Семинар өч дискуссия мәйданында барды, анда үсмерләр белән профилактик эшчәнлектә медиатив технологияләр куллану мәсьәләләре, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләрендәге эш тәҗрибәсе каралды.
Башкортстанда 900 меңнән артык бала яши. Аларның хокукларын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау органнары яклый. Социаль хәвефле хәлдә калган гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү максатында төбәктәге социаль һәм мәгариф органнары белән берлектә 2013-17 елларга Башкортстанда балалар мәнфәгатендәге эшчәнлек стратегиясе кабул ителде. Шулай ук “Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору”, “Хокук бозуны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш профилактикасы”, “Террорчылык һәм экстремистлыкны булдырмау”, “Башкортстан Республикасында мәгариф үсеше” программалары уңышлы эшли.
2010 елда социаль хәвефле гаиләләр һәм балалар турында сигнал карталары булдырылды. Алар ярдәмендә тиешле органнарга мәгълүмат җиткерелә һәм кичекмәстән чаралар күрелә. Муниципаль комиссияләр белдерүенчә, 2015 елда 4072 сигнал картасы булдырылып, 2355 гаиләдә тәрбияләнүче 3099 балигъ булмаган бала исәпкә алынган.
2016 елның октябрендә социаль хәвефле хәлдәге балигъ булмаганнар турында мәгълүматларны үз эченә алган Бердәм республика банкы турындагы положение кабул ителде. Ул әлеге балалар турындагы мәгълүматны системалаштырырга, авыр хәлләрнең сәбәпләрен ачыкларга, балаларның тормышын җайга салу буенча ашыгыч чаралар күрергә, системалы рәвештә шәхси профилактик гамәлләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Шушы һәм башка чаралар республикадагы күрсәткечләрнең яхшыруына китерә. Соңгы 5 елда Башкортстанда ятим балалар саны — 26, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү очраклары — 48, үсмерләр арасында хокук бозу очраклары 36 процентка кимегән.
Башкортстанның тәҗрибәсе семинарда катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.