+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2016, 02:00

Үзәктә – бердәмлек һәм татулык

Халыклар дуслыгы – Башкортстанның байлыгы ул.Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт “Көчебез — бердәмлектә!” дип аталды. Чара 4 ноябрьдә Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда узды.

Бу бәйрәмдә 4 меңнән артык кеше катнашты. Митинг тарихта калган
7 ноябрь бәйрәмен хәтерләтте. Халык әләмнәр, транспарантлар белән килгән. Югары уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр һәм республиканың милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, ветераннар бердәм булып тантанага җыелды.

Халыкны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде, арытаба “Бердәм Русия” партиясенең Баш­кортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин, Бөтенрусия халык фронтының төбәк бүлекчәсе исеменнән Алина Сөләйманова чыгыш ясадылар. Уфалылар һәм башкала кунаклары өчен ярминкә-күргәзмәләр эшләде. Әлбәттә, бәйрәм уңаеннан концерт та оештырылган иде.

* * *

“Башкортостан” дәүләт концерт залында “Башкортстандагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр — социология күзлегеннән” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Анда милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, власть органнары, фәнни-эксперт берләшмәсе, республиканың барлык дини конфессияләр вәкилләре катнашты.

“Түгәрәк өстәл”нең югары дәрәҗәдә үтүе очраклы түгел. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Чараны республика Мәдәният министрлыгының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне мони­торинглау һәм конфликт хәлләрне алдан профилактикалау максаты белән булдырылган гуманитар тикшеренүләр үзәге оештырды.

— 2011 елдан алып барылган тикшеренү нәтиҗәләрен ачык рәвештә җиткерүче беренче чара бу, — диде үзөк директоры Марат Мәрданов. — Бу мәсьәләдә без уңай динамика күрәбез. Урындагы халыкның 80 проценты милләтара мөнәсәбәтләргә тыныч карый.

Мәскәү кунагы — Русия Милләтләр эшләре буенча федераль агент­лыгының мониторинг идарәсе советнигы Софья Бережкова ил төбәкләрендә бу максаттан зур эш башкарылуы турында сөйләде. Бүгенге көндә, гомумән алганда, ил буенча хәл начар түгел, халыкның 90 проценты милләтара мөнәсәбәтләр белән канәгать, дип белдерде ул.

— Милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле проблемалы урыннарда тирәнтен тикшеренүләр алып барабыз. Конфликтны алдан күрү, аны булдырмау — эшнең мөһим өлеше булып тора, — диде Софья Бережкова.

— Республикада 160 милләт вәкилләре 20дән артык дин тота. 12 дини үзәк бар, — диде чыгышында республика Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков. Аның билгеләвенчә, бу юнәлештә башка өлкәләргә үрнәк булырлык бихисап чаралар, проектлар үткәрелә, яшьләр белән эш алып барыла.

Айгөл Юлъякшина.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Читайте нас: