+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2016, 02:00

Халык әЙтсә — хак әйтә

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия өчен” Халык фронты” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы рәистәшләре Эльвира Аеткулова, Азат Фазлыев һәм Надежда Крылова, шулай ук әлеге җәмгыятнең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин белән очрашты.

Анда агымдагы елда штаб эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, җәмәгатьчелек һәм бизнесның власть белән үзара бәйләнеше өлкәсендә эшне яхшырту буенча иҗтимагый хәрәкәтнең тәкъдимнәре тикшерелде.

Эльвира Аеткулова белдерүенчә, төбәк власте “фронтчылар”ның узган елда республика Башлыгы белән очрашуда яңгыратылган тәкъдимнәренә уңай йогынты ясады. Әлеге вакытта бу мәсьәләләрнең барысы да хәл ителгән.

Надежда Крылова тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшче төркем тарафыннан булдырылган тәкъдимнәр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттырган идарәче компания­ләрнең намуссыз эше турында дәгъва белдереп мөрәҗәгать итә. Күп очракта компанияләр гомумйорт исәп җиһазлары күрсәткечләре турында объектив мәгълүмат бирми.

Республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләнең җентекле тикшерү таләп итүен белдерде. Гомумйорт исәп җиһазларын контрольдә тоту системасын булдыру зур чыгымнар таләп итә, шул ук вакытта бу мәгълүмат белән гражданнарның бик азы гына кызыксына.

— Нигездә, сөйләшү тәфсилле булды. Без республика Башлыгына тәкъдимнәребезне җиткердек. Очрашу ахырында Рөстәм Хәмитов Гомумрусия халык фронтының республикада хезмәт хакындагы аерма мәсьәләсен тикшерүгә кушылырга тәкъдим итте, — диде Эльвира Аеткулова. — Дәүләттән җәмәгать экспертизасын һәм ярдәмен тәэмин итүче мәсьәләләр дә бар. Бу очрашудан канәгать калдык, безнең тәкъдимнәр киләсе елда гамәлгә ашар дип ышанабыз.
Читайте нас: