Өлфәт абыйның әтисе Нигъмәтҗан ага – Башкорт кавалерия дивизиясе составында Берлингача барып җиткән яугир. Фашист оясына ул үз атында бәреп кергән. Аның күкрәгендә ике Дан ордены булган. Әмма документлар белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыгу сәбәпле, алар архивта сакланмаган, Илеш районының батыр яугирләре арасында аның исеме юк. Хәер, ул үзе дә, орденнарын тагып, күкрәк киереп йөрүне хуп күрмәде, тыйнак булды, пенсиягә кадәр “Урожай” колхозында ат караучы булып эшләде, аннан соң каравылда торды. Хатыны Вафирә апа белән дүрт бала үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар.
Аларның төпчекләре Өлфәт, ата-бабадан калган гадәт буенча, әти-әнисе янында, авылда төпләнде, электрик һөнәрен үзләштерде. Тиздән тырыш колхозчыны партия сафларына алдылар, ферма мөдире, бригадир эшен йөкләттеләр. Алар авыл клубына эшкә килгән Сөгъдә белән чәчләрен чәчкә бәйләде, икәүләшеп җәмәгать эшләренә җигелде, бәйрәмнәрнең уртасында булды. Ә беренче уллары Илшат тугач, яшь әни балалар бакчасына эшкә күчте һәм хаклы ялга чыкканчы биредә намус белән хезмәт салды.
1987 елда мин “Урожай” колхозында рәис булып эшли башладым. Бу елларда мал саны җитәрлек, әмма техникага кытлык иде. Ничек итсәм иттем, яңа КСК-100 комбайны юллап алдым. Әмма аны кемгә ышанып тапшырырга? Әлбәттә, Өлфәт Солтановка! Шушы елны кукурузның яшел массасы 640 центнерга җитте. Силос салу буенча отряд төзелде. Егетләрне дәртләндерү өчен көн дә 35-40 сум премия яза идек, ул вакытта бу күп акча.
Туксанынчы еллар азагында районда авыл хуҗалыгындагы электр двигательләрен хезмәтләндерү цехы ябылды. Двигатель төяп төрле якларга чапканчы, цехны үзебездә ачарга булдык. Анда Өлфәт Солтанов белән Гәрәй Нәфыйков эшли башлады. Егетләрнең осталыгы турындагы даны тирә-якка таралды, аларга күрше хуҗалыклардан, районнан күпләп заказлар килә башлады. Шул рәвешле хуҗалык кассасына өстәмә керем булды. Цех тәҗрибәсен өйрәнү буенча республика семинары үтте, анда элекке Премьер-министр Рим Бакиев та катнашты һәм эшчәнлеккә зур бәя бирде.
2000нче елларда әлеге цех ябылгач, Өлфәт Нигъмәтҗан улы шундый ук эшне үзаллы оештырды, улларын җәлеп итте. Бүген биредә Илдар Солтанов эшли, заказлар тирә-як хуҗалыклардан, районнардан агылып тора.
Солтановларның хезмәт династиясе ныклы, нәсел тамырлары тирән. Шуңа да Өлфәт белән Сөгъдәнең өч улы да бүген аякларында нык басып тора. Алар ата-баба нигезенә йортлар сала, үзләре кебек уңган, игелекле балалар үстерә. Ә Җиңү бәйрәмендә олы горурлык белән “Үлемсез полк” маршында катнаша. Оныклары кулындагы портреттан батыр яугир Нигъмәтҗан Солтанов, алардан канәгать булуын белдереп, тыйнак кына елмая...
Рәзит НУРЛЫГАЯНОВ,
авыл хуҗалыгы
фәннәре докторы.