+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2016, 02:00

Кыйный, димәк, ярата!..

Русиядә дистә меңләгән хатын-кыз даими рәвештә җәбер-золым кичереп яши.Һәр дүшәмбедә үткән иртәнге планеркада полиция начальнигы чыгышыннан мин блокнотка бер сан язып алам: атна эчендә ничә тапкыр гаилә ызгышлары буенча полиция чакыртылган. Бу сан мине һәрвакыт аптырата, чөнки атна саен искиткеч зур сан атала: 44, 56, 68. Бәйрәмнәрдә ул тагы да артып китә. Монысы инде, билгеле, эчү белән бәйле, ә эчкән гаиләләрдә яллар, кагыйдә буларак, тыныч үтми. Әлбәттә, бу проблема безнең шәһәргә генә хас түгел, гомумән, республикада, илдә шул ук хәл күзәтелә. Уйлап карагыз: статистика буенча ел саен Русиядә 40 мең хатын-кыз җәбер-золым корбаны була. Ел саен 14-15 мең хатын-кыз ир-ат кулыннан үлә. Чагышытру өчен: Әфган­станда 10 ел сугыш барганда 15 меңгә якын асыл ир-атларыбыз һәлак булды. Ә үзебездә, тыныч тормышта, ел саен 15 мең (!) хатын-кыз дөнья белән хушлаша.

Бу юлларны укыгач, үзеңне ирекле, цивилизацияле илдә түгел, кыргый җәмгыятьтә яшәгән кебек тоясың.
15 мең — коточкыч сан, аны календарьдагы 365 көнгә бүлсәң, бер көнгә 41 үлем туры килә. Димәк, безнең илдә ярты сәгать саен бер хатын-кыз кыйналып, көчләнеп үтерелә дигән сүз. Бу башка сыймаслык хәл, һәм моның белән көрәшергә кирәк!

Яшәү шартлары, наданлык, хәерчелек, эчкечелек шушыңа китерә дияр идең, статистика югары белемле, зур дәрәҗә биләүче ир-атларның да хатыннарына кул күтәргән очракларны китерә. Бу хайвани адым, күрәсең, күбрәк җәмгыятьтә социаль урын биләү белән түгел, ә баш миенең сәламәт булмавына, холык-фигыльгә бәйледер. Чөнки Ходай Тәгалә хатын-кызны физик яктан көчсез итеп яраткан, ә ир-атка көч-гайрәт биргән. Әгәр ир кеше күрәләтә үзеннән көчсез кешегә кул күтәрә икән, аны ничек сәламәт дип атыйсың да, аңа ни бәһа?

25 ноябрьнең Хатын-кызларга карата көч куллануга каршы ха­лыкара көрәш көне буларак бил­геләнелүе юкка гына түгел, чөнки югарыда китерелгән саннар бик җитди.

Кул күтәрмәгез!

25 ноябрь — Хатын-кызларга карата көч куллануга каршы халыкара көрәш көне. Бу дата 1999 елда БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан булдырыла һәм барлык илләрдә дә билгеләнә. Нигә 25 ноябрь? 1960 елда нәкъ шушы көнне Доминикана Республикасында сәяси активлыгы өчен өч бертуган кыз — Минерва, Патриа, Мария Тереза Мирабаллар кыйнап үтерелә.

Кызганычка каршы, кайбер хатын-кызлар өчен дөнья әле дә тыныч түгел, аларның гаиләсендә “сугыш” бара: дөньяда һәр дүртенче хатын-кыз ире яки өйдәше тарафыннан кыйналып яши.

Соңгы чиккә җиткән хатын-кызның түземлеге бетеп, кулларына корал алган чаклары да бик еш: төрмәдәге хатын-кызларның 70 проценты сугыш чукмары ирен теге дөньяга озаткан өчен утыра.

Проблема безнең ил өчен дә, башка илләр өчен дә бик җитди. Аеруча Африка, Азия илләрендә яшәүче хатын-кызлар искелек калдыгыннан җәфа чигә: аларны әле булса бик яшьли үзләре теләмәгән кешегә көчләп кияүгә бирәләр.

Кыскасы, календарьдагы бу көн хатын-кызлар проблемасын тагы бер кат искәртә һәм гүзәл затларны якларга, сакларга чакыра!


Ире тарафыннан кыйналып яшәгән бик күп хатыннарны беләм. Кайсы, үзендә көч табып, мондый кабахәттән ычкына, балаларын алып китеп, үзаллы тормыш кора, күпләр исә “балаларга әти булсын” дип, гаиләне таркатмыйча, интегеп яши бирә. Гаиләсен шул сәбәпле саклап килгән хатын-кызга бер генә сүз әйтәсе килә: мондый әти үрнәге балаларга, аеруча малайларга һич кирәк түгел, әниләренең интегеп яшәвен күргәнче, аларга әтисез яшәү мең артык.

Гәзит укучыларны Әнисә исемле кызның (исемнәр үзгәртеп алынды) язмышы белән таныштырасы килә. Ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле бу кыз әти-әнисе бер-берсен хөрмәт иткән гаиләдә иркә кыз булып үсте. Милициядә эшләгән Фәрит исемле егеткә яратып кияүгә чыкты. Никахларына бер ел да үтми, аның тормышы чын тәмугка әйләнә. Ир актыгы Әнисәгә кул күтәрә башлый, тора-бара аякларына ирек бирә, берәр нәрсә ошамаса, хатынын типкәли башлый. Җансыз, кансыз бу бәндә яшь хатынны тукмаудан үзенә тәм таба, күрәсең, аның тәнендә тәмәке төпчекләрен сүндерә, “мин эштә чакта ирләр белән йөрисең” дип тукмый, ашатмый тота, батареягә бәйләп куя. Хәтта бер йотым су да бирмичә өч көн тоткач, Әнисә һушын югалта. Ул вакытта кабахәт ир судтан котыла, төрле юлын табып, дәваханәдән хатынын алып чыга, хокук саклау органнарына бер кәгазь дә китми.

Иң куркынычы — бу хәлләр балалар күз алдында бара, 6 яшьлек малай белән 2 яшьлек кыз куркудан почмакка посалар, әтиләре чыгып киткәч, әниләрен жәлләп кычкырып елыйлар. Аларның психикасына да әйтеп бетерә алмаслык зыян килә. Бервакыт Әнисә ире белән мәчеткә кергәндә, авылдаш кызының учына алдан әзерләгән хатны сала. “Мине ничек дә Фәрит өйдә юкта эзләп тап!” — дип язылган була анда. Авылдашы, бергә уйнап үскән Зәлия, Фәритнең эштә икәнлеген белеп, Әнисәне эзләп өйләренә бара һәм ул аңа барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Әнисәне коткару буенча план корыла: тәүдә танышлары белән сөйләшеп, фатирга камера куела, ул ун көн дәвамында Фәритнең Әнисәне ничек мыскыл итүләрен яздырып бара. Хатынның: “Болай яшәгәнче, үлеп котылуың мең артык” дигәненә Фәрит: “Мин сине обязательно үтерәм, но әле вакыты җитмәде! Уйнап туймадым әле!” — дип хатыны каршында пычак биетә. Әнисәне Зәлиянең ялгыз яшәгән ахирәтләренә качыралар. Фәрит аларны тиз генә тапмасын өчен бу эшне каникул вакытына туры китерәләр. Әнисәнең улы укыган мәктәптән, кызы йөргән балалар бакчасыннан документларын алалар. Ике ай буена хатынын табалмаганга ачуы кайный Фәритнең, тапсам, ни эшләтергә беләчәкмен, дип зәһәрләнә. Ә Әнисәнең язмышы бөтенләй башка борылыш ала: ул икенче бер шәһәрдә яшәүче бик дини бер егет белән таныша. Хатынның ачы язмышы турында белсә дә, Илдус аңа тәкъдим ясый. Акыллы, тыныч, итәгатьле бу кешегә тормышка чыга ул. Пропискага керү белән, хатыны һәм балаларының кайда икәнлеген ачыклап, бу шәһәргә җенләнеп Фәрит килеп җитә. Әмма аның нинди ният белән киләсен белеп, “әзерләнеп” көтәләр, Әнисә аерылышырга документларын тапшырган була. Илдус Фәриткә теге язмаларны күрсәтә, яхшылык белән сыпыр, башкача Әнисәгә якын килмә, дип кисәтә. Ачуыннан шартлар чиккә җиткән Фәрит ул вакытта балаларын алып кайтып китсә дә, суд икенче карар кабул итә, балаларны әниләренә кайтара. Әнисә бүген дүрт бала әнисе, Илдус белән менә дигән яшәп яталар. Ә Фәрит төрмәдән чак котылып кала. Эшеннән куыла, бүгенге көндә шәхси бер фирмада каравылчы булып эшли.

15 мең — коточкыч сан, аны календарьдагы 365 көнгә бүлсәң, бер көнгә 41 үлем туры килә. Димәк, безнең илдә ярты сәгать саен бер хатын-кыз кыйналып, көчләнеп үтерелә дигән сүз. Бу башка сыймаслык хәл,
һәм моның белән көрәшергә кирәк!


— Мондый хәлгә тарысагыз, ничек тә аннан чыгу юлын эзләгез, кемгә булса да, үзегезнең кайгыгыз турында хәбәр итәргә тырышыгыз. Чит-ят кешегә булса да адресыгыз, ярдәм кирәклеге турында язылган кәгазьне тоттырып китегез. Мине дә Фәрит айлар буе урамга чыгармый иде, әмма чыксам, ничек качырга, кемгә хәбәр итәргә, дип гел каранып, эзләнеп йөри идем. Бу дөньяда беркем дә тукмалып яшәргә тиеш түгел! — ди Әнисә.

Һәр чирле кеше үзенчә чирледер инде (хатын-кызга кул күтәргән ир-атны сәламәт дип әйтә алмыйм), кемдер физик көч куллана, икенчеләр акча бирмичә интектерә, өченчеләр ха­тынының һәр адымын күзәтә, аның кайда барганы, кем белән сөйләшкәне турында бәйнә-бәйнә сорау ала. Шуңа да психологлар мондый ирдән тизрәк китүең яхшы, дип киңәш бирә, чөнки чир китә, гадәт китми, диләр бит, андый кешенең берәр вакыт үзгәрүенә өмет юк.

Зур шәһәрләрдә авыр хәлдә калган хатын-кызларны кабул итү үзәкләре бар. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли һәм явыз ирнең йодрыгыннан качып киткән хатын-кызларны һәм балаларны кабул итә. Әмма, билгеле ки, мондый үзәкләр генә хәлне үзгәртә алмый. Бу очракта хөкүмәтнең мондый гаугалы ирләргә карата каты закон кабул итүе кирәк. Әйткәндәй, ул инде Дәүләт думасына кертелгән, тикшерү процессында. Чит илләрдә, әйтик АКШта бу проблема белән моннан 25-30 ел элек шөгыльләнә башлаганнар. Агрессив ирләргә каршы бөтен җәмәгатьчелек күтәрелгән, рәсми органнар кушылган. Бездә ир хатынны урам уртасында тукмаса да, килеп сүз катучы, яклаучы юк. Хәтерегездәме, узган ел Интернет шундый видео белән тулган иде: кабахәт ир хатынны урам уртасында типкәли, аңа пычак белән кадый, ә кешеләр... узып китә тора. Имеш, бу ир белән хатын эше! Үзара аңлашсыннар. Гаилә мөнәсә­бәтләренә ир белән хатын эше дип карауны туктатырга вакыт. Әгәр дә гаиләдә барысы да яхшы икән, анда болай да берәү дә кысылмый, әмма хатын-кызга яклау кирәк икән, хөкүмәт, кризис үзәкләре, психологлар, хокук саклау органнары бу ярдәмне күрсәтергә әзер булырга тиеш. Хатынны тукмау берничек тә ирнең “үз эше” була алмый! Икенче бер кешене җәберләүче ир белән полиция шөгыльләнергә тиеш. Башка илләрдә бу уңайдан бик яхшы практика бар: ир хатынына яки баласына кул күтәрсә, закон аны шундук өч-дүрт айга гаиләсеннән аера. Ирнең хезмәт хакы гаиләгә килеп тора, ә аның үзенә хатынына һәм баласына якынлашырга ярамый. Бу вакыт аңа уйланыр, акылга утырыр өчен бирелә. Күпчелек очракта бу проб­лема, чыннан да, башкача кабатланмый. АКШта ир-атлар кулыннан каза күргән хатыннар саны елына 2 мең тирәсе булу бәлки шуның нәтиҗәседер. Бездә исә йодрык астында яшәүче хатын-кызлар саны 40 меңнән арткан. Бу нормаль күренешме? Иң куркынычы — көн саен хатыннарын җәберләп торучы ирләргә каршы бернинди көрәш тә юк. Әгәр дә бичара хатын, мыскыллауга түзә алмыйча, полиция чакыртса — ирне 15 тәүлеккә утырталар яисә штраф салалар. Ул штрафны гаилә кесәсеннән түләргә кирәк. 15 тәүлек утырып, ул ярты ай хезмәт хакын югалта, таякның авыр башы гаиләгә төшә. Ә кайткач мондый адымы өчен хатыныннан үч ала, аны “акылга утырта”. Шулай булгач, нигә чакырсын хатын полицияне? Ә бит законга кирәкле төзәтмәләр керткәндә, мондый ирләрне гаиләдән читләштереп, аларга карата башка җәза кабул итеп тә булыр иде. Элек хезмәт коллективлары, партия оешмасы, профсоюзлар, авыл Советлары мондый ирләр белән көрәшә, хатынны яклый иде. Ә хәзер бу юк, бичара хатын эндәшми, шул тукмалуларга, мыскыллауларга түзеп яши.

Тагын бер кат әйтәсем килә, гаиләдә булгалый торган конфликт белән тукмалып яшәү, җәбер-золым бер түгел. Конфликт ул чишелә, аннан чыгу юлы табыла. Ә менә җәбер — бер яклы гына. Биредә җәберләүче һәм каза күрүче бар. Менә шул җәбер­ләнүчегә ярдәм кирәк тә инде. “Кыйный, димәк, ярата!” дип караудан туктарга вакыт.

...Минем бер танышым бар. Ул бик күп акча эшли. Хатынын курчак кебек киендерә, аны ял йортларына, концертларга йөр­түдән, бүләкләр алып бирүдән тәм таба. “Мөмкин булса, мин аны курчак кебек, сервантта гына утыртыр идем, хатын-кыз тирә-якны матурлап торыр өчен яратылган бит ул!” — ди ул. Мондый ир-ат, әлбәттә, соклану тудыра. Башкаларга да хатыннарыгызны саклагыз дип әйтәсе килә, чөнки алар сезнең аналарыгыз, кызларыгыз затыннан!
Читайте нас: