Үз эшен ачу өчен ул Русия төбәкләре һәм чит ил җитештерүчеләре тәҗрибәсен өйрәнгән. Италия технологиясе буенча сыр җитештерү цехы агымдагы елның җәендә эшли башлаган. Гомум инвестиция күләме 10,5 миллион сум тәшкил итә, шуның 6,8 миллион сумы җиһазлар сатып алуга тотынылган.
Әлеге вакытта биредә 16 төр сыр ясала. Көненә 35-80 килограмм ярымкаты һәм каты, шулай ук, 20 килограмм йомшак сортлы сыр җитештерелә.
Айрат Әхмәдуллин республика Башлыгына сыр җитештерүнең технологик процессын тәкъдим итте. Эшкуар билгеләвенчә, сырның сорты һәм тәме сөтнең сыйфатына бәйле, шуңа күрә ул чималны урындагы бер фермердан гына сатып ала.
Рөстәм Хәмитов җитештерү күләмен арттыру һәм шул исәптән кәҗә сөте нигезендә яңа төр продукция чыгару мөмкинлекләре белән кызыксынды. Эшкуар сүзләренә караганда, әлеге вакытта цех аена 3 тонна сыр ясарга сәләтле. Җитештерүне өстәмә җиһазлар сатып алу һәм цех бинасын киңәйтү исәбенә арттырырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, фермер, дәүләт программаларында катнашып, грант яисә салым ташламалары төрендә республика ярдәме алу мөмкинлегенә ия.
Киләчәктә эшкуар элита сырлар җитештерергә планлаштыра. Үз эшенең яңа юнәлешен гамәлгә ашыру өчен Айрат Әхмәдуллин Башкортстан дәүләт аграр университеты каршында ачылган “Сыр ясаучылар мәктәбе”ндә белемен камилләштерә.
Арытаба төбәк җитәкчесе малтабар белән башка фермерлардан да сөт сатып алу мөмкинлекләрен, яңа продукция җитештерүне үзләштерү, аны сату мәсьәләләрен тикшерде. Әлеге вакытта Уфада һәм шәһәр яны кибетләрендә сәүдә нокталары булдыру буенча эш алып барыла.
— Бу — файдалы, сыйфатлы продукт. Мин әлеге юнәлешне хуплыйм. Сыр җитештерү — үзе бер сәнгать ул, — диде Рөстәм Хәмитов. — Без бу тармакны үстерү яклы.