Җәмгыятьтә армиядә хезмәт итүгә караш төрлечә. Берәүләр: “Егет кеше армиягә мотлак барырга тиеш. Ул аны мораль һәм физик яктан чыныктыра”, — ди. Икенчеләр: “Бүген армиядә хезмәт итү элекке кебек дәрәҗәле түгел. Бармаса да әллә ни зыян юк”, — дип, бу фикергә каршы төшә. Мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан хәрби хезмәткә барып кайткан һәм анда барырга җыенучы егетләргә һәм аларның әти-әниләренә “Егет кешегә армиягә бару кирәкме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Җаваплар төрлечә булды. Аларны тыңлаганнан соң, ”Җәмгыятьтә армия хезмәтенә карата чыннан да, каршылыклы караш яши икән” дигән уй туды. Җавапларны сез дә укып карагыз әле.
Рөстәм Нәбиев,
Чакмагыш авылы:
— Армиягә бару, әлбәттә, кирәк! Туган илебезне без сакламасак, кем саклар соң? Узган елда Омскида хәрби казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аягымны югалтып кайтсам да, армия хезмәтенә булган карашым тамчы да үзгәрмәде. Чөнки мин балачактан ук армиягә бару турында хыялландым, илемнең чын патриоты булып үстем. Егет кешене бары тик армия чыныктыра, армия генә көчле рухлы итә. Егетләргә киңәшем шул: армия турында нәрсәләр генә сөйләсәләр дә, анда барырга курыкмагыз. Егет кешенең төп бурычы — Туган илне саклау ул!
Вадим Нуретдинов,
Уфа шәһәре:
— Мин үзем армиядән чыныгып, чын ир-егет булып кайттым. Беслан фаҗигасендә катнашып, илебез Президенты Владимир Путин кулыннан Суворов медален алуга ирештем. Армия хезмәтендә яулаган уңышларым миңа арытаба эшкә урнашканда да бик ярдәм итте. Бүген мин Уфада җаваплы гына вазыйфа башкарам. Бу эшкә урнаша алуымда хәрби хезмәттә булуымның, анда хәрби дәрәҗәләргә ирешүемнең роле зур булды. Хәрби хезмәткә бармауны максат итеп куйган егетләргә һәм алар белән бер фикердә булган әти-әниләренә әйтер сүзем шул: “Армия — егетләр өчен чын тормыш мәктәбе. Аны үтеп кайтканнарга бу тормышта үз урыннарын табу бермә-бер җиңел булачак. Шәхсән минем үзем белән нәкъ шулай булды”.
Ирек Зөбәеров,
Илеш районы:
— Үзем Әфганстанда хәрби бурычымны үтәгән кеше буларак, мин ике улымны да бәләкәйдән үк “Армиягә, һичшиксез, барырга кирәк!” дип тәрбияләдем. Аллаһка шөкер, икесе дә бик матур итеп хезмәт итеп кайтты. Икесенең дә хәрби частьларыннан рәхмәт хатлары килеп кенә торды. Әти кеше буларак, улларымның армиядә хезмәт итеп кайтулары белән чиксез горурланам, “Армиягә барыргамы-юкмы?” дип икеләнүче егетләрнең һәркайсын аларның үрнәгенә иярергә чакырам.
Гөлгенә ЗАКИРОВА,
Нефтекама шәһәре:
Минем, әни кеше буларак, “армия” сүзен ишетсәм, тәннәрем чымырдап китә. Чөнки минем бердәнбер улымның да озакламый армиягә барыр яше җитә. Миңа калса, совет заманындагы: “Егет кеше — Туган ил сакчысы!” дигән гыйбарә күптән инде үзенең актуальлеген югалтты. Чөнки дөньяның тыныч булмавы йөрәкне генә өшетеп калмый, киләчәк турындагы якты уйларны караңгы төсләргә манып-манып ала. Телевизорны ачсаң, анда үтереш, монда канкоеш күрсәтелә. Интернетта да шул ук хәл. Армиядәге башбаштаклыклар турында да еш ишетергә туры килә. Ничек итсәм итәчәкмен, өч эштә эшләсәм эшләячәкмен, әмма улымны армиягә җибәрмәүнең берәр ысулын барыбер табачакмын.
Минем уемча, соңгы вакытта армия “чыныгу мәктәбе” түгел, ә “исән калу-калмау мәктәбе”нә әйләнеп бара. Әгәр мин ил башында утырсам, иң беренче чиратта, армиядә реформа үткәрер, шул исәптән, андагы башбаштаклыкларга киртә куяр идем. Уллары үсеп килүче һәр ата-анага мин, иң беренче чиратта, сабырлык телим. Һәркемгә үз газизен күркәм сабырлыклар белән армия хезмәтеннән көтеп алырга насыйп булсын иде, дигән теләктәмен.
Николай АЛЕКСЕЕВ,
Бакалы районы:
— Мин әле 11нче сыйныфта белем алам. Миндә армиягә карата ике яклы караш яши: барасы да килә, юк та. Әти, бар, ди, әни: “Әйдә, җибәрмик. Берәр чарасын табыйк инде”, — дип әтигә ялвара.
Быел җәй икетуган абыем һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтты. Кайткач, безгә дә кунакка килде. Армиягә бару турында аның белән дә киңәшләштем. Ул: “Син — егет кеше бит. Армиягә мотлак барырга тиешсең”, — дип киңәш бирде. 11нче сыйныфтан соң мин югары уку йортына керергә җыенам. Анда керсәм, армиягә уку йортын тәмамлагач кына барачакмын. Керә алмасам, киләсе көзгә барырмын, дип торам.
Илмир Галиев,
Дүртөйле шәһәре:
— Мин берничә ай элек кенә хәрби хезмәттән кайттым. Армиягә бару балачак хыялым иде. Шул хыялымның чынга ашуына бик канәгатьмен. Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан кеше буларак, солдат каешы буасы егетләргә берничә киңәш бирәсем килә:
Беренчедән, үзегезне физик яктан әзерләгез. Моның өчен кече яшьтән үк спорт белән дус булыгыз. Көн саен иртән кимендә 1 чакрым йөгереп кайтыгыз.
Икенчедән, турникта күтәрелегез. Армиягә барганчы сез кимендә 15 тапкыр турникта күтәрелә алырга тиешсез. Юк икән, сезгә бик авыр булачак.
Өченчедән, өч тапкыр туклануга күчегез. Армиядә режим болай: иртәнге 8нче яртыда — иртәнге аш, 3нче яртыда — төшке аш, 7нче яртыда — кичке аш.
Дүртенчедән, кирәк булмаган җиргә тыкшынмагыз. Нинди булса да мәсьәләгә карата үз фикерегез булса да, дәшмәгез. Урысча әйткәндә, “выскочка”ларны армиядә яратмыйлар, шундук урыннарына утырталар.
Бишенчедән, бөтен кешене дә игътибар белән тыңларга өйрәнегез: бигрәк тә командирларны һәм үзегездән озаграк хезмәт иткәннәрне. Игътибарлы булсагыз, авызыгызны ачып йөрмәсәгез, күңелсез хәлләргә тарымассыз.