+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2016, 02:00

Кайсыгызның кулы җылы?

Бүген Уфада “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы ачылды.Чараны Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Башкортстан Хөкүмәте, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды оештыра. Мәртәбәле чарага Федерация Советы әгъзалары, илебез һәм төбәк власте вәкилләре, ШОС һәм БРИКС илләренең социаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмалары лидерлары килде.

Узган елның сентябрендә Санкт-Петербургта узган беренче Евразия хатын-кызлар форумы дискуссия мәйданчыкларында хатын-кызларның гуманитар хезмәттәшлек һәм хәйриячелек эшчәнлеге турында да сүз булды. Әлеге мәсьәләгә игътибарны арттыру максатында Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова һәм бер төркем эшлекле хатын-кызлар тәкъдиме белән, Уфада аерым форум уздыру турында карар кабул ителде.

– Соңгы елларда республикада хәйриячелек юнәлешендә байтак эш башкарылды, – ди сенатор. – Иң мөһиме – алар үз нәтиҗәләрен бирә. Мөмкинлекләре чикле меңәрләгән кеше тормышта үз урынын таба, яшүсмерләр спортка килә, мәдәни чараларда катнаша, алар арасында илдә, хәтта дөнья күләмендә танылу алганнар да бар. Аларның тулыканлы тормыш белән яшәве – иң зур җиңү. Үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашу, башкалардан өйрәнү максатында оештырылган бүгенге халыкара форумның нәтиҗәле булачагына шик юк.

Чарага 450гә якын кеше килде. Алар арасында Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия, Германия, КАР, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Эстония, Вьетнам, Италия кебек илләрдән дә хәйрия оешмалары җитәкчеләре бар.

“Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева белдерүенчә, форум вакытында мәрхә­мәтлелек чараларын оештыру буенча осталык дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар, “Системалы механизм буларак хәйриячелек” стратегик сессиясе оештырыла. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус мәйданчыкка акча җыю каралган.

“Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы иртәгә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Гала-концерт белән тәмамланачак. Анда республиканың балалар коллективлары, сәхнә йолдызлары, Русиянең атказанган артисты Диана Гурцкая катнашачак.

Республика балалар клиник дәваханәсендә “Елмаю” операциясе” акциясенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Акция “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” форумы кысаларында уздырылды.

“Елмаю” операциясе” балалардагы ирен һәм аңкаудагы кимчелекләрне бетерүгә юнәлтелгән. Беренче көнне операциягә балалар сайланды, аннары хирурглар операцияләр ясады. Яшь пациентларга ярдәмгә чит илләрдән дә табиблар килде.

– Башкортстанда әлеге акция 2014 елда старт алды. Бу вакыт эчендә балалар өчен бик күп эшләнде. Ел саен 100-120 бала консультация үтә, 45-60 операция эшләнә, – дип сөйләде сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльза Сыртланова. – Акцияне оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Безгә 20 төбәктән кунаклар килде, шул исәптән ике доктор АКШтан һәм Вьетнамнан. Акция кысаларында иллеләп балага операция эшләнә, шул исәптән 19 балага – икенче тапкыр. Барлыгы мондый патология белән 2050 бала исәптә тора. Ярдәмне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.

Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин сәламәтлегендә тайпылыш булган балалар саны артуын билгеләде. Мондый операцияләр атна саен ясалса да, чиратның күплеген әйтте. Ә “Елмаю” операциясе” акциясе ярдәмнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

– Безнең акция Уфада өченче тапкыр үтә. Биредә эшләве бик рәхәт, уңайлы, – диде “Елмаю” операциясе” хәйрия фонды директоры Ольга Кудаманова. – Хирургия ярдәменнән тыш, балаларга психологик ярдәм күрсәтүгә дә игътибарны юнәлтәбез. Шуңа бала­лар өчен операция алды бүлмәсе ачарга уйладык. Наркоз алдыннан баланың психологик халәте бик мөһим бит.

“Зенит” банкының хәйрия эшләре буенча маркетинг бүлеге җитәкчесе Наталья Маркова “Елмаю” операциясе” белән инде ун ел эшләүләрен билгеләп үтте. Елдан-ел яңа идеяләр ачыла баруын әйтте, табибларның шәфкать­лелегенә соклануын белдерде.

– Биредә эшләү – минем өчен зур хөрмәт. Русия табиблары белән эшләү, гаиләләре белән аралашу бик ошады. Җылылык, кунакчыллык тоям, – диде Вьетнамнан килгән хирург Лам Ноай Фонг. – Эш әйбәт оештырылган, барлык шартлар бар.

Конференциядән соң журналистларга операция алды бүлмәсе дә күрсәтелде. “Шәфкатьлелек һәм тынычлык бүлмәсе” дип аталган ул. Биредә якты, матур, җылы. Төрле уенчыклар, китаплар, төсле буяулар, мавыктыргыч әсбаплар. Тиздән операциягә керәсе малай белән тәҗрибәле психолог эшләп утыра. Табиблар нәниләрне операциягә болай әзерләүнең искиткеч яхшы нәтиҗәләр бирүен билгеләде. Психологик яктан әзер бала өчен седатив препаратлар кулланмаска да мөмкин, анестезиологка да эшләү җиңелрәк.

“Елмаю” операциясе” бүләк иткән елмаюлар, чынлап та, бәяләп бетергесез. Сәламәт, шат балалар бездә көннән-көн арта барсын иде.
Читайте нас: