+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2016, 02:00

Җәлил мирасына тугрылык өчен

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева мәртәбәле бүләккә лаек булды.11-13 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә татар Федераль милли-мәдәни автоно­миясенең Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үтте. Ул этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруга, милләтара татулыкка багышланды.

Шушындый чара елына ике тапкыр үткәрелә. Әлегесенә кырыкка якын төбәктән иҗтимагый оешма вәкилләре килгән. Фикер алышулар берничә мәй­данчыкта үткәрел­гән. Киңәшмәдә Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева да катнашты.

Тарих фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе Социология инсти­тутының этник социология бүлеге җитәкчесе Леокадия Дробижева җыелучыларга милләтара килешү һәм этникара мөнәсәбәтләр проблемасына багышланган чыгышын тәкъдим иткән.

— Анда шундый фикерләр яңгырады: “Русиядә 193 милләт вәкилләре дус-тату яши. Элек алар “со­вет халкы” дип аталса, хәзер “Русия кешеләре” ди­без. Күпсанлы һәм азсанлы милләтләр бар, алар бетмәячәк, һәркайсы күз карасыдай сакланачак. Мил­ләтләр тигез хокукка ия, үзара килешеп, ярашып яши. Һәр милләт өчен рухи кыйммәтләр бер: йорт, гаилә, Туган ил... Урыслар — күпсанлы милләт. Без — аларга сыенабыз, алар — безне яклый”, — дип белдерде Римма Әмир кызы.

Ул үзе Башкортстанда милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне хәл итү буенча уңай тәҗрибә туплануы турында сөйләгән.

— Киңәшмәдә, милләтара килешү нигезе буларак, “Русия милләте” турында закон темасы күтәрелде. Мин республикада милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә власть органнары алдында куелган бурычларның уңышлы үтәлүе турында чыгыш ясадым. Сүз туган телләрне өйрәнү, төрле милләт кешеләренең килешеп яшәве, халыклар мәдәниятен саклау турында барды. Һич­шиксез, миграция, белем бирү системасын камил­ләштерү, урбанизация проблемалары да яңгырады. Без мигрантларны чит ке­ше­ләр буларак кабул итәбез, бу мәсьәлә кичек­мәс­тән хәл итүне көтә. Иң элек җирле халыкны кайгыртырга, аларга лаеклы эш урыннары булдырырга, яшь­ләр белән җитди эш алып барырга кирәк, дигән фикерләрне һәр кеше куәтләде, — диде Римма Үтәшева.

Ул Башкортстан халыклары ассамблеясенең, Дуслык йортының уңышлы эшчәнлеге, республикада татар телендә нәшер ителүче матбугат басмалары, “Нур” татар дәүләт театры турында сөйләгән, Башкортстанны “имин тормыш территориясе” дип атаган. Бу фикер белән чарада катнашкан һәр кеше ки­леш­кән.

Киңәшмәдә Римма Үтә­шева “Муса Җәлилнең тууына 110 ел” дигән медальгә, шагыйрьнең истә­ле­­ген һәм мирасын саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләренә лаек булган. Бу мәртәбәле бүләк, шулай ук, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мә­дәни автономиясе җи­тәкчесе, генерал-полковник Рәсим Акчурин белән данлыклы җырчы Ринат Ибра­һимовка тапшырылган. Бүләк­ләнү­челәрне шагыйрь­нең туруны сәламләгән.

Римма Үтәшева чарадан бик күп илһам алып кайткан. Ул киләчәккә якты хыяллар белән яна. Республика халкы яратып өлгергән “Ике аккош” бәйгесен дәвам итү, “Гаилә учагы”, “Каз өмәсе”, “Әбиләр чуа­гы”, “Бәби туе” һәм башка традицион чаралар белән бергә яңа кичәләр, очрашулар оештыру планнары белән уртаклашты. Аларның тормышка ашуын теләп калабыз.
Читайте нас: