+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2016, 02:00

Владимир Путин: “Без — күптөрле, әмма Илебез берәү генә!”

1 декабрьдә ил Президенты Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели. Чираттагы Юллама — Владимир Путинның Русия парламенты палаталары алдында унөченче чыгышы. Президент постында булган Борис Ельцин һәм Дмитрий Медведев Юлламаларын да исәпкә алып, бу — илнең яңа тарихында инде 23нче документ. Кремльнең Георгий залында үткән чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палата башлыклары катнашты.

— Бүген икътисад, социаль өлкә, эчке һәм тышкы сәясәттәге бурычларыбыз хакында сүз барачак. Бу юлы икътисадка, социаль мәсьә­ләләргә һәм эчке сәясәткә зур игътибар бирәчәкбез, — диде Владимир Путин. – Шушы мәсьәләләрне, тарихта бер­ничә тапкыр булганча, катлаулы шартларда хәл итәргә туры килә. Русия халкы илнең дәүләт мәнфәгатьләрен, мөс-т­әкыйльлеген һәм бәйсезлеген курсын якларга сәләтле булуын янә раслады.
Түбәндә Русия Президенты Юлламасындагы аеруча мөһим урыннарга аерым тукталабыз.

Сайлаулар
Сәяси системаның демократия институтларын үстерү курсы, сайлауның көндәшлеген күтәрү үзен аклый, дип исәплим. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

“Бердәм Русия” Дәүләт думасында конституцион өстен­леккә ия, партия парламентта Хөкүмәтнең терәге булып тора. Аларның бердәм эшчәнлеге гражданнар алдында алган йөкләмәләрне, биргән вәгъ­дәләрне үтәрлек итеп оештырылырга тиеш, русияле­ләрнең ышанычын акларга кирәк. Илдә законнар чыгару власть органы буларак, Дәүләт думасының абруе арта, моны куәтләргә һәм эшләр белән дәлилләргә кирәк.

Тарих

2017 елда революциягә 100 ел тула, ул тарихи вакыйгага гадел һәм тулы анализ бирергә кирәк. Без фаҗигале тарих битләре белән уйнарга тиеш түгелбез. Шуны истән чыгарырга ярамый: без бердәм халык, һәм безнең Русия дә бер генә.

Имин көн итүче илләрдә дини, милли һәм социаль сәбәпләр буенча эчке низаглар тууы зур борчуга сала. Миграция нәтиҗәсендә килеп туган каршылыклар уйланырга мәҗбүр итә.

Философ Алексей Лосев сүзләре белән әйткәнчә: “Без туган илебезнең кытыршылыклы үткән юлын яхшы беләбез”. Тынычлык һәм иминлек өчен тарих сабакларын онытмаска кирәк.

Демография

Илдә халык саны елына 1,7 процентка арта. Бу — Европа илләре күрсәткеченнән зуррак сан. Без алга таба да социаль өлкәдә халык мәнфәгатьләренә җавап бирерлек үзгәрешләр алып барачакбыз.

Медицина
Соңгы 10 елда югары технологияле медицина ярдәме күләме 15 тапкыр артты. Бүген безнең табиблар катлаулы шартларда да яңа туган сабыйларның гомерен саклап кала ала.

Шул ук вакытта, сәла­мәтлек саклау өлкәсендә хәл ителмәгән проблемалар бар. Медицина учреждениеләренә заманча мәгълүмат техно­логияләрен кертү мотлак. Ике елда илнең барлык дәва­ханәләре һәм поликлиникалары югары тизлектәге Интернет челтәренә тоташтырылырга тиеш. Табибларны бер кочак отчет һәм белешмәләр тутырудан азат итик, авыруны дәваларга вакытлары күбрәк калсын.

Санитар авиацияне үстерү мөһим. 2017 елда меди­цинаның бу өлкәсен үстерүгә 3,3 миллиард сум бүленәчәк.

Мәгариф

Мәктәпләр белән төрле тәҗрибәләр үткәрүдән сак булырга кирәк. Бездә тузган һәм авария хәлендәге мәктәпләр булмаска тиеш.

Мәгарифнең мөһим бурычын академик Лихачев сүзләре белән билгеләргә мөмкин: “Белем бирергә һәм югары әхлаклы кеше тәрбияләргә”. Илебез мәгарифенең фундаментальлеген саклап калу мотлак. Русия мәгариф сис­темасының нигезендә “һәр бала, үсмер талантлы” дигән фундаменталь принцип ятарга тиеш.

Фән

Бизнес белән берлектә профессиональ кадрлар әзерләү системасын булдырабыз, моның өчен 2017 елдан вузларда инженерлар әзерләү өчен бюджет урыннары арттырылачак.

Мега-грантлар программалары кысаларында илдә халыкара дәрәҗәдәге 200дән артык лаборатория ачылган. Аларны моңа кадәр чит илдә эшләгән талантлы галимнәр җитәкли. Без талантлы галимнәргә ярдәм итәчәкбез, аларга җиде елга исәпләнгән грантлар биреләчәк. Русия фәнен үстерүгә 3,5 миллиард сум бүленәчәк.

Хәйриячелек
Түрәләр саран булмаска, кабинетларда качмаска һәм халык башлангычларына теләктәшлек итәргә, алар белән сөйләшүдән курыкмаска тиеш. Безнең чорның үзен­чәлекле билгесе – хәй­риячелеккә киң катлам җәмәгатьчелек җәлеп ителү. Кайвакыт аз керемле кешенең ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышуына гаҗәпләнәсең. Мин сездән саран булмавыгызны сорыйм. Әйдәгез, бергәләп бу мәсьәләне хәл итик. Коммерциягә карамаган оешмаларга һәм волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итәргә кирәк.

Төбәкләргә ярдәм

2017 елда ил төбәкләрен, шул исәптән моношәһәрләрне, төзекләндерүгә 20 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу акча халык фикеренә колак салып файдаланылырга тиеш. Гомумрусия халык фронтына бу средстволарның нәтиҗәле тотынылуын контрольгә алуны йөклим.

Икътисад

Икътисад үсеше акры­наюының төп сәбәбе Русиянең эчке проблемаларында: инвестицион ресурсларның, заманча технологияләрнең, профессиональ кадрларның дефициты, көндәшлекнең тиешенчә үсешмәгән булуы, эшлекле мохиттәге җитешсезлекләр.

Узган елда тулай эчке продукт 3,7 процентка төшкән иде, быел бу күрсәткеч кимрәк булачак.

Бүген Русиянең IT-ком­панияләренең экспорты ике тапкыр үсте (елына 7 миллиард сум). Әле күптән түгел бу сан ноль иде. Финанс министрлыгының ташламалары шундый нәтиҗә бирде. Эшне башлаган чорда 28 миллиард сум салым күчерелсә, 2014 елда бу күрсәткеч 54 миллиард сумга җитте. Салым ташламаларын 2020 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Ышанам, ташламалар бу юнәлешнең ил икътисадындагы урынын ныгытуга булышлык итәчәк.

Русия Хөкүмәтенә 2025 елга кадәр ил икътисадын үстерүнең анык планын әзерләүне йөклим.

Инфляция

Русиядә иң түбән инфляция 2011 елда булды, ул 6,1 процент тәшкил итте. Быел кимрәк тә булуы ихтимал, димәк, 2017 елда без 4 процент күрсәткеченә ирешә алабыз. Моның өчен икътисадта барлык шартлар да бар.

Коррупция

Коррупция темасына аерыла тукталып үтәсем килә. Вазыйфа һәм элек яуланган казанышлар теләсә нинди дәрәҗәдәге чиновник өчен калкан була алмый. Суд карарына кадәр беркемне дә гаепле, яки гаепсез дип әйтү мөмкин түгел. Кызганычка каршы, бездә зур резонанс тудыручы очраклар турында мәгълүмати шау-шу тудыру гадәткә керде. Коррупция белән көрәш — ул шоу түгел.

Авыл хуҗалыгы

Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр Русия агросәнәгать комплексы үсешенә уңай тәэсир итте, дип саныйм. Ләкин фермерлар “бер урында таптанмаска” тиеш, чөнки авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч ясаган санкцияләр гел дәвам итмәс, бу шарт­лардан файдалана белергә кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгару хәрби техника экспортына караганда күбрәк табыш китерә. Быел авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты бюджетка 16,9 миллиард доллар китерер дип көтелә. Хөкүмәт авыл хуҗа­лыгы тармагына ярдәм күр­сәтүгә игътибар итәргә тиеш.

Тышкы басым

Илебезгә тышкы басым ясарга омтылулар булды. Русия агрессиясе һәм пропагандасы, чит илдәге сайлауларга тыкшыну турында миф, безнең спортчыларны, аеруча пара­лимпиячеләрне кысу, ярышлардан читләштерү — барысы да эшкә җигелде. Акча түләнгән мәгълүмати кампа­нияләр, компроматлар, акыл өйрәтүләр арытты. Әгәр кирәк булса, без үзебез дә барысын өйрәтә алабыз.

Йомгаклау

Әлбәттә, Русия башка илләр белән каршылыклар булуын теләми. Чит илләрдәге кайбер коллегалардан аермалы буларак, без дошман эзләмәдек һәм эзләмибез. Безгә дуслар кирәк. Шул ук вакытта, үзебезнең мәнфәгать­ләрне кысуга, санга сукмауга юл куймаячакбыз. Ил язмышын үзаллы хәл иттек һәм итәчәкбез, бүгенгене һәм киләчәкне кемнеңдер өйрәтеп торуыннан һәм киңәшеннән башка төзиячәкбез.

Шул ук вакытта

22 декабрьдә ил Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе дә үткәрә, анда ул Русия һәм чит ил журна­листларының сорауларына җавап бирәчәк.
Читайте нас: