+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2016, 02:00

“Эх, быел да яшен сукмады!”

Бүген-иртәгә җимерелергә торучы “мәдәният учагы”нда сәнгать утын сүндермәскә тырышып яшәүче Түбән Кыйгы авылы халкыннан без бу юлы да шундый сүзләр ишетеп кайттык.“Бу юлы да” диюнең сәбәбе шунда: “Кызыл таң”ның 2012 елгы 23 июнь санында хезмәттәшем Айдар Зәкиевның Кыйгы районыннан язылган “Дәваханә ябылды. Мәктәпне яшен сукты. Клубны да суксын иде!” дигән күләмле мәкаләсе дөнья күргән иде инде. Ул чакта каләмдәшемне юлга чыгарга республикабызда һәм илдә киң билгеле педагог, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган, Башкортстанның халык укытучысы (шушы көннәрдә генә Президент Владимир Путин аңа “Русиянең халык укытучысы” дигән исем бирелү турындагы указга кул куйды! Башкортстанда мондый исемгә лаек булган бердәнбер педагог ул хәзер!) Лиза Әһәдуллинаның редакциябезгә юллаган хаты мәҗбүр итте. Октябрьдә бу районда махсус командировкада булганда без, гәзитебез традициясенә тугры калып, әлеге проблемага кире әйләнеп кайтырга булдык һәм... “йөкнең” урыныннан кузгалмаганлыгына инандык.

Читайте нас: