Тантанада республика районнары хакимият башлыклары, аграр предприятие җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары, ветераннар, галимнәр һәм белгечләр катнашты. Тантаналы җыелышка кадәр югары кунаклар республика агросәнәгатьчеләренең ел дәвамында ирешкән уңышларын чагылдырган зур күргәзмә белән танышты. Биредә кырыктан артык аграр предприятие үз продукциясен, товарларын тәкъдим итте. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси малтабарлар әзерләгән күргәзмә-стендлар, аларның продукцияләре дә кунаклар игътибарын җәлеп итте.
Тантаналы җыелышны ачып, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов залда утыручылар йөзендә барлык аграрийларны һөнәри бәйрәм белән котлады.
Рөстәм Зәки улы үзенең чыгышында авыл эшчәннәре хезмәтен югары бәяләде һәм аграр тармакта эшләүчеләрнең фидакарьлеге, һичшиксез, яхшы бәягә һәм җылы сүзләргә лаек булуын ассызыклады.
Аграрийлар һөнәри бәйрәмнәрен яхшы хезмәт нәтиҗәләре белән каршылады. Тугыз айда тулай аграр җитештерү күләме 128,8 миллиард сумга җитте. Басучылыкта ирешелгәннәр узган елдагыдан күпкә югары.
3,3 миллион тоннадан артыграк ашлык, 1,3 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,1 миллион тонна бәрәңге, 230 мең тонна көнбагыш, 333 мең тонна яшелчә җыеп алынды. Шулай ук, ит, сөт җитештерүдә дә тармактагы күрсәткечләр югарырак.
— Без 2020 елга кадәр чәчүлек мәйданнарын кимендә 100 мең гектарга кадәр арттыру максатын куябыз, — диде үзенең чыгышында Рөстәм Зәки улы. — Безнең резервлар бар. Бу җирләр, әгәр эш төпле уйланылып башкарылса, республикада тулай ашлык җитештерүне ел саен 200 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Республика Башлыгы үзенең чыгышында җирләрне нәтиҗәле файдалануга игътибар көчәергә тиеш, ә үз тәгаенләнешендә файдаланылмаганнарын булдыксыз хуҗадан тартып алырга кирәк, дип белдерде. Рөстәм Хәмитов, шулай ук, аграрийлар алдында торган бурычларга тукталды, тармактагы проблемаларга кагылышлы мәсьәләләргә карата үз фикерен әйтте.
Мәгълүм булуынча, быел җәй Республика Башлыгы, урак һәм көзге басу эшләре йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешүче 10 механизаторны билгеләп, һөнәри бәйрәмдә аларга җиңел машина бүләк итү тәкъдиме белән чыккан иде. Тантанада Рөстәм Зәки улы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 механизаторга “Нива” автомобиле ачкычларын һәм “Лада-Гранта” машинасын сатып алуга сертификатлар тапшырды. Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр: Баймак районыннан — Зәки Котлыгуҗин, Хәйбулладан — Виктор Попов, Чакмагыштан — Самат Рухылбаянов, Авыргазыдан — Ринат Мәгъдәнов, Стәрлетамактан — Ирек Нигъмәтуллин, Дүртөйледән — Динар Хамматов, Илештән — Булат Миңнуллин, Чишмәдән — Алик Бикбулатов, Дәүләкәннән — Александр Капустин һәм Бакалыдан Николай Хәбиров республика Башлыгы кулыннан әлеге бүләкне алуга иреште.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары казанышларга ирешүче Баймак, Хәйбулла, Стәрлетамак, Борай, Дуван һәм Чакмагыш районнарына Республика Хөкүмәте Дипломнары тапшырылды.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Департамент начальнигы Петр Чекмарев башкортстанлыларны федераль министр Александр Ткачев исеменнән тәбрик итеп, аның котлавын укыды.
— Башкортстан агросәнәгатьчеләре казанышлары ил күләмендә олы хөрмәткә һәм мактауга лаек, — диде үзенең чыгышында Мәскәү кунагы. — Төп авыл хуҗалыгы продукцияләре буенча Русиядә алда баруыгызның сере — республика җитәкчелеге тарафыннан тармакка зур игътибар бирелүе һәм дөрес аграр сәясәт алып баруыгызда. Хезмәт алдынгыларын зурлап җиңел автомобиль белән бүләкләүче төбәкләр илдә берничә генә. Рөстәм Хәмитов республика аграрийлары алдына зур бурычлар куйды. Мин ул билгеләгән чараларны авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә тоташ Русия күләмендә кабул ителерлек программа дип күз алдына китерәм. Башкортстан — авыл хуҗалыгы техникасы эшләп чыгару юнәлешендә база булдырылган, ремонт һәм техник хезмәтләндерү югары дәрәҗәдә оештырылган илдә бердәнбер төбәк. Русия, сездәге кебек, аграр җитештерү тотрыклы оештырылган төбәкләре белән көчле.
Петр Чекмарев эш сәфәре барышында аерым җитештерү базалары белән танышудан җылы тәэссоратлар калуын белдерде. Шулай ук, бер төркем хезмәт алдынгысына федераль министрлыкның югары бүләкләрен тапшырды.
Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бәйрәме сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.
* * *
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында механизаторлар, тракторчылар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр бар иде.
— Сез бу бүләкләргә фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә лаек булдыгыз. Башкалар, шул исәптән яшь буын, сездән үрнәк алырга тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы. — Безнең өчен авыл хуҗалыгы тармагының һәр юнәлеше дә мөһим. Республиканың бу өлкәгә күрсәткән ярдәме миллиардлар белән исәпләнә. Ул арта барачак, бу исә агросәнәгать тармагы үсешенә уңай йогынты ясаячак.
Бу көнне республика аграр тармагында уңышлы хезмәт салучы 40 кеше Почет грамотасына, мактаулы исемнәргә лаек булды. Әйтик, Туймазы районының “Ярмөхәммәт” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Әнәс Вәлиевка Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды. Ул 40 елдан артык шушы коллективта эшли, ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. Авыргазы районының “Урожай” хуҗалыгы рәисе Радик Рәфыйков Салават Юлаев орденына лаек булды. Радик Мөдәрис улы җитәкчелегендә хуҗалык 24 ел эчендә аграр җитештерүнең югары дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм республиканың әйдәүче авыл хуҗалыгы кооперативларының берсенә әверелгән.
“Стәрлетамак икмәк комбинаты” акционерлар җәмгыятенең 3нче икмәк заводы директоры Минзилә Галләмова “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесенә лаек булды. Минзилә Нурулла кызы 27 ел шушы заводта хезмәт сала.
— Без икмәкнең 20 төрен тәүлегенә 20 тонна күләмендә пешерәбез. Аны Уфа, Мәләвез, Күмертау, Магнитогорск һәм башка шәһәрләргә озатабыз. Мин җитәкләгән цехта 90га якын кеше эшли. Комбинат алган табышның 60 проценты безнең цехка туры килә, — диде ул.
* * *
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Фәйзи Гаскәров исемендәге концерт залында тармак алдынгылары бүләкләнде.
Тантаналы чараны Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов алып барды. Ул Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтте һәм аларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән районнар һәм аерым хезмәткәрләр дипломнар белән бүләкләнде. Чишмә, Илеш, Күгәрчен, Иглин районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре иң яхшы дип табылды. Чишмә районының “Нурис” җәмгыяте — сөт терлекчелеген үстерү буенча — республика, Туймазы районының “Кушбүләк” җәмгыяте авыл хуҗалыгы кулланышындагы җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруга юнәлтелгән федераль максатлы программаларны гамәлгә ашыруда актив эшләгән. Иң яхшы ветеринария учреждениесе Зианчура районында. Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы — орлык, Бакалы районындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, шәхси эшкуар Вячеслав Чернов — шикәр чөгендере, Стәрлетамак районының “Салават” агрофирмасы — бәрәңге җитештерүдә алдынгы. Алар һәм бик күп башка алдынгылар дипломнар белән бүләкләнде. Ә “Һөнәрендә иң яхшысы” дигән мактаулы исемгә лаек булучыларга дипломга өстәп премия — 28 736 сум акча бирелде.
— Тырышлыгыңны күрүчеләр булганда, эшләве дә рәхәт. Бу өстәмә көч бирә, хезмәткәрләрне дәртләндерә, — дип уртаклашты бүләкләнүчеләрнең берсе, Стәрлебаш районының Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Юрис Синагулов.
“Башкортостан” телерадиотапшырулар компаниясе хәбәрчесе Рәмзия Кәримова-Байбулатова өчен бүләкләү көтелмәгән сөенеч булган.
— Озак еллар авыл хуҗалыгы темасын яктыртам. Байтак эш эшләнгән. Бик-бик шатланам! — дип бәхетле елмая Рәмзия Рафаэль кызы.
Сәхнәдән төшкән бүләкләнүчеләрне залдагылар ихлас котлап каршы алды, кул кысышулар, кочаклашулар күп булды. Чынлап та, ник куанмаска — бер эшне башкаралар бит. Республика үсешен бергәләп кайгыртырга кирәк!
Олег Төхвәтуллин,
Резеда ГАЛИКӘЕВА,
Айгөл Юлъякшина.