+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2016, 02:00

Сез Аллаһмы әллә?

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар язмышы белән күпме уйнарга була?“Мөмкинлекләре чикле кешеләр” дигән төшенчә сезнең колагыгызны ярмыймы соң? — дип сорады миннән бервакыт районда инвалидлар приютында яшәүче гарип кеше.— Сез үзегезне мөмкинлекләре чикләнмәгән кеше дип исәплисезме әллә? Сез Аллаһмыни? Бер Аллаһ кына мондый кодрәткә иядер ул...Мин, оялып, башымны аска идем.

Тәннәре генә түгел, җаннары да яралы кешеләрнең хәтерен кал­дырырга бер сүз җитә икән бит, дип уйладым шулчак. “Инвалид” сүзе аларны рәнҗетә, дип, җәмәгатьчелек шушы төшенчәгә тукталган иде. Ләкин ул да аларның “менә туктыйм, менә туктыйм” дип, сүлпән генә типкән йөрәкләренә ук булып кадала икән ич. Ә без аларны ничек кенә кимсетмибез дә ничек кенә мыскылламыйбыз!

“Мин кедыларым булмаганга елый идем, ләкин бервакыт аяксыз кешене күрдем...”, дип үзенең бала чактагы тәүге коточкыч тәэссорат­лары белән уртаклаша билгеле футболчы Зәйнетдин Зидан. Ул шул чакта күз яше түгүе сәбәбенең никадәр кечкенә һәм әһәмиятсез икәнен аңлаган. Әйе, дүрт саның төгәл булганда кедылары да, туфлиләре дә, башкасы да табылыр, ә менә кедыларың булып та шуларны кияргә аягың булмаса...

Аларга ничек яшәргә? Сәламәт кешеләр дә авырлык белән көткән бу дөньяда ничек югалмаска? Ничек үзеңнең барлыгыңны белдерергә? Хокукларыңны якларга? Шулай дип без, аяклылар, аяксызларны, кул­сызларны, мөмкинлекләре чикле башка кешеләрне кызганып утырганда алар, без мактана алмаган ихтыяр көчләрен эшкә җигеп, тормышта әллә никадәр җиңүләр яулаган, әллә күпме яхшы эшләр кыл­ган булыр.

Яхшы тәрбия ала алсалар, билгеле. Ләкин безнең илдә инвалид бала туу — гаилә өчен иң куркыныч җәза ул. Алар башкалар тара­фыннан читкә кагылган бер кирәксез җанга әйләнә. Хәл шулкадәр кискенләшә ки, көннәрдән бер көнне ата-ана гарип баладан баш тар­тырга мәҗбүр була хәтта. Ә моңа кадәр җәмгыять инвалид бала тәрбия­ләү­челәрдән йөз чөерә, дуслар ташлап китә, социаль хезмәтләр күрсәтелми... Чөнки социаль хез­мәткә ялгыз инвалидлар гына исәп тота ала, ә гаиләдә яшәүче ялгыз түгел, димәк, аңа сиделка да, башкасы да тиеш түгел. Бу хакта ата-ана хәстәрлек күрергә тиеш. Янә дә алар акча эшләү җаен табарга, медицина хезмәте алуга ирешергә тиеш.

Матди дәрәҗә түбән тәгәрәп, гаилә фәкыйрьлек чигенә җитә, чөнки ата-ананың икесенә дә эшләү мөмкинлеге юк. Ә чирле бала күп акча таләп итә: кыйммәтле операцияләр, дарулар, яхшы табибка күренү, медицина тикшеренүләре үтү, түләүле тернәкләндерү, махсус педагоглар яллау, шәхси тернәкләндерү чаралары сатып алу һәм башкалар.

Шундый хәлләрдә баланы арытаба тәрбияләүнең мөмкин түгеллеге аңлашыла. Гаилә сайлау алдында кала: баладан баш тартып, тулыканлы тормыш белән яши башларгамы, әллә инде гарип бала белән интегүне дәвам итәргәме? Башкача юл юк. Бала үсү белән проблемалар да арта. Аңа белем бирү мәсьәләсе килеп баса. Һәм яңа диагноз: балагыз укый алмаячак! Һичшиксез, укытучыларга авыру балага белем биреп интеккәнче, шушы диагнозны куеп котылу җиңелрәк. Менә шунда баланы дәүләткә тапшыру мәсьәләсе өлгереп җитә дә инде. Статис­тика буенча, инвалид балаларның 60 проценты 6-8 яшьтә интернатка эләгә. Монда ата-ананы гаепләп булмый, вазыйфалары буенча гаиләдә тәрбияләнүче инвалид балаларны тернәкләндерүгә һәм дәвалауга ярдәм итүне оештырырга тиешле түрәләрне гаепләргә кирәк.

Туймазы шәһәрендә яшәү­че дусларыбызның тәүге уллары инвалид булып туды. Шул көннән яңа гына югары уку йортын тәмамлаган әнисе үзен шушы баланы тәрбия­ләүгә багышлады. Тулай торакта яшиләр иде, озак кына көрәшә торгач, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите ярдәме белән дә, бер бүлмәле фатирлы булдылар.

Аннары яңа бәла: көтел­мәгән хәл-шартларда әнисенә тиз арада эшкә чыгарга кирәк булганлыктан, сабыйны якындагы поселоктагы инвалид балалар өчен интернатка урнаштырырга туры килде. Диагнозы бик җитди булса да, бөтен нәрсәне дә аңлата алган малай бер-ике атна эчендә юкка чыкты, дияргә дә мөмкин. Белгән барлык сүзләрен, хәрәкәтләрен онытты, бөтенләй кыргыйга әйләнде. Бу кадәресен ана йөрәге күтәрә алмады, бераздан ул аны өенә алып кайтып, кабаттан тәрбияләргә кереште.

Әйе, без акылы зәгыйфь, физик кимчелекле балаларны тимер рәшәткәләр артына илтеп ябабыз. Инвалидлар белән керемне бүлешәсебез килми, бюджеттан аларга күбрәк акча бүлеп, кешечә яшәргә яраклы булган тораклар төзү зарурлыгы турында дәшмибез. Ничә бала шундый коточкыч шартларда җан асрарга мәҗбүр икән?! Аһ, ул интернатлар! Сез анда берәр сәгать кенә торып карагыз! Ә йорт шартларында бала бит ата-ана канаты астында яши, тормыш көтәргә өйрәнә, белгечләрчә әйтсәк, социальләшә. Хәлләре дә җиңеләя, савыгып китүчеләр дә бар. Ләкин мондый балалар түзем, нык, хәлле гаиләләрдә генә тәрбияләнә ала шул.

2010 елдан алып өлкән яшьтәге инвалидлар саны кими, шул ук вакытта гарип балалар саны арта, дип чаң суга белгечләр. Алар өчен тагын да күбрәк учреждениеләр кирәк булыр микән? Әллә инде дәүләт ата-анага инвалид баланы тәрбияләү өчен шартлар тудыру хәстәрен күрә башлармы? Ниһаять, алар авыру сабыйларына кыйммәтле операцияләр үткәрергә матбугат чаралары аша халыктан акча теләнеп йөрмәс. Кешелек абруе аяк астына салып тапталмас өчен. Дәвалауга дәүләттән акча бүленүче авырулар исемлегенә балалар өлешенә төшкән барлык чирләрне дә кертү өчен бүгенге хөкүмәтебез нинди шартлау яңгыравын көтә соң ул? Ни өчен бер төрле диагнозлы баланы дәвалау өчен дәүләт түли, икенче төрле диагноз мондый чирләр исемлегенә кертелмәгән? Ике бала да авыр чирле бит, икесе дә интегә, икесенә дә ярдәм кирәк. Сез бу чирләрне ничек аерасыз? Мәкалә башында үземә юлланган сорауны мин бүген җылы кабинетларда балалар язмышын хәл итеп утыручы әнә шул түрәләргә бирер идем: сез Аллаһмы әллә?

...Авылдашымның оныгы бик зәгыйфь булып туды. “Йөрәге хәлсез, бик күп операцияләр кичерергә туры киләчәк”, диде табиблар һәм нарасыйны бала тудыру йортында калдырырга тәкъдим иттеләр. Балага инде бер яшь. Ул, чыннан да, берничә авыр операция кичерде. Әти-әнисе аның белән Русиянең бик күп дәваханәләрен гизде. Бүген инде ул утыра, аягына басарга омтыла, елмая, бер сүз белән әйткәндә, яши. Белмим, бала тудыру йортында калдырылса, бу сабый бүген исән булыр иде микән?
Читайте нас: