+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2016, 02:00

“Кешелекле полковник”

Татарстанның яр Чаллы шәһәре ЮХХДИ җитәкчесе Радий Кадиков турында хезмәттәшләре шулай ди.Узып баручы ел Татарстанның Яр Чаллы шәһәре ЮХХДИ җитәкчесе, полиция полковнигы Радий Кадиковка олы сөенечләр, зур уңышлар китерде. Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан үткән “Русиянең иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы” конкурсында кул астындагы хезмәткәренең һәм оешманың, 80нче еллардагы легендар җитәкчесе В. Лукьянов призына ярышларда үзенең беренче урыннарны алуы турын­да хәбәр килеп иреште. Ә Казанда юбилей тантаналарында дәрәҗәле кунаклар алкышлавы астында Татарстанның ул чактагы баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов Радий Кадиковка “Русия Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” билгесен тапшырды. Һәм олылардан-олы сөенеч – Радий Зәки улы дүртенче мәртәбә картәти булды – Кадиков фамилиясен дәвам итәчәк оныгы туды.

Таләпчән һәм гадел

Мин 1977 елда КДУның журналистика бүлеген тәмамлап, Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә пропаганда буенча инструктор итеп җибәрелгән идем һәм берничә ел погон киеп эшләдем. Татарстанны аркылыга-буйга гизеп, ул еллардагы бик күп шәһәр-район автоинспекциясе җитәкчеләре белән аралашып яшәдем.

Радий Зәки улы белән беренче очрашуда шуңа игътибар иттем: лаеклы кешеләрне — хезмәткәреме, ветеранмы — шундый нигезле итеп мактый, зурлый — күңелгә рәхәт. Әңгәмә барышында бу кеше турында тискәре фикер белдерер инде дисәм: “Аллаһ үзе хөкемдар, аны сөйләп әңгәмәбезнең ямен дә җибәрәсем килми”, — дип, сүзен дәвам итә.

Радий Зәки улы — хезмәт урыны белән генә түгел, үзенең кешелеклелеге, зыялылыгы белән билгеле шәхес. Коллективта аны җаваплы­лыкны үз өстенә ала белүе, хезмәт­тәшләрен туплый алуы өчен хөрмәт итәләр.

Полковник Кадиковның вазыйфасы искиткеч җаваплы. Чаллы — Татарстанда халык саны һәм зурлыгы ягыннан икенче урында торган шәһәр. Каты түшәмәле шәһәр автомобиль юлларының озынлыгы — 568,3 километр.

Радий Зәки улы — менә шул чакрым­нарның һәр метрында транспорт йөртүчеләр, пассажирлар, җәяүлеләрнең гомере һәм сәламәт­леге өчен тәүлек әйләнәсенә җавап­лы кеше.

Кадиков Дәүләт автоинспек­ция­сенә 1993 елда юл-патруль хезмә­тенең өлкән инспекторы булып килә. Өч елдан имтихан алу-теркәү бүлеге өлкән дәүләт автоинспекторы итеп күтәрәләр. Тагын өч елдан үзәк район ДАИ бүлекчәсен җитәкли. 2003 елның апреленнән – бүгенге вазыйфада.

ДАИ җитәкчесе урынбасары Айдар Магизов белән алар Саратов шәһәрендә әзерлек үткәндә бер бүлмәдә яшәгән икән.

– Ул үзенә бик таләпчән. Иртән торып йөгерәбез. Яши торган бүлмә­без дә, ул сайлап ала белгәч, самоварлы, суыткычлы булды. Радий Зәки улы бик кунакчыл, ярты курс безгә Башкортстан балы белән чәй эчәргә йөрде. Аңлашып яшәдек. Конкурслар­ның һәркайсында бергә катнаша идек. Ул зур оешмада кешеләр белән эшләп килгән, җитәкчелек тәҗрибәсе бар иде. Һәрнәрсәне уйлап эшли, төптән күрә, алга карап эшли белә иде. Ә бу бөтен кешегә дә бирелми. Мин институттан гына килгән кичәге студент хезмәт юлымның башында шундый шәхес белән очраштыруына язмышыма рәхмәтле, — ди Айдар әфәнде.

Безнең җитәкченең сирәкләрдә генә була торган тагын бер сыйфаты — авырлыкны үзенә ала, авырлыкларга бирешми. Зарлана белми. Кешеләрне күзәтә, өйрәнә һәм тиешле урынга куя белә.

Башкача булганда Яр Чаллыны ДАИнең республикадагы база подразделениесе дәрәҗәсендә тотып та булмас иде. Юл хәрәкәтен күзә­түдә транспорт чараларын, кагыйдә бозу очракларын, аварияләрне анализлау һәм теркәүдә иң заманча технология­ләр Яр Чаллы дәүләт авто­инспекциясендә сынау үтә. Өлкәннәр һәм балалар арасында Русия һәм республика конкурс­ларының Яр Чаллыда үтүе дә зур оештыру сәләте турында сөйли. Республиканың ДАИ ветераннар Советы күп еллар “Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипа­жы”на конкурс игълан итә. Квартал саен ветераннар күчмә вымпел һәм акчалата бүләк белән безнең шәһәргә килә икән, димәк, Чаллыда эшли һәм эшләтә беләләр.

Кадиков җитәкләгән подразде­лениенең тагын бер горурлыгы — респуб­ликаның “Иң яхшы юл-патруль хезмәте инспектор”лары барысы да биредә эшли. Беренче Бөтенрусия конкурсында “Русиянең иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы” исемен — Александр Крайнов, 2005 елда шундый ук конкурста взвод командиры, милиция лейтенанты Юрий Гарькавый яулады. 2010 елда тагын да катлауландырылган конкурста, көндәшләрен җиңеп, Яр Чаллы егете Шамил Шәм­сетдинов республикада иң яхшы инспектор исеменә лаек булды. Ул Русия ярышында күп этапларда беренче булып, гомум ярышта өченче урынны алып кайтты. Зур җиңү иде бу.
Әхлакый һәм психологик шартлар, коллективта рухи бердәмлек булдыра алганда гына бу нәтиҗәләргә ирешеп була.

Оясында ни күрсә...

Миңа Радий Кадиков белән хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган ДАИ хезмәткәрләре турында китап өчен мәгъ­лүмат туплаганда танышып, күп аралашырга, тыгыз элемтәдә эшләргә насыйп булды.

— Радий Зәки улының безгә мөнәсәбәте рәсми генә түгел, кешелекле, ихлас, күңел җылысы белән, — ди, 37 ел элек ире җи­наят­ьчеләр кулыннан һәлак булган, ике айлык кызы белән 22 яшендә тол калган Надежда Кереселидзе.

Безнең Тау ягында (Иделнең уң ярындагы районнар) тискәре якка булса да, уңай якка булса да: “Нинди ата-ана баласы икән ул?” — дип сорау гадәте бар. Радий Зәки улын күбрәк белгән саен бу уй миңа да еш килә иде. Уфада туып-үсеп, урыс мәктә­бен­дә, институтта урысча укып, татарча шул­кадәр матур һәм дөрес итеп сөйләшүче, өлкән­нәргә хөрмәтле, тормышка киң караш — каян бу? Шундый гади һәм кечелекле ир-егетнең заманында партия өлкә комитетында эшләгән, район белән җитәк­челек иткән, Башкортстанда билгеле шәхес Зәки Нурихан улы һәм тәҗрибәле икътисадчы Роза Исмәгыйль кызы гаиләсендә үсүен белгәч, башта гаҗәпләнеп калдым. Без җитәкче балаларының күп очракта тәкәббер булуына һәм урыс телендә генә сөйләшүенә күнеккән бит. Ә Радий Зәки улы рәхәтләнеп ана телендә сөйләшә, татар көйләрен хромкада уйный, җырлый, ди хезмәт­тәшләре. Аннан еш кына: “Миңа бәхет елмайды”, “Гел әйбәт җитәк­челәр туры килде” дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Шулайдыр, ләкин бәхет елмайсын, әйбәт җитәкчеләр белән эшләү өчен моңа лаек булырга кирәк бит.

...Техникум һәм авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авыл хуҗалыгы­ның төрле тармакларында хезмәт куйган Зәки ага Кадиковны 1971 елда КПССның Башкортстан өлкә комитеты аппаратына эшкә тәкъдим итәләр. Улы Радий 7нче сыйныфны тәмамлаганда өлкә комитетында җитәкчелек тәҗрибәсе туплаган Зәки Нурихан улын Мәчетле районы Советы башкарма комитеты рәисе итеп юллыйлар. Соңрак КПСС район комитетының беренче секретаре була. Уфадагы өч бүлмәле фатирны дәүләткә тапшырып, районга күченеп китәләр. Югыйсә, шунда картәнилә­рен пропискага кертеп, өч елдан институтка керәчәк улларын калдырып китсәләр дә була иде бит... Шулай эшләмәүләренә полковник бүген бик канәгать.

Радий Зәки улының әтисе ягыннан картәтисе Нурихан сугышта яраланып кайткан. Әнисенең әтисе — Исмәгыйль картәтисе сугышта һәлак булган. 1941 елда туган Роза ханым әтисен бер мәртәбә дә күрмәгән. Балачактан хезмәт тәмен татып үскән Кадиковлар Мәчетлегә күчкәч, 5 ел Уфада яшәп-укып, урам гадәтләренә тартыла башлаган Радийга хезмәт терапиясе өчен шартлар тудыра. Район җитәкчесенә бирелгән йортның 8 сутый ташлы җире дә була. Иң әүвәл, сыер, кош-корт алалар, бәрәңге, яшелчә утырталар. Чиратлап көтү көтәргә чыгалар.

— Өч ел таш чыгарып, җирне ашладык. Носилкалап, кара балчык керттек. Башта әни, аннары сеңелләр сыер сауды. Югыйсә, беренче секретарьга ит-сөт кенә китерерләр иде колхоздан. “Эштән курыкмагыз,” — ди иде әти. Үзе безнең белән бергә тирес чыгара иде. Печән чаптык, бәрәңге утырттык. 8-10нчы сыйныфларда әти мине авыл сөтен, итен үзем эшләп ашарга өйрәтте. Хәзер дә әти-әнигә рәхмәт әйтәм, — ди Радий Зәки улы. — Хәзер дә рәхәт­ләнеп җирдә эшлим, тирес исеннән борынымны җыермыйм. Миндә ниндидер уңай яклар бар икән — барысы да әти-әни һәм картәти, нәнәй тәрбиясе, — дип искә ала полковник. — “Улым, эшне ярат, кеше­ләр­не рәнҗетмә”, — ди иде әти. Үзе дә шулай яшәде.

Мәчетледә алар район җитәкчеләре: суд рәисе, милиция башлыгы һәм башкалар белән бергә табигатькә чыга.
— Аракы эчү өчен түгел. Аралашу өчен. Әти гармунда уйный, җырлый. Туганнар белән дә шулай аралаштылар. Әтиләр 8 бала, иң олы абыйлары Нурлыгаян Сталинград сугышында һәлак булган. Зур әти, зур әниләр җыелып, гел гармунда уйнап, “Сарман буйлары”, “Иске кара урман”, “Керим әле урман­нар­га”ны җырлыйлар иде. Әтием үзе дә җыр яраткач, Илһам Шакиров Башкортстанга концерт белән килгәч үзебезгә кунакка чакыра иде. И-и, күңелле вакытлар, Илһам абый җырлый, әти җырлый, әни табын көйли... — дип хатирәләргә бирелә Радий Зәки улы.

Мәчетлегә күченүләренә Радий Кадиков тагын шуңа сөенә: ул үзенең хәләл җефетен Резеда Рәмзи кызын шунда очрата, бер сыйныфта укыйлар. Уфага укырга да бергә чыгып китәләр. Әле өч ел элек кенә Уфа егете булган Радий авыл хуҗалыгы институты тулай торагында яшәп укый башлый. Резеда медицина институтына керә. 3нче курстан соң яшьләр өйләнешә. Яшь ир укуны 2 елга иртәрәк төгәлләп, распределение буенча “Башсельхозтехника”га эшкә килә. Резедасы укып бетерә, ә Уфада фатирга өмет юк. Яр Чаллыдагы туганнары – Дамир абыйлары, килеп, шәһәрне карап китәргә чакыра. “Камгэсэнергострой” производство берләшмәсенең санчастендә — яшь табибәгә, зур төзелеш оешмасында инженер-механикка эш табыла. Ике яшь белгечне шулай кушкуллап кабул итәләр. Башта яшьләргә бүлмә, өч елдан аерым фатир бирәләр. Ярты елдан соң яшь белгечләргә чиратсыз торак бирү турындагы закон көчен югалта. Бәхет елмайды дими, ни дисең?!

Быел җәй Кадиковларның өйләнешүенә 32 ел булган инде. Кызлары Әдилә — икътисадчы. Гаиләсе белән Бельгиядә яши, 9 һәм 4 яшьлек уллары үсә. Уллары Айрат — шәхси эшкуар. 5 яшьлек кызлары бар, августта уллары туган.
Ике ел элек ял иткәндә Кадиковлар белән булган вакыйганы искә алмасам, язмам тулы булмас иде.

Иртәнге дүртләр тирәседер, Кадиковлар ирле-хатынлы ыгы-зыгысыз, аулакта рәхәтләнеп йөзәргә дип суга кереп китә. Гаилә башлыгы акуланы күргәндә алар инде ярдан шактый ерагайган була. Иң куркыныч халәт килеп тугач, Резеданы ярга таба этеп, аны булса да коткарырга тырыша ир. “Ничек тә Резеда исән калырга тиеш, балаларга әни кирәк”, — дигән уй белән йөзә.

— Мин үземнең синең өчен кадерле, кирәк икәнемә чынлап ышандым, калдырып та китә ала идең бит, — дигән Резедасы, ярга чыгып тынычлангач. Беренче мәхәббәт акуланы гына җиңмиме соң?!

Татарстан АССРы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспек­циясенең 70-80нче еллардагы легендар җитәкчесе, сугыш чоры ятиме, партия эшлеклесе, соңрак 20 ел ветераннар Советын җитәкләгән Рафаэль Туктаров белән сөйләш­кәндә Радий Зәки улы янына эш белән барырга җыенуымны әйтеп, сорап куйдым: “Ниндирәк кеше, җитәкче ул?”

— О-о, Кадиков кебекләр исәпле генә, андыйлар бөтен республика дәүләт автоинспекциясендә 2-3 кеше. Үземнең балаларым да Аллага шөкер, ә Радий Зәки улы кебек улым булса, бик горурланыр идем. Мин Яр Чаллыга җае чыккан саен бик рәхәтләнеп киләм, — диде ветеран.

Рафаэль Мирзахәсән улының 80 яшьлегенә язма әзерләгәндә шундый ук сорауны Кадиковка бирдем.

— Рафаэль абый акыл иясе, тормышта күп күргән, күп белә. Ул минем әтием белән яшьтәш, шуңадыр мин аңа әтиемә караган кебек карыйм. Аның белән сөйләшеп утырганда бернинди институт-академия­ләр бирә алмый торган белем ала­сың.

Ике буынның ике вәкиленең Дәүләт автоинспекциясе кебек та­ләпчән, кырыс, гаеплеләрне җавапка тарту, шул ук вакытта, кеше гомерен саклау вазыйфасы йөкләнгән хезмәткә олы тормыш тәҗрибәсе бе­лән килүе, җәмгыять өчен бик хәерле фал.

Наилә ВИЛДАНОВА

Читайте нас: