаган ачышлар һәм яңалыклар белән таң калдырды. Әйтик, “Башкортстан электр челтәрләре компаниясе” җәмгыяте, үз чиратында, Уфаның электр челтәрләре комплексын Smart Grid элементларын файдаланып ре­конструкцияләү проектын тәкъдим итте. Ул кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту белән бергә югалтуларны да ике тапкырга кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк.

Уфа дәүләт нефть техник универ­ситетының нефтьне саклау һәм транспортировкалау өчен индукцион җылыту системасы да зур кызыксыну тудырды. Шулай ук форумда трансформаторлар һәм энергетика корылмалары өлкә­сендә Туймазының “Rossen” җәмгыяте дә үз корылмаларын тәкъдим итте.

Александр Новак һәм Рөстәм Хәми­тов алар белән танышып, импортны алыштыру һәм инновацион техно­ло­гия­ләр кертү җәһәтеннән форумның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды.

Әйткәндәй, шушы ук көнне Русиянең энергетика министры Александр Новак катнашлыгында БДБ Электр энергетикасы советының 50нче юбилей утырышы үтте. Аның эшендә Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан вәкилләр катнашты. Башкортстан ягыннан кунакларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов сәламләде һәм энергетика тармагының республикада мөһим юнәлеш булуын сызык өстенә алды. Утырыш барышында шулай ук көзге-кышкы чорда әлеге дәүләтләр энергетика систе­ма­ларының нәтиҗәле эшчән­леге, электр энергетикасы өлкәсендә техник көйләү һәм стандартлаштыру мәсьәләләре тикшерелде, энергетика объектларыннан файдалану, аларның хәвеф­сез­леген тәэмин итү буенча мәсьәләләр каралды.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, энергетика тармагы Башкортстанда колачлы үсеш алган. Русия дәрәҗәсендәге форумның чираттагы тапкыр Башкортстанда үткәрелүе дә моңа ачык мисал булып тора. Үз чира­тында, илкүләм чараның Башкортстанда үткәрелүе тармак үсешендә килә­чәктә тагы да югарырак казанышлар, мәртәбәлерәк ачышлар вәгъдә итә. Кыскасы, киләчәк нәтиҗәле үсе­шүче энергетика тармагында һәм бу юнә­леш­­тә тормышка ашырылучы ин­но­ва­цияләрдә.
Читайте нас: