+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2016, 02:00

Олы эшләр бәләкәй прәннектән башланды

Иске Кормаш авылындагы шәхси предприятие көн саен ике тонна кондитер ризыгы җитештерә.Иске Кормаш — район үзәгенә терәлеп урнашкан авыл. Халык биредән Кушнаренкога эшкә җәяүләп йөри. Соңгы елларда авыл күзгә күренеп үзгәрде, яңа урамнар үсеп чыкты. Иске Кормаш хәзер район үзәгенең “юлдаш” бистәсенә әверелеп бара. Авыл үзәгендә урнашкан кондитер ризыклары цехы аның данын республикага гына түгел, күрше төбәкләргә дә тарата.Сәүдә нокталарында “Кушнаренко прәннеге” дип тәкъдим ителгән тәмле ризыкларны күргәнегез бардыр, шәт. Аның унбиштән артык төре шушы авылдагы цехта җитештерелүен күпләр белмидер дә.Шәхси предприятие хуҗалары озак еллар башкалабыз Уфада яшәгән. Камил Шәңгәрәев ике дистә ел гомерен “Химпром” берләшмәсендә җаваплы вазыйфалар башкаруга бирә, “БНЗС” предприятиесендә инженер булып эшли. Хатыны Светлана да 20 елдан артык Уфада данлыклы кондитер фабрикасында хезмәт сала.— Балалык, яшьлек хыяллары үзенекен итә торгандыр инде. Бәләкәй чакта ук авыл кибетендә прәннек-печенье сатучы апаларга көнләшеп карый идем. Туйганчы ашыйсы килүдән түгел, әлбәттә. Авыл кибетенә элек еш кайтмый иде бит андый тәм-том. Шуларны күбрәк кайтарып, кешеләргә үзләренә кирәк кадәр бирәсе килә иде. Менә шушы “сәүдәгәрлек орлыгы” олыгая төшкәч “шытым” бирде, — ди цехның җитештерү бүлеге мөдире Светлана Шәңгәрәева.Алар авылда шәхси пред­приятиеләрен 2004 елда ача. Кечкенә бизнеслары прәннектән башлана. Ихтыяҗны өйрәнәләр. Уфада хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр дә табыла. Хәзер инде биредә өч дистәгә якын төрдә кондитер ризыклары җитештерелә. Тәүлегенә ике тонна чамасы продукция эшләнеп, республика районнарына, күрше Татарстанның сәүдә нокталарына озатыла.

Читайте нас: